Мидхәт эндәшергә кыймады, бары тик Мотаһар гына әнисе янына килеп уралды: — 21 июля 2026 г. в 10:37:24.258
Мидхәт эндәшергә кыймады, бары тик Мотаһар гына әнисе янына килеп уралды: — Без аны, без аны... Әти безгә тиздән бәрәңге, ипи алып кайта, әйе бит? Маһикамал апа берчә янында сөйләнеп торган бәләкәченә, берчә күзләрен аска төбәгән зур улына карап уфтанды. Менә Мидхәт әкрен генә атлап әнисе янына килде һәм һаман башын түбән игән килеш: — Без тимәс идек, әни... Без тимәс идек... — диде, аның тавышы калтыранды. Әнисе авыр эштән кытыршыланган сөялле кулларын улының иңенә салды. — Беләм, тимәс идегез, балам. Их, бу сугыш... Күңелсез тынлыкны бозып, Мотаһарның ачык тавышы яңгырады: — Мин сугышны җиңәм, әни! Җылына башлаган көннәр тагын суынды. Кар явып, жир өстен каплагач, яңадан кыш булды да куйды. Мидхәт белән Мотаһар өйдә генә утыралар. »Кар нигә җылы булмый икән, мин чыгар да йөгерер идем», — дип пошынып ала Мотаһар. Ул үзе, әллә ашау ягы начар булгангамы, әллә салкын алдырдымы, еш кына авырый башлады, төннәрен туктаусыз ютәлләп чыга. Маһикамал апа күзгә күренеп шиңгән бәләкәченә ничек ярдәм итәргә белми. — Ах, сыерыбыз юк бит, ичмасам, балакайларым, болай ук бирешмәс идек, — дип зарлана ул. — Сыерыбызны теге бабайлардан алыйк та кайтыйк, — дип үзенчә киңәш бирә Мидхәт. Маһикамал апа күңелсез генә елмая: — Ансат кына уйлыйсың... — Их, тизрәк башмагыбыз зурайсын иде. Безнең дә Хәдичә әбиләрнеке кебек катыгыбыз булыр иде, әйе бит, әни? Әллә нигә мин дә, башмагыбыз да тизрәк үсмибез, — дип Мотаһар да сөйләнеп ала. Аның сүзләреннән соң Мидхәтнең йөрәге әрни. Соңгы көннәрдә Мотаһар үтә ябыкты. Бүген дә хәле шәптән түгел, ахрысы, чыраен сытып, көч-хәл белән генә тын алып утыра. Ничек күңелен күтәрергә соң? — Мотаһар, әйдә, күмер алыйк та, идәнгә рәсем төшерик. Мотаһар башын чайкады: — Әй-й-й, мин төшерә белмим. — Белмәсәң, өйрәтәм. Кил, ат ясыйк. Менә, кара әле, ничек шәп чыга! — Мидхәт үзе төшергән рәсемгә сокланып карап торды. Мотаһар эндәшмәгәч, аның ягына борылды. — Кая, карыйм әле, син нәрсә төшердең? Ул Мотаһар ясаган түгәрәкләрдән бернәрсә дә аңлый алмады. — Болар нәрсә була соң ул? — Аһ-аһ, бәрәңге икәне күренеп тора да инде! Монысы сиңа, монысы әниемә, ә монысы... Мидхәт аны сак кына бүлдерде: — Кара әле, энем, мин сиңа бәрәңге төшерергә кушмаган идем лә, әйдә аларны кояш итик. — Юк, минем бәрәңге төшерәсем килә! — Мотаһар кызып-кызып яңадан түгәрәкләр сыза башлады. Инде Мидхәт ачуланды: — Барыбер төшермисең! Нигә гел бәрәңге турында гына уйлыйсың? Ашарга кайдан алыйм мин сиңа? Мидхәт энесенең бәрәңгеләрен сөртеп алды да агач төшерә башлады: — Хәзер яз җитә бит, яфрак яра башлаган агачлар төшерик без. Ул, энесенең бу тәкъдимгә ризамы-түгелме икәнен белер өчен, аның ягына борылып караганда, Мотаһар урындык астына керә язып нидер төшерә иде. Мидхәт әкрен генә энесе янына килеп басты. Тагын түгәрәкләр. — Бәрәңгеме? Мотаһар башын калкытты һәм төшергән рәсеменә бармагы белән төртә-төртә: — Юк, болары көлчә. Көлчә, абый. Бу зурлары сиңа, әниемә, әтиемә, ә бу иң бәләкәче миңа, — диде, үзе аяныч елмаеп Мидхәткә карады. Әллә шул күзләрдән, әллә сүзләрдән тетрәнде Мидхәт, таш кебек катты да калды. Моны үзенчә аңлаган Мотаһар рәсемнәрен гәүдәсе белән каплады — Ипигә тимә, абый!... Мидхәтнең бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде. (Ахыры бар.) Фарзана Акбулатова "КУ", 2009

