– Ул, каяндыр хат алгач, алмашынган кебек булды. Хатны күкрәгенә кысып, нишләргә белми,... — 27 июля 2026 г. в 18:23:04.357
– Ул, каяндыр хат алгач, алмашынган кебек булды. Хатны күкрәгенә кысып, нишләргә белми, әрле-бирле йөрергә тотынды. Безне кочаклап үбә башлады. Без бу точно ычкынган дип уйлыйбыз инде. «Нәрсә булды сиңа, Сания апа?» дигәнгә дә җавап бирми. Кулындагы хатны үбеп ала-ала да: «Сәетҗанкаем исән икән бит! Исән икән! Кайткан икән бит! Кайткан икән!» – дип бертуктаусыз сөйләнә дә сөйләнә! Ханым Саниянең сугышта хәбәрсез югалган ире кайтканын аңлап алган иде инде. – Кайтып киткәнен белә торып, ник әйтмәдегез? – Һе, Сания апа әйтмәскә кушты бит. Ике атнасыз әйтмәскә кушты. Белсәләр, телеграмма сугып, поезддан төшерерләр, диде. Исламия Кәримовна, кадрлар бүлеге башлыгы буларак, Договор срогын бозды дип, Саниягә карата хөкем органнарына шикаять язарга тиеш булса да, бер кәгазь дә язмады. Фәкать өч айдан соң «уволена по окончанию Трудового Договора по собственнному желанию» дигән сүзләрдән соң кул куеп, мөһер сукты да Саниянең «Хезмәт кенәгә»сен конвертка салып, Туймазыга җибәрде. * * * Таһир, кайтышлый Мәскәүне тамаша кылганнан соң, авылда бабасына кышлык утын әзерләште дә китү турында сүз кузгатты. Әбисе: – И-и, улыкаем, сине күреп тә туймадык бит әле. Тагын әзрәк тор инде. Рәтләп кунак итеп тә булмады, – дип өтәләнде. – Гүәрдин кебек булгансың бит, улыкаем! Күз тия күрмәсен берүк, – дия-дия аркасыннан сөйде. Егет Гөлфия турында өлкәннәргә бер сүз дә әйтмәде. Китәргә ашыгуының сәбәбен: – Имтиханнарга әзерләнәсем бар, – дип аклады. Өлкәннәр оныкларының уку ниятен бишкуллап хупласалар да, тиз генә җибәрәселәре килми иде. Икесе дә җитмешнең өске ягында. Оныкларын тагын кайчан күрергә насыйп булыр? Алдагысы Алла кулында... Ахыр чиктә алар: – Укырга ниятләгәнсең икән, улым, бик әйбәт. Раббым сиңа максатыңа ирешергә насыйп итсен! Пәйгамбәребез дә үзенең өммәттәшләренә: «Укыгыз! Укыгыз! Кирәк булса, Кытайга барып белем алыгыз!» – дигән. Йа Раббым, оныгыбызга зирәк зиһен, камил гакыл, күркәм холык бир... Сәфәрләрендә хәвеф-хәтәрсез йөрергә насыйп әйлә... – дия-дия, Таһир гомердә ишетмәгән, төшенә дә кермәгән теләкләр тели-тели, фатихаларын биреп озатып калдылар. Ярыйсы ук өшәнгән карт белән карчык, егет автобуска утырып киткәч тә әле, көзге ачы җилдән бер-берсенә ышыкланып, озак кына кул болгап тордылар... Әйтерсең мәңгегә хушлаштылар... (Ахыры бар.)

