Чәчкә идек илләрдә... (повесть) — 27 июля 2026 г. в 18:23:45.223
Чәчкә идек илләрдә... (повесть) Фәтхулла АБДУЛЛИН 7. (Ахыры.) Эпилог Дәрт иткән – морадына җиткән, ди. Җәүдәт белән Таһир имтиханнарын уңышлы гына тапшырып укырга керделәр. Техникумның тулай торагында аларның икесен дә бер бүлмәгә урнаштырдылар. Тәрәзәләре кояшка караган иркен бүлмә биш кешегә исәпләнгән. Караватлар әлегә буш. Теләгәнен сайлап ал! Укытучыларның күбесе – пенсия яшенә якынлашкан өлкәннәр. Тимер юлда, төзелештә, заводларда эшләп тәҗрибә туплаган педагоглар. Укыткан фәннәрен, тормыштан мисаллар китерә-китерә, миеңә сеңәрлек итеп аңлаталар. Җәүдәтнең оештыру эшләренә сәләтен сизеп алган курс җитәкчесе аны староста итеп билгеләде. Таһирның тарих, әдәбият фәннәренә хирыслыгын күрү белән стена газетасы редакторы вазифасын йөкләде. Укырга да, җәмәгать эшләренә дә – барысына да өлгерергә кирәк. Көннең үткәне сизелми дә кала. Бүлмәдәш казакъ студентларына түшкәсе белән итен, маен китереп торалар. Стипендия акчасына көн күргән Җәүдәт белән Таһирга үзләренә каяндыр акча табарга кала. Ташкент – миллионга якын кеше яшәгән зур шәһәр. Предприятиеләрнең күбесе төбәкләр белән алыш-биреш итә. Үзбәкстанга бүрәнә, такта, цемент, Кузбасстан ташкүмер килә. Товар алган оешма, сәгате-минуты белән килгән йөкне бушатып, вагоннарны чистартып, тимер юлчыларга акт белән тапшырырга тиеш. Юк икән, вагонның тик торганы – «простое» өчен зур күләмдә штраф түләтәләр. Товар алган оешманың тәэминатчы-снабженецлары тулай торакка килеп, ишек шакый-шакый, вагон бушатырга – «шабашка»га кыстап йөриләр. Эш бетүгә исәп-хисап та ясыйлар. Татар егетләрен шул коткара. Ә теге... бер семестр укып, көчкә-көчкә плюс белән минусны аера башлаган наданнарны сарык түшкәләре дә коткарып кала алмады. * * * Тормыш бер урында гына тормый – ташбака адымы белән булса да, алга бара. Соңгы елларда тимер юлда да уңай якка үзгәрешләр күренә башлады. Хәзер чуерташны ачык платформаларда түгел, ян-якларына люклар көйләнгән хоппер-дозаторлар белән китерәләр. Люк капкачын чамалап кына ачасың да машинистка сигнал бирәсең. Чуерташ әкрен генә барган уңайга ике рельс арасына түшәлә бара. Гөлфия, килешү срогын тәмамлап, Ташкенттагы тукыма комбинатына эшкә урнашты. Биредә эшләүче үзбәк кызлары белән аралаша торгач, үзбәкчә дә өйрәнде. Иң мөһиме: Таһир белән көн дә очрашу мөмкинлеге туды! Әмма тормыш майлаган арба шикелле шома гына бармый. Чыгымчы ат кебек бер урында таптанып торырга да мөмкин. Язмышның дуамал җилләре көтмәгәндә сине ерып чыга алмаслык чытырманлык каплаган сукмакларга да алып кереп китә... Таһир техникумның соңгы курсында укыганда, сөеклесе белән, гаилә корып, матур гына яши башлаганнар иде... Үзбәкстанда милләтара чуалышлар башланды. Моңа кадәр үзбәкләр «Мән-хуҗәин!» дип күкрәк сугып кына йөрсәләр, тора-бора ачыктан-ачык: – Русские – в Рязань! Татары – в Казань! – кебек шомландыра торган сүзләр ишетелә башлады. Монда кемнедер гаепләү – бик җиңел. Бар гаепне бер якка гына аударып калдыру да хилафлык. Исәпләсәң-уйласаң, гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр. Үзбәкләрнең дә колагына чүбек тыкмаган. Бер сынык ипигә тилмереп килгән килмешәкләр ачка әлсерәп йөргәндә, үзбәкләрнең риясыз ярдәме турында онытып, «чурка» дип кимсетүләре, ике кыллы музыка коралы дутарны «одна палка, два струна – я хозяин страна» дип мыскыл итүләре дә үзбәкләрнең мин-минлегенә тигәндер... Әмма дә ләкин... Әмма... югарыда телгә алынган шомландыргыч сүзләрнең татарларга карата әйтелгән өлеше белән һич кенә дә килешеп булмый. Ул ак эт бәласе кара эткә кебегрәк килеп чыккан. Инкыйлабка кадәр дә, аннан соң да казакъ авылларындагы, үзбәк кышлакларындагы мәктәп-мәдрәсәләрдә мәгърифәт таратучы мөгаллимнәрнең күбесе татарлар булганын онытмаска иде! Үзбәкстанда вазгыять үзгәрәсен сизенгәннәр, алдан ук хәстәрен күреп, кендек каннары тамган туган туфракларына кайтып сыенды. Ул чорда башланган гигант төзелешләр эшчеләргә кытлык кичерә иде. Куллары ни тотса, шуны чәчкә итә белгән кайтучыларны бишкуллап кабул иттеләр.

