Йөрәкнең дүрт кылы (хикәя) — 28 июля 2026 г. в 09:06:40.467
Йөрәкнең дүрт кылы (хикәя) Нурания ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА 2. (Ахыры.) ...Аның исеме Зәрә икән. Кечкенәдән аны: «Гали кызы бит син, үзеңнең Вәлиеңне кайчан табасың», – дип үртәгәннәр. Юкка гына көлмәгән бит ул теге көнне. Зәрәгә булган хисләре көнләп артты. Тизрәк аңлашасы иде. Юкса, йөрерсең кысыр гыйшык тотып, дип уйлады ул. Анысы алай ук авыр булып чыкмады. Район больницасына бер килгәндә, төш вакытындарак Вәли каушый-бутала сүз башлады: – Зәрә, «Вятка» ресторанына төшке ашка барып килмибезме? – Без кызлар белән монда гына ашаган идек инде, – диде Зәрә һәм шул минутта ук тормышында бик зур хата ясап маташуын аңлап алды. – Ә минем барыбер ашыйсым килә, бигрәк тә ресторанда. Икесе дә көлеп җибәрделәр, икесенә дә бу минутта рәхәт, күңелле иде. Шушы көннән алар ниндидер күзгә күренмәс җепләр белән бер-берсенә бәйләнеп куелган күк булдылар. Вәли Зәрәгә үзләренең эше турында туктаусыз сөйләде. Кыздан киңәшләр дә алды. Берничә тапкыр район больницасында ул Зәрәгә ассистентлык та итте. Кызның куллары ипле, үз эшенең җаен белә. Интернатура гына узучы димәссең! Зәрәнең практикасы бетәргә торганда, Вәли тәвәккәлләп, аңа тәкъдим ясады. Анысы да үзенчә – Вәличә булды. – Зәрә Гали кызы, сез үзегезнең Вәлиегезне эзлисез дип беләм. Ул мәхлук сезнең каршыгызда басып тора. Аны рәнҗетеп, тәкъдимен кире какмавыгызны үтенәм. Мәхәббәтенә ышанмасагыз, менә скальпель. Йөрәген ярып карагыз. Ул мескен, быел өйләнмәсәң, миңа инсульт була, дип тибә. Җәлләгез сез ул йөрәкне. Зинһар өчен! Шундый җитди, кырыс баш табибның бу тамашасыннан бертуктаусыз чыркылдап көлгән Зәрә дә рольгә керде: – Шундый егетнең күкрәгенә скальпель белән җәрәхәт ясыйлар, димени! Мин фонендоскоп белән тыңлап та аңа диагноз куя алам. Һәм дәваларга тырышачакмын. Рәхим итеп, йөрәгегезне тыңларга рөхсәт итегез! – Һәм кыз Вәлинең мәһабәт күкрәгенә колагын куйды. – Оһо! Монда хәлләр ба-а-ар. Йөрәгегезнең дүрт клапаны да берьюлы ачылган сезнең. Тибешен санавы кыен. Кичекмәстән, дәвалау курсын уза башларга кирәк, егеткәем... – Мин риза, тик дәвалаучы сез булсагыз гына, – дип пышылдады егет кызның колагына. Шул көнне үк Вәли Зәрәне Катмышка әти-әнисенә күрсәтергә алып кайтып китте. *** Көннәр, айлар узды, Зәрәнең бәби табар вакыты җитеп килә. Декрет ялында булса да, ул әле алыштыргысыз операцияләргә, педиатр «обходларга» керә. Ә кичке якта стационарда Вәли белән икәүдән-икәү генә кала. Беркөнне Зәрәсе ирен аптырашта калдырды. – Мин курка башладым, Вәли. – Нәрсәдән? – Бәбиләүдән... Нинди генә җавап булмасын, тик мондыйны көтми иде ул. – Тыңла әле, Зәрә... – Вәли бераз уйланып торды. – Мин синең куркуыңа ышанам... Ул шулай булырга тиеш тә... Бәби табу ни икәнен мең хатын-кызның бер-икесе генә синең кебек үз күзләре белән күргәне бар... Син бит ничәмә-ничә катлаулы ситуацияне үзеңә күчереп уйлыйсың. Практикада булган һәр авыр очрак синең белән дә кабатланыр кебек тоела һәм шул сине куркыта башлаган. Әйдә, хәзер уйлыйк: куркырлык сәбәп бармы? Анализларың ничек? – Әйбәт, – диде Зәрә әкрен генә. – Үзеңне ничек хис итәсең? – Әйбәт. – Мондый очракта син пациентыңа нәрсә диясең инде? – Барысы да әйбәт булыр, дим. – Соң шулай булгач, бәгырь кисәгем, үзеңә дә шулай диген, үзеңне дә ышандыр. Ниһаять, Зәрә көлеп җибәрде. – Безнең больницада психотерапия кабинеты ачарга кирәк. Һәм аның кабул итүчесе сез булырсыз, Вәли Нурмиевич! Чөнки сез әле генә миңа үз-үземә ышанырга ярдәм иттегез. Көлешкәч, икесенә дә җиңел булып китте. *** Бәби алып китүчеләрне Зәрә тәрәзәдән карап озатырга ярата. Әнә ире ашыгып хатынын «Зил» кабинасына утырта. Бик сирәкләре генә әни кешене үбеп ала. Чәчәк дигән нәрсәләре юк та юк инде. Зәрә Галиевна, югыйсә, атна буе сөйли: чәчәкләр белән каршы алсыннар сезне, әйтегез, ди. Өйдә калган балаларыгыз булса, аларны да алып килсеннәр. Гаилә белән истәлеккә фотога төшегез. Без монда фотограф Хуҗи абыйны чакырта алабыз, ди.

