— Әти, нигә бу дүртпочмаклы? Әнием пешергән көлчәләр йә озынча, йә түгәрәк булалар, — д... — 21 июля 2026 г. в 11:39:36.541
— Әти, нигә бу дүртпочмаклы? Әнием пешергән көлчәләр йә озынча, йә түгәрәк булалар, — дип гаҗәпләнеп карашын әтисенә төбәде. Үзе табындашларның көлгәнен ишеткәч, оялып, шунда ук йөзен әтисенең күкрәгенә яшерде. Тере булса, энесе дә шулай иркәләнер идеме икән?... Ул, оялганын да онытып, тиз генә башын калкытты: — Әти, ә Мотаһар гел синең ипи алып кайтуыңны көтте. Бәләкәй булгач, аңламагач, ул сугыштан ипи дә алып кайталар, дип уйлый торган иде, әйе бит, әни? Кешеләрнең йөзе уйчанланды. Маһикамал апа яулыгы белән күзен сөртте. — Шулай булды, балам... Тик үзе генә... Барысы да тын калды. Һәркем сугыш күрсәткән кайгы-газапларын ирексездән исенә төшерде. Бераздан кайгысын эченә яшергән Галләм абзыйның тавышы ишетелде: — Мидхәт улым, иртәгә энең каберенә икмәк алып барырбыз. Ул шатланачак, чөнки әтисе сүзендә торды. Күрәсеңме, менә ул икмәк! Малай әтисенең муеныннан кочаклап ала. Аның сөйлисе сүзләре бик күп җыелган, тик авылдашлары авыз ачарга ирек бирмиләр шул, төн булуга карамастан, һаман килүләрен дәвам итәләр. Юк, Мидхәт әлегә сөйләмичә түзәр, тик әтисе генә башкача беркая да китмәсен. Ул оеп киткәнен сизми дә калды. Бераздан сискәнеп уянды һәм әтисенең алдында икәнен тойгач, тагын тынычланып йокыга талды. Кешеләрнең гүләвенә тагын бер тапкыр уянды һәм калкына биреп тирә-ягына карады, ашъяулык өстендәге икмәк телемнәрен күргәч, йокысы ачылып китте. Алар бит Мотаһар энесе өчен әзерләнгән, сагынып көткән әти икмәге... — Әти, син беркайчан да, беркая да китмисеңме? — Юк, улым, сезгә кайттым мин, мәңгегә! Әтисенең тыныч, ягымлы тавышын ишеткәч, Мидхәт тагын йокыга тала. Кыска, ләкин михнәтле гомерендә иң татлы йокы иде бу. Фарзана Акбулатова

