Кәлүшле кыз (хикәя) — 21 июля 2026 г. в 14:09:30.742
Кәлүшле кыз (хикәя) Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА 1. Бу очрашуны Сиринә күптән көткән иде. Үзе көтте, үзе курыкты. Әмма юкка дулкынланган икән. Барысы да шулчаклы гади, гадәти килеп чыкты. Имтиханнарын көч-хәл белән тапшырып, кышкы ялга кайткач, әнисе аның кулына бер хат китереп тоттырды. Әтисеннән! Адресын язып калдырган, кил, күрәсем килә, дигән. Ә бит Сиринә әтисен хәтерләми дә. Бик бәләкәй булган ич: бары 3 яшь. Һәм менә... унбиш елдан соң! Әтисе үзе килгән, аның белән очрашырга теләгән! Ул шәһәргә кайткан! Бөтенләйгә! Аны кунакка чакырган! О-о, нинди бәхет! Нинди бәхет! Икенче көнне үк шәһәр кырындагы поселокка юнәлде ул. Атлап түгел, гүя очып барды. Әле кулындагы адреска, әле каршындагы йортка карады. Вау! Әтисе шулай бай микәнни?! Гаҗәеп зур, затлы йорт ич бу, патша сарае диярсең! Кыз кыюсыз гына тимер капкадагы төймәгә басты. Каршына озын буйлы, киң күкрәкле бер сөйкемле абый йөгереп чыкты. «Сиринәме?» – дип сорады. Кыз «әйе» дип баш кагарга өлгермәде, ул көрәктәй куллары белән аның аркасына шап-шоп кага да башлады: «Оһо-һо, вәт кызым тек кызым! Танырлык та түгел. Үсеп тә куйгансың син!» – Әйдә, әйдә, көтәбез сине. Уз, ятсынма. Монда барысы да үзебезнекеләр, – диде әтисе. Биек баскычлардан күтәрелеп, эчкә үттеләр. Сиринә кай тарафка карарга белмәде. Мондагы муллыкка шаккатты. «Вәт яшиләр! Нәкъ кинодагы кебек», – дип сокланып та, көнләшеп тә уйлап куйды. Әтисен ошатты ул. Аңа охшап шундый чибәр, озын буйлы, зифа икән Сиринә. Эре чә-чәкле озын халат итәкләрен идәннән сөйрәп, каршына йөзеп килгән үги анасы да ошады аңа. Түгәрәк йөзле, бөдрә чәчле, калын иренле чибәр апа. Үзе гел елмаеп кына тора. «Кадерле кунагыбызны сыйлыйк әле», – дип табын әзерләде. Өстәл тәм-том, җиләк-җимеш белән тулды. Шаккатты Сиринә, моның хәтле ризыкны төшендә дә күргәне юк иде, һәркайсыннан авыз итеп өлгерергә тырышты. Табыннан кузгалгач, «кадерле кунак кызына» йортны күрсәттеләр. Ике катлы булса да, беренчесендә генә яшиләр икән. – Комсызлык инде, – дип көлде әтисе. – Урыны ошагач, исәпләшеп тормадым. Тоттым да алдым. Икебезгә югыйсә бер каты да бик җиткән иде. Сиринә алдын-артын уйлап тормыйча: – Икегезгә? Балаларыгыз юкмыни? – дип, турыдан ярып сорады. Ирле-хатынлы бер-берсенә карашып, авыр сулап куйдылар, икесе дә дәшмәде. Әтисе түрдәге шкафтан фотолар альбомы күтәреп килде, диванга утырып, шуны актара башлады. Сиринәне янына чакырып: – Менә кара, кызым, энекәшең шул була инде, – диде. Беренче биттәге рәсемдә, тешсез авызын ерып, беләк буе ялангач сабый ята иде. Альбом битләре ачыла торды, рәсемдәге бала да үсә, үзгәрә торды. – Менә бусы соңгы фотосы… – диде ата кеше моңсу гына. – Чыгарылыш кичәсендә төшкән. Сиринә, рәсемдәге калын кашлы, озын муенлы егеткә карап: – Кайда соң ул хәзер? – дип сорады. Әтисенең хатыны, мышык-мышык килеп, күзләрен сөртә башлагач кына, нидер аңлагандай булды. – Әллә үлдеме? – Шул-шул... Каһәр төшкән наркотиклар алып китте балакайны. Кайдан гына чыкты ул зәхмәт?! Югалттык малайны, югалттык... – Җәл... – Сиринәнең кайгы уртаклашуы шул булды. – Әтиеңнең бердәнбер юанычы, өмете хәзер син, Сиринә, – дип сүзгә кушылды үги ана. – Апаң дөрес әйтә, кызым. Укуыңны бетергәч, үзебезгә кайтырсың. Өстәге ике бүлмә – синеке. Кайчан телисең, шунда кил. Үги ана аны хупларга ашыкты: – Телевизор, компьютер – барысы да бар. Рәхәтләнеп яшә генә. Бернигә мохтаҗлык булмас. Әтиеңнең сабакташы зур урында эшли. Хәзер кайда да танышлар кирәк. Без сине яхшы эшкә дә урнаштырырбыз. Шулай бит, әтисе? – Шулай булмый ни? Үз кызым бит! Бәхет капкалары ачылды Сиринәгә. Әтисе яныннан баеп кайтты ул. Аның кулына гомердә күрмәгән, хәтта хыялланырга да базмаган акча керде: ун мең! «Ни телисең, шуны ал. Тик әниеңә генә бирмә», – диде әтисе. – Ник? – Акча күрсә, бозыла ул. Кибеттә эшләгәндә акчасы да, башкасы да кулында иде. Рәхәтләнеп эчте. Шуңа аерылыштык та инде.

