Мидхәт көне буе балыкта йөреп эңгер төшкәч кенә кайтып иңде. Әнисенең эштән кайтуына пе... — 21 июля 2026 г. в 11:39:36.116
Мидхәт көне буе балыкта йөреп эңгер төшкәч кенә кайтып иңде. Әнисенең эштән кайтуына пешереп куярга дигән балыкларын тазартырга йөргәндә, ишек ачылган тавышка сискәнеп, башын калкытты һәм катып калды. Аның алдында солдат киемендә бер абзый басып тора иде. Мидхәт сикереп торырга итте — хәле җитмәде, кычкырырга теләде — тавышы чыкмады. Менә солдат аңа таба кулларын сузды. — Улыкаем! — Әти! Әти! Күз ачып йомган арада Мидхәт күптән, бик күптән көткән әтисенең кочагында иде инде. Ата улын сөйде: — Йә, елама инде, улым, без ирләр бит Ничек зураеп киткәнсең! — Ул улының күзләренә карап торды да тагын кочаклады. — Без сине шундый көттек. Көнен дә, төнен дә әнием юлдан күзен алмады. Ә мин... Мин кайта алмассың дип курыккан идем. Мотаһар да көтте... Әти, ул... ул... — Улым, я... — Әти, син иртәрәк кайтсаң, ул үлмәс иде... Бу сүзләрне ишеткәч Галләм абзый тетрәнде. Күзләрен зур ачкан килеш улына карап катып калды. — Нигә, улым, бу турыда бернәрсә дә язмадыгыз?! — дип сыкранып эндәште ата. Мидхәт ни дияргә дә белмәде. Әнисенең «әтиеннең кайгысын арттырмыйк, язмый торыйк» дигәнен әйтергәмени? Улын кочаклаган килеш озак өнсез утырды Галләм абзый. Нәрсә турында уйлагандыр ул бу вакытта, кем белә... Менә ул исән калган зур улына сагыш та, мәхәббәт тә чагылган күзләре белән тутырып карады һәм тагын да ныграк итеп кочаклады: — Юк, яшәргә тиеш без! — Атаның күзе яшьле иде... Мидхәт аңа ныграк сыенды. — Әти, инде беркая да китмисеңме? — Юк, улым, сезгә кайттым. Тик нигәдер әниең һаман юк. Кайту хәбәрен инде җиткергәннәрдер дим... — Мин хәзер аның янына барып киләм, әти! Эшләре бетәргә тиеш. Мидхәтнең әйтүе булды, ишектән Маһикамал апа күренде. — Галләм! Менә ул елый-елый газиз кешесенә ташланды. — Йә хода! Күрер көннәрем бар икән! Маһикамал апа озак тынычлана алмады, бәйләнешсез озак-озак сөйләнде: — Килеп сөенчеләделәр. Чыгып йөгергәнемне дә белмим, Ходаем! Ах, Галләм! Галләм! Исән-сау!... Галләм абзый аны кадерләп күкрәгенә кыскан килеш юатты: — Йә инде, Маһикамал... Менә теремен. Хәзер елашырга түгел, шатланырга кирәк. Тынычлан, әнисе, йә... Хатынының иңбашыннан тотып күзләренә карады да: — Үзегезнең хәлләрегез ничек соң? Ничек көн иттегез, Маһикамал? — дип сорады. — Илдә чыпчык үлми... Менә үзең күреп торасың — Жиңдек, Маһикамал! Жиңдек, улым! — Ир кадерле кешеләрен тагын кочаклады. — Мондый кайгы-хәсрәтне беркайчан да күрмәссез! Тик... Нигә алай булып куйды, Маһикамал?... Хатыны, сүзнең бәләкәчләре — Мотаһар турында икәнен аңлап, күзләрен йомып пышылдады: — Акылдан язарлык хәлләр... Кулымнан килсә, үз жанымны биргән булыр идем! Саклый алмадым бит!... Көнен-төнен йөрәк әрни... Ниләр генә кылыйм соң!... — Йөгерә-атлый кайтып киләм. Ә үзем зур улымны җитәкләгәнмен, бәләкәчен җилкәмә утыртканмын... Челпәрәмә килде... Нигә соң хатка язмадың! Шушы минутка чаклы бернәрсә дә белмәдем бит мин... — Чү-чү, Галләм... Сиңа ут эчендә болай да авыр иде. Җитмәсә, сугыш бетеп килгән мәл. Әйләнеп кайта алмассың кебек тоелды. Шушы балаң хакына тере кайтуыңны теләдем. Әгәр дә бу кайгыны ишетсәң... Юк, юк... Ир кеше нык була. Галләм абзый кебек ут-су кичкәннәре бигрәк тә үзләрен тиз кулга ала беләләр. Хәзер ул үзе хатынын тынычландырырга тырышты. Тагын бер солдатның әйләнеп кайтканын ишеткән авыл халкы да җыела башлады. Алар үзләре белән йортка ниндидер күңеллелек тә алып килде. Маһикамал апа бераз тынычланып, башкортның борынгыдан килгән йоласы буенча, кунаклар өчен чәй кайнатырга йөгерде. Күз яшьләре дә кибеп өлгермәгән хатын бәхетле елмаеп авылдашларын табынга чакырды. Яше дә, карты да һаман килде. Аларны каршы алучы әтисеннән Мидхәт бер тотам да калмады. Чәй эчәргә утыргач, әнисенең: «Куй, балам, әтиеңне йончытып бетермә, зурсың бит инде», — диюенә карамастан, алдына менеп үк утырды. Әтисе алып кайткан ипине табынга куйдылар. Мондый ипине Мидхәт гомерендә дә күргәне юк иде әле.

