Ә бер болганмай су да тынмай диләр. Бу болгавыр заманнар үтәр, дөньялар тынычланыр әле ... — 27 июля 2026 г. в 18:23:45.998
Ә бер болганмай су да тынмай диләр. Бу болгавыр заманнар үтәр, дөньялар тынычланыр әле дип икеләнеп калганнарның өмете акланмады. Ташкентның үзендә төпләнгәннәр арасында да тәвәккәлләр табылды. Йорт-җирләрен юк кына бәягә сатып (яисә бушка калдырып), өй җиһазларын контейнерларга тутырып кайтучылар күбәйде... ...Алар арасында тупырдап торган ике малай җитәкләгән Таһир белән Гөлфия дә бар иде... Ватаның булу – олы бәхет! Таһир өчен кайту – икеләтә бәхет! Татарстан китап нәшриятында аның «Йөрәгемә чәчәк җыям» дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыгып килә иде... ...Ул, һичшиксез, күңел чәчәкләрен кешеләргә өләшер, орлыкларын туган туфрагына сибәр... ТӘМАМ. "КУ" 06, 2024

