Аның карбыз ашаганда сөйли торган сүзе дә бар әле. — 27 июля 2026 г. в 18:23:03.951
Аның карбыз ашаганда сөйли торган сүзе дә бар әле. – Вот я на Урале ел! Вот где настоящие арбузы! Прямо в зубах хрустит! Не то что, это! – дип, әллә булган, әллә булмаган, әллә төшендә генә күргән карбыз турында сөйләргә ярата. Ә үзе шул мактаган карбызлары белән сыйланырга бер дә Уралга атлыгып тормый, Үзбәкстанда үскәнен сыпырта гына. Балалары булгандырмы, юкмы, белгән кеше юк. Мәгәр хатыны холыксызланып тавыш куптарса, «сасысы» тирә-якка тарала. Әрепләшкәндә әйткән җөмләләре бер вагон аша яшәгән Җәүдәткә өтеренә кадәр аермачык ишетелә. Күршеләре, мескеннәр, бу мәхшәргә ничек түзә торганнардыр? Жыелыш нәтиҗәсен ишетсә, бүген Тараканов кына түгел, күршеләре дә йокы күрмәячәк инде... * * * Исламия Кәримовна җыелыштан соң торак вагоннарын йөреп чыкты. Сораулар, тәкъдимнәр булса, язып алды. Гөлфияне күргәч, алма җыючы комбайн турында исенә төшереп, шаяртып та алды. – Күнектем инде, – диде Гөлфия дә, елмаеп. Ханым Рәмзияне озак кына юатып торды. – Борчылма, сеңлем, без ул «ата казны» җир астыннан булса да эзләп табарбыз. Советлар Союзыннан беркая да чыгып китә алмый ул. Берүк аборт ясата күрмә. Ул Таһир турында да онытмаган икән. – Энем, синең отпуск вакытың җитте бит. Ял вакытында кая барасыңны әйт. Мин сиңа кая кирәк, шунда барырга бушлай билетка заявка бирермен. Таһир Гөлфия белән танышканнан соң ялы турында уйламый башлаган иде. – Эш белән мавыгып, аннан соң авария... Ял турында онытканмын икән бит, – диде егет гаепле кеше сыман. – Карале, энем, син шигырьләр язасың бит әле. Казанга барасың бардыр. – Казанга булса да ярый инде. Аннан соң бабайларга автобус белән дә кайтырга була. Ханым, нәрсәнедер хәтеренә төшергәндәй, имән бармагын югары күтәреп алды. – Туктале, синең Мәскәүне күргәнең бармы? – Юк. – Әйдә, алайса, мин сиңа «Ташкент – Казань через Москву» дип язам. Берочтан Мәскәүне дә күрерсең. Көтелмәгән тәкъдимнән егетнең башы күккә тигәндәй булды. – Рәхмәт, Исламия Кәримовна, рәхмәт! Ы-ы, ни... – Ул башын кашып алгандай итте. Әйтерсең бүреге белән киңәшә. – Ни... Мөмкин булса, отпуск турында мин сезгә киләсе атнада әйтермен. Ханым: – Озакка сузма! – дип китеп барды. Таһир тәгаен бер карарга килгәнче, Гөлфия белән киңәшеп алырга уйлады. Ике йөрәк арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр тамыр җибәрә башлаган. Егетнең күңел түрендә мәхәббәт бөреләре шыта башлаган иде. Ә бәлки бер аның күңелендә генә дә түгелдер... Түбәсе күккә тигәндәй «очкан» егетне Җәүдәт туктатты. Ул бер кулын шлагбаум тәртәсе шикелле Таһирның юлына аркылы сузды. – Тукта! Тукта! Тормозга бас! Кая шулчаклы кабаланасың? Гөлфия өйдә юк. Әле генә кибеткә кереп китте. Яшьләрнең очрашып йөрүләре колонна халкы өчен сер түгел иде. Җәүдәт Таһирны торак вагоннары арасындагы сукмактан берничә адым читкәрәк алып китте. – Энем, беләсеңме, минем башка бер уй төште бит әле. Өйләнгәч, әллә укып була, әллә юк. Сиңа да гомер буе шпал сөйрәп йөрергә димәгән. Егетлек түгел. Нинди дә булса һөнәр, төпле белем алырга кирәк. Әйдә, икәүләп техникумга керергә әзерләнәбез. Мин белештем. Эш стажы булганнарны, имтиханнарын «өчле»гә бирсәләр дә, алалар, ди. * * * Исламия Кәримовна тол хатын Сания яшәгән вагонга да кереп чыгарга булды. Бәлки нәрсә дә булса ачыклар? Бүлмәдә чуваш кызы Ольга ялгызы гына иде. Ул кадрлар бүлеге җитәкчесен күрү белән сикереп торды. Гаепле кеше сыман каушап калды. Сизгер ханым шундук биредә ниндидер яшерен сер барын шәйләп өлгерде. Ничек бу кызның телен чишәргә дигән уй яшен тизлеге белән күңелен айкап узды. Вазифасыннан файдаланып, «Кая куйдыгыз Сания Сахапованы?» дисә, кыз баланың эченә бикләнүе бар. Ул, үз итеп, салмак, сабыр гына ерактан башларга булды. – Сания апагыз турында ниләр беләсез, сеңлем? Әйбәт кеше идеме? – Айбәт, айбәт! – диде кыз ихластан. – Ул строгий булса да, честный иде. Безгә әниебез кебек булды. – Алай әниегез кебек якын булгач, аның кая югалганын беләсездер бит инде. Ольга, бүлмәдә икәүдән-икәү генә булсалар да, як-ягына каранып алды.

