Бикле гомер (хикәя) — 28 июля 2026 г. в 07:01:16.492
Бикле гомер (хикәя) Гөлназ ГАФАРОВА Кулындагы укый башлаган гәзитен бер як читкә куеп, Хафәсә тәрәзәдән урамга текәлде. Көн кояшлы, ямьле. Көзге көн – кияүләр акылы, дисәләр дә, Көзбикәнең моның белән килешәсе килми, ахры. Бар чагу төсләре, мул уңышы белән кинәнеп, рәхәтләнеп хакимлек итә. Мондый матур көнне эчендә җаны булган, сау-сәламәт кеше җир җимертеп, бакча, каралты-курасында эшли. Хафәсә бу бәхеттән мәхрүм: билдән түбән гәүдәсе хәрәкәтсез, инде дүртенче ел урында. Ә берәр могҗиза булып, аяклары йөри башласамы?! Белер иде ничек яшәргә! Ару-талуны белми, көн-төн дими, карыны ачканын да сизми, һич кенә дә авырсынмый бертуктаусыз эшләр иде дә, эшләр иде. Кызганычка каршы, могҗизалар да әкиятләрдә генә була икән шул. Тышкы дөнья, авылның көнкүреше белән дә Хафәсәне урам якка караган шушы тәрәзә генә тоташтыра. Кечкенә тәрәзә Хафасә өчен яңалык, хәрәкәт, яшәеш чыганагы. Баштарак кул арбасы белән үзләре турына чыгарып утырталар иде. Үткән-сүткәнне күзләп, алар белән гәпләшеп тә ала торган иде. Күршедәге бала-чагаларның чыр-чу килеп уйнаганына куанып, хәлләнеп кергән кебек була иде урамнан. Хәзер инде урамга чыгулар да бетте, өй һавасы бик йончытты үзен. Карты Рәхимгә рәхмәт: дөньясын һич авырсынмый көтә. Дөрес, сыер малын әле Хафәсәсе урынга калганчы ук бетерделәр. Әмма сарыклары ишле, каз-үрдәге, унбишләп тавыгы, чебешләре ишегалдын тутырып йөриләр. Бакчасында чүп үстерми: эскәкләп кенә тора. "Билләһи, Рәхим бабайның ясалма пыяла күзе дә күрә!" – дип, көлә күрше кызлары. Сугышка сау-сәламәт китте Рәхим, нишлисең, кайтканда бер күзле булып кайтты. Бер күзсез калуны артык зур бәлага санамады тагын. Әнә, авылдашларының күбесе бөтенләйгә ятып калды яу кырында. Матурлык өчен куелган пыяла күзе белән теттереп бакча утый Рәхим. Хафәсәсенә ник бер караңгы чырай күрсәтсен! "Әнисе, тамагың кипмәдеме?", "Әнисе, әллә димен, чәйләп алабыз?" – дип кенә тора. Ходай сабырлык һәм сәламәтлектән генә аермасын үзен. Балаларына да рәхмәт: туган йорт юлына тузан төшермиләр, пешкән ашларыннан калдырмыйлар. Аларның барысының да авылда калуларына сөенеп бетә алмый Хафәсә белән Рәхим. Кош-корт, мал-туарын асрап, тулы канлы авыл тормышы белән күкрәк киереп яшиләр, шөкер... Халидә, мичтән пәрәмәчләрен алды, тиз-тиз майлап, өстәлгә куйды. Самавырын чыжлатты. Чәйнегенә хуш исле һинд чәен салып җибәргәч, өйгә, борыннарны кытыклап, тәмле ис таралды. Чынаякларга чәй ясап, өйдәгеләрне чәй табынына дәште. Үзе, тиз-тиз, мичтә калдырган бер пәрәмәчне алып, табадан алмый гына майлады, калын такта өстенә куеп, ашъяулык белән төрде. – Килен, әллә безнең белән берәр чынаяк чәй эчеп китәсеңме соң? Кодагыйларга кадәр хәтсез атлыйсың бар. Йөгең дә бар, җәяүлегә янчык та авыр. Эч булмаса берәрне, иртәдән үк биисең бит. – Юк инде, әнкәй, кайнар килеш барып чәй эчереп кайтыйм үзләрен. Әти бик йончый торгандыр, эше бик күп бит. – Бабайга ул кош-кортын, сарыкларын бетерәсе генә бар. Юкка интегә, сезне дә диңкетә, – диде Зариф. – Әй, күпме әйтеп карадык инде анысы. Вакыты җиткәч, үзеннән-үзе бетә ул, ди. Гел исенә төшереп тормау хәерле, сыерларын бетерүне дә бик авыр кичерделәр. Гомер буе мал белән яшәгән кеше бит әткәйләр, авылдашлар янында кыенсына торгандыр. Бианасы да, ире дә Халидәнең көнаралаш таба ашы пешереп, әниләренә кайнар килеш илтүенә инде күнегеп беткәннәр. Пешергән ризыгын да әнисе белән капма-каршы утырып, төп йортта гына авыз итә Халидә. Бүген дә ашыкмый гына урам буйлап атлады. Картлык шатлык түгелдер инде, күрәсең, аяклары үзләрен сиздерә: һәр атлаган адым саен тезләре кәҗә тоягыдай "тавыш бирә". Җәен, оныклары авылда чакта, рәхәт. Велосипедларына атланалар да, нәнәләре пешергән ризыкларны алып, очалар гына ерак әбиләре янына. Укулар башлану белән әниләре кайтып, шәһәргә алып та киттеләр шул үзләрен. Икесе өчтә, берсе икенчедә укып йөргән булалар почык борыннар. Ходай тел ачкычлары бирсен үзләренә.

