Атай икмәге (хикәя) — 21 июля 2026 г. в 11:39:35.042
Атай икмәге (хикәя) Фәрзәнә АКБУЛАТОВА 2. (Ахыры.) Көннәр җылынды инде. Ләкин соңлап килгән яз Мидхәтләрнең өенә шатлык алып килмәде. Кечкенә Мотаһар менә ничә көн инде түшәктән тора алмый, ә көннәр җылынса, терелер төсле иде бит! Тубыкларын кочаклаган Мидхәт тирән уйга баткан Мотаһарның ара-тирә ыңгырашуы гына тынлыкны бозып, өйгә ниндидер хәсрәт өсти. Мидхәт энесе янына килде. — Умачыңны эч инде, энем, ашау барда — яшәү бар, ди бит. Мотаһар күзләрен йомган килеш әкрен генә башын чайкый. Мидхәт тубыкларын кочаклый да тагын уйга бата. Бөтен балалар урамда, ә аңа энесен ташлап чыгып китәргә ярамый шул. Мотаһар тизрәк терелсә, алар да башкалар кебек юа, кузгалакка йөрерләр иде. Уйлары әнисенә барып тоташты. Мескен әнисе көне буе эштә, ә төнен Мотаһар янында була. Бу арада йончыды, берүк үзе авырып китмәсен. Малай энесенең тавышына сискәнде. — Нәрсә дидең, туганым? — Кояшны күрәсем килә... Мидхәт Мотаһарны күтәрде дә, аның җиңеллегенә аптырап китте: яткан мендәреннән дә авыр түгелдер, мөгаен. Ә кышын ул энесен чак-чак күтәрә торган иде. Мидхәт аны болдырга алып чыккач, артына мендәр куеп рәтләп утыртты. Әллә кояш нык якты булгангамы, аның бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде. — Йә, энем, сиңа рәхәтме? Умачыңны эчәсеңме? — Эч, үзең эч... — Син алай димә. Беләсеңме, бүген Галияләр юага китте. Сиңа да алып кайтабыз, диделәр. Әнием тагын да тәмлерәк итеп ашарга пешерер. Хәзер көннәр әйбәт, инде син терелерсең. Ә сабыйның бите буйлап күз яшьләре акты да акты. — Минем тереләсем килә, абый... Ул әллә торырга теләде, кинәт калкына бирде дә мендәреннән шуып төште. — Ай, Мотаһар, нишлисең? Энесе эндәшмәде. — Мотаһар, Мотаһар! Ниндидер бәланең якынлашканын тойган Мидхәт энесен кертеп түшәккә салды да күршеләргә йөгерде. — Әбекәй, Мотаһарга әллә нәрсә булды да куйды! — дип кычкырды ул күз яшьләренә төелә-төелә. Хәдичә әби Мотаһарны барып күргәч, Мидхәтне әнисе артыннан җибәрде. — Һушын югалткан бит, балакаем, бар, тизрәк әниеңә хәбәр ит! Кичен Мидхәткә күршеләрдә кунарга куштылар. — Балам, бездә генә йокла. Мин әниең янында калам, — диде аңа Хәдичә әби. Малай башка вакыттагы шикелле киреләнеп тормады, энесе янына барып әкрен генә аның чәченнән сыйпады һәм кинәт борылып чыгып китте. Төнлә ул төш күрде. Әтисе кайткан, имеш. Тик менә Мотаһар әллә кайда булган да куйган. Мидхәт аны эзләп әле бу, әле теге якка йөгерде. Күпмедер вакыт йөргәч, еракта энесен күреп калды. Куып җиттем дигәндә генә, Мотаһар кошка әйләнеп очты да китте. Мидхәт анын артыннан йөгерә, кычкыра... Аны Хәдичә әби уятты: — Балам, икенче ягыңа әйләнеп ят, саташасың. Мидхәт башта үзенен кайда ятканлыгын аңламады, исенә төшкәч, сикереп торып утырды. — Юк, мин үзебезгә кайтам. — Иртә әле, балам, таң да атмаган, ят-ят. Ул соң гына уянды. Күзен ачканда Хәдичә әбинең оныклары чыр-чу килешәләр иде. Аларның иң зурысы Галия Мидхәтнең янына килде: — Ә син беләсеңме, Мотаһар үлгән бит. Мидхәтнең йөрәге жу итеп китте. Ул беразга тораташтай катты. Аннан, үзен-үзе белештермичә, Галиягә барып ябышты. — Алдама-а! Кызыкай күзләрен чылт-чылт йомды, калтыранды. — Мин әбиләрнең сөйләшкәнен тыңлап тордым, бәлки... Мидхәт ишеккә ташланды. Ләкин ул тыштан бикле иде. Малай бар көченә ишекне этте. — Ачыгыз! Ач! Күпме кычкыргандыр ул, әмма беркем дә ярдәмгә килмәде. Өйдәге балалар да аңа кушылып елады. Берни күрми, берни ишетми, Мидхәт үкседе дә, үкседе. Күз яшьләре бетте, тавышы карлыкты, ә ул яшьсез-тавышсыз һаман елады. Ахырда өзек-өзек сулкылдап идәнгә йөзтүбән капланды. Һәм шул килеш йоклап китте. — Балам, тор, энең белән хушлашып кал, — дип уятты аны Хәдичә әби. Мидхәт аңламады, ничек хушлашырга? Әллә Мотаһарны берәр кайда алып китәләрме? Үлгәннәр белән ничек хушлашып булсын, алар ишетәләрмени? Димәк, Галия ялгыш аңлаган! Бөтен күк йөзен каплап чәүкәләр оча. Мидхәт төшендә нинди кош күргәнен хәтерләргә тырышты. Нинди соң? Күгәрченме, тургаймы? Юк, ул Мотаһар иде бит! Мотаһар — кош? Хәдичә әби аны җитәкләп алды. — Атла, балам.

