Нигә соң бүген чәүкәләр бөтен күк йөзен каплаган? Ә кем әле чәүкәләр түбәннән очса, яңг... — 21 июля 2026 г. в 11:39:35.563
Нигә соң бүген чәүкәләр бөтен күк йөзен каплаган? Ә кем әле чәүкәләр түбәннән очса, яңгыр ява, дип әйткән иде? Мотаһар беркөн көтеп-көтеп тә яңгыр яумагач, чәүкәләр алдакчы дигән иде... — Әбекәй, ул йоклый гынадыр. Бәләкәйләр каты йоклый бит ул. Әбекәй, ул соңгы вакытта төннәрен дә йоклый алмый торган иде. Әбинең эндәшмәве Мидхәтнең күңеленә шом салды. Мотаһар беркайчан да: «Чәүкәләр оча, бәлки яңгыр явыр!» — дип сөрән салмасмы? — Юк! Мидхәт бөтен гәүдәсе белән калтыранды. Хәдичә әбинең кулыннан ычкынып өйләренә таба йөгерде. Ишегалдында ике-өч карт күренә. Мидхәт, болар мине тоткарлый күрмәсеннәр дигәндәй, дөбер-шатыр өйгә килеп керде. Эчтә әбиләрне күргәч, тагын тукталды. Нишлиләр алар монда? Әбиләр малайга кер дип тә, чык дип тә эндәшмәделәр. Мидхәт сак кына атлап сәкедә яткан энесе янына килеп басты. Ә Мотаһар күзләрен йомган килеш тып-тын ята. Тып-тын. Элекке кебек ыңгырашмый да, чыраен да сытмый. Күзләрен, тик менә күзләрен генә ачсачы... — Мотаһар, энекәем, мине ишетәсеңме? Энесе җавап бирмәде. Мидхәт яшь тулы күзләрен аннан озак ала алмый торды. Коточкыч дөреслеккә берничек тә ышанырга теләмәде. Һаман да Мотаһарның уянуын көтте. — Мотаһар, син йоклыйсың гына, әйеме? Ләкин аның соравы җавапсыз калды. Мидхәт әбиләр ягына борылды. Малайның ялварулы карашы әле бу, әле теге әбигә төбәлде. Кемдер сак кына аның иңбашына кагылды. Әнисе иде. Мидхәтнең күзеннән яшьләр тәгәрәде. — Әни, нигә алай булды икән? Юк, ул барыбер үлмәгән! Менә картлар кабыкка салынган кечкенә Мотаһарны алып чыгалар. Мидхәт әнисенең кулыннан ычкына да аларның артыннан йөгерә. — Алып китмәгез! Алып китмәгез, бабайлар! — Үзен тыңламаганнарын күргәч, кычкырып еларга тотына. — Тукта, бабай, тукта! Мидхәтне тотып алалар, ул чәбәләнеп ычкынырга тырыша. — Мотаһар! Энем! Картлар артыннан йөгерә. — Туктагыз! Карыйк, карыйк, үлмәгән бит ул! Нигә туктамыйсыз соң? Бу аерылышуының мәңгелек икәненә ул берничек тә ышанырга теләмәде. Нәрсәгәдер эләгеп егылды. Торды да аксый-аксый зират ягына атлады... *** — Улыкаем! Сугыш беткән! Мидхәт башта бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмый кебек, аңына барып житкәч, шатлыгыннан кычкырып жибәрә дә әнисенең кочагына ташлана. — Беткән? Ничек беткән? Инде сугыш булмыймы, әни?! Маһикамал апа күз яшьләренә төелеп улын күкрәгенә кыса. — Булмый!... Җиңгәннәр! Нинди бәхет, балам!... — Шатлыгыннан исергән әнисенең тыны кысыла, ул әкрен генә чүгәләп төшә. — Зиһенем таралды, Мидхәт. Бар, Хәдичә әбиеңнәргә йөгер. Сөенче... Сөенче ал... Әле берсе дә белми. Идарәгә яңа гына хәбәр иттеләр... Әле мин... Мидхәт әнисенең әйтеп бетергәнен дә көтми урамга атыла. — Кешеләр! Ишеттегезме!? Шатлыклы хәбәр тиз тарала икән. Күз ачып йомганчы урам халык белән тулды да куйды. Кешеләр бер-берсен котлыйлар, елыйлар. Мидхәт тә башка балалар белән көне буе урамда чапты. Күптән көтелгән бу куанычлы хәбәрне өйдән-өйгә йөреп, кат-кат сөенче алдылар. Мидхәт кичен озак кына йоклый алмады. «Сугыш беткән»нең мәгънәсенә ныклап төшенергә тырышты. Башкача беркайчан да сугыш булмасмы? Үзен белә башлаганнан сугыш сүзенә күнеккән мескен бала сугыш дәвам итә дә итә, шулай булган һәм булачак, дип уйлый торган иде шул. Ахыр чиктә ул үзенә кычкырып сорау бирде: — Хәзер бер фашист та калмадымы икән? Көннәр үз жае белән үтә торды. Хәзер фронттан кайта башлаучылар күренде, тик Мидхәтнең әтисе нигәдер һаман кайтмады. Малай һәр көн әтисен көтә. Ә ул кайтмады да кайтмады. Инде Мидхәткә әтисенең хатындагы «тиздән кайтырмын» дигәне мәңге дәвам итәр дә, ә ул үзе беркайчан да кайтмас кебек тоела. Соңгы вакытта ул Мотаһар энекәшен еш исенә төшерә башлады. Һәрнәрсә дә аны хәтерләтеп тора. Мидхәт энесе белән ничек уйнаганнары, сөйләшкәннәре турында әнисенә кат-кат сөйли торган булып китте. Мотаһарның каберенә барып үзенең яңалыкларын да сөйләп ала. Нишләптер, аңа энесе тыңлап ятадыр кебек тоела иде.

