«Кая ул! Килеп алгач рәхмәт инде!» – диешәләр хатыннар. Барысы да үзебездән башлана, ха... — 28 июля 2026 г. в 09:06:40.892
«Кая ул! Килеп алгач рәхмәт инде!» – диешәләр хатыннар. Барысы да үзебездән башлана, хатыннар, без үзебезне яратсак, ирләребез дә безне яратыр. Кайткан көннән башлап, өйдә иң төп кешеләр бәбиегез белән үзегез булыгыз. Бер ай иң авыр күтәргәнегез балагыз булсын. Онытмагыз, бәбидән котылган хатынга кырык көн кабер авызы ачык торыр. Бу минем сүзләр түгел, борынгылар сүзе, ди Зәрә аларга. Менә шуларның барысы турында да уйланып, ун көн инде ул үзенең бәбиләтү бүлегендә ята. Бәбиләгәннән соң, иртән уянып китсә – тумбочка өстендә чәчәкләр! Беренче уе: «Вәли!» булды. Ул алып килгән бу чәчәкләрне, һичшиксез! Аннары баласы турында сораша башлады. Гинеколог әнидән берни дә яшереп булмый иде шул... Бала әкрен имде, авырлык белән тернәкләнде. Шуңа күрә ун көнгә кадәр чыгарыгыз, дип үзе дә ялынмады. Ниһаять, алар больницадан чыктылар. ...Кайсы төшләреннән генә бу тормышны кирегә борып куярга да үкенмәслек итеп яңадан шул урыннан дөресләргә икән соң? Зәрәнең баш миен гел бер сорау бораулады: авырлы чорында бар да әйбәт иде, үзем табибә булган килеш, нишләп болай кирегә китте... Ник безнең нарасыебыз – Энҗебез авыр туды? Шул сорауны үзенә кат-кат бирде, үзен гаепләде, Вәлиен аптыратып бетерде. – Вәли, мин бу эшемдә алга таба эшли алырмын микән? Моннан ары ничек бәби таптырырмын? Ничек сабыйларны кулга алырмын? – Тынычлан, Зәрә, кайчакта вакыт барысын да әкренләп үз урынына куя, яхшыга өметләник әле. Энҗе – ул безгә бүләк, һәм ул безгә – сынау да. Әйдә, әлеге сынауны чын кешеләр, чын табиблар булып үтәргә үзебездә көч табыйк. Шулай килештеләр дә. Ә иң үтемле сабакны әниләре бирде. Кайткан вакытларында Вәли белән Зәрәнең һаман сүрән йөрүләренә эче пошып, әниләре болай сүз башлады: – Сез, балалар, артыгын кыланасыз. Сынмасны оста ясамас, үлмәсне Ходай ясамас, дигәнне онытмагыз әле. Бөтен чирне дә брачлар терелтә дә, бөтен туар баланы алар үстерә, дип беләсезме әллә? Ходай Тәгалә барын онытмагыз. Аның да шәфкате бик киң. Яраткан бәндәсенә чир бирермен, дигән. Сөйгән бәндәләрен зәгыйфь итеп, оҗмахлы итәрмен, дигән. Сөеп тә бирә, сынап та бирә ул бәндәсенә, – әниләре бу сүзләрне әйткәч, яшьләр бер-берсенә караштылар. – Ә син, килен, сырхавына күрә дәвасы нинди икәнен белергә тиеш инде, үзең хатын-кыз брачы. Икегез дә кырык ягына барасыз. Тупырдатып тагын бәбиләр алып кайт та бөтенебезне сөендер. Менә булырсың чын кендек әбисе! Әниләренең шушы сүзләре, әйтерсең, алар күңелендәге авыр ташларны берәм-берәм алып ташлады. Ничә елга беренче тапкыр рәхәтләнеп елмаештылар. *** ...Бер-бер артлы ике малайлары тугач, өйләре күңелле мәшәкатькә күмелде. Тоташ декрет ялларында Зәрә дә берничә ел өйдә хуҗабикә, бәхетле әни булып яшәде. Тик, гаиләләрендә барысының да ярату мөнбәренә әйләнгән Энҗеләрен Ходай алды шул... Бу сабый бер генә сүз әйтмәгән килеш тә, аларның барысына да халык акылының тирән хәзинәләреннән иң асыл ташларны калдырып китте: Зәрәне ул тормышны ничек бар, шулай яратырга өйрәтте. Зәрә үз һөнәренә чытырдап ябышты хәзер. Элек бала төшерергә дип килгәннәргә катгый булмаса, хәзер ул консультациягә килгән хатын-кызга яшәү мәгънәсе балаларда, дип сәгатьләр буе үгет-нәсихәт бирә. Вәлигә Энҗедән балаларны искиткеч ярату, аларга үзеңне кирәк итеп тою хисе һәм алга таба хезмәтләрендә кулланачак дәвалау тәҗрибәсе калды. *** 1979 ел. Яңа хастаханәдә иртәнге обход вакыты. Буяу исләре аңкып торган палаталар буйлап бер төркем табиб йөри. Төркемдә берничә яңа кеше бар. Ак халат кигән яңа райком һәм авыл партоешма секретарьлары да биредә. Кунаклар арасында рус кешеләре бардыр, күрәсең, Вәли Нурмиевич обходны русча ясый. Ниндидер тантана. Гадәттә обход вакытында баш табибка сораулар бирергә яраткан авырулар бүген авызларына су капкан. Сорашканда татарчага күчкән табибларына җавап бирәләр дә тизрәк кунакларның сөйләшүенә колак салалар.

