Казан хәтле Казаннан табиблар гел килеп тормый. Аның авыруы турында нәрсә әйтерләр икән... — 28 июля 2026 г. в 09:06:41.389
Казан хәтле Казаннан табиблар гел килеп тормый. Аның авыруы турында нәрсә әйтерләр икән, Казан «прафисырлары» бит. Авыл кешесе гомер буе шәһәрдәгеләрне зурга куеп яши инде ул. Ә менә Казанныкыларны шушы авыл больницасының баш табибы шаккатырды әле монда. Кайсы гына палатага килеп керсәләр дә, авыруның тарихын биш бармагы кебек белә, диагнозлар куелган, дәвалау дөрес билгеләнгән. Шуның өстенә күзәтүләр дә алып барылган, икеләнергә мөмкин очраклар бетерелгән. Ә бит обходка күп кеше килергә тиешлеге алдан билгеле түгел иде. Бу делегациянең хастаханәгә нинди ният белән килүен күпме генә гоманласалар да, һич очына чыга алмадылар. Обход беткәч, барысы бергә җыелып, һәм бары тик Вәли Нурмиевичны гына чакырып, кабинетка кереп китүләре Зәрәне аптырашта калдырды. Бүтән тикшерүчеләр больница эшчәнлегенә бөтен медхезмәткәрләр каршында бәя бирәләр иде. Барысы да кич белән өйгә кайткач ачыкланды: Вәлине район больницасына баш табиб итеп кодалау турында сүз барган икән. – Син нәрсә дидең соң? – диде Зәрә бу хәбәргә шатланырга да, борчылырга да белмичә. – Менә киңәш-табыш итәрбез, – диде ире, битараф кына. Аларның хезмәтенә, яңа хастаханәгә бик яхшы бәя куюларына Вәли бик куанды, әлбәттә. Тик шушы больницадан кубарылып, яңа җирдә, әле алга таба райздрав мәшәкатьләрен дә үз өстенә алып эшли башлауга ул сөенә алмады. Нәрсә бу, иптәш баш табиб, олыгая баруыңмы, сиңа бит әле кырык кына, иң булдыра торган чагың, диде ул үз-үзенә. Ләкин күңеле белән тоя: сәбәп башкада. Биш ел дәвамында яңа больница төзү мәшәкате белән янып-көеп йөрү аны шушы коллективка, үз эшенә нык беркеткән иде. Ул һәр яңа төзелеш уңышыннан килгән шатлыкны авыру кешенең савыгуыннан барлыкка килгән сөенеч кебек кабул итә иде. Без төзедек бит моны, без булдырдык, дип, башны горур тотып, заманча кабинет, палаталарга кереп, куанып йөрүләргә әле ияләнеп тә бетмәделәр бит. *** ...Боргаланып аккан Бөрсет суының сөзәк яр битендә учак яна. Яшел чирәмле үзәнлектә өч хатын-кыз табын хәстәрләү белән мәшгуль. Калкулык буйлап сузылган тигезлектә малайлар туп тибә. Аз да түгел, күп тә түгел, өч гаиләгә нәкъ җиде малай. Башка вакытларда әтиләре дә кушылып, футбол командалары зурая иде. Бүген алар балык тоту белән озак мавыктылар, ни өстәл тирәсендәгеләргә, ни малайлар уенына кушылмыйлар. Балык капмаганга балыкчыларның бер дә исләре китмәде, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Өч гаилә! Вәли, Хәсән, Миңнулла, аларның хатыннары Зәрә, Хаҗәр, Наилә. Ял иткәндә Вәлине хастаханәгә чакырдылар. Табиблар йөрәге ял белми. Гаҗәеп август киче. Җылы. Июнь, июль эсселеге белән артык куандырмаган иде. Август, табигатьнең шул хатасын төзәтергә килгәндәй, и мәрхәмәтле, и җылы! Күктә йолдызлар яңгыры башланды. Әллә ничә йолдыз атылганын күрде Зәрә! Санын да югалтты инде. Йолдыз атылганда, теләкләр теләсәң, кабул була, диләр. Бертуктаусыз күңеленнән матур теләкләр теләде ул... Энҗебез безгә риза-бәхил булсын. Малайларыбыз исән-имин үссеннәр, бәхетле булсыннар. Шушы йортыбызда гына яшик. Үзебезнең больницабызда тагын озак еллар кешеләргә шифалы дәва биреп эшләргә насыйп ит, Раббым!... Вәли дә аны ишетте. Ул Зәрәнең теләкләрен алдан ук белеп торгандай: – Амин!... – дип куйды. ТӘМАМ.

