вакыты да житте. Конторадан ревизия ясаучылар килүен көтте ул. Күңеле бераз шомланып та... — 3 августа 2026 г. в 15:51:22.669
вакыты да житте. Конторадан ревизия ясаучылар килүен көтте ул. Күңеле бераз шомланып та тора. Әлегә кадәр булып торган мондый ревизияләрдән ул бер дә курыкмый иде, чөнки намус белән эшләде, бер тиен дә җитмәүчелек булмый иде. Бу юлы бик шикләнебрәк йөри, моңа сәбәп тә бар шул. Әлеге дә баягы дигәндәй, Нәрсемнән шикләнә иде ул. Идән юам дигән булып, прилавка тирәсендә дә еш кына бутала иде ул. Сизенеп, Нәсимә килә башласа, тиз генә юкка чыга. Берничә тапкыр аның халат кесәсендә күп кенә акча күреп, сораштыра башлагач: – Анам биргән иде, барыбер кибеткә барасыңчы дип, тегене-моны алыр өчен бирде, – дип акланды. Ә өйгә кирәк-яракны Нәсимә үзе алып кайтып бирә бит, югыйсә. Иренә бу турыда берничә тапкыр әйтергә дә уйлаган иде, тик тавыш чыгудан куркты. – Минем туганыма яла ягасың! – дип, куып чыгарырлар дип курыкты. Бу килеш кая барырмын, дип уйлады. Нәсимәнең күңеле бер дә юкка гына шомланмаган икән. Ревизиядән соң бик күп акча җитмәве ачыкланды. Әйтергә дә куркыныч – биш мең! Нәсимәнең хәленә керүче дә, акча җитмәүчелекнең сәбәбен дә тикшереп торучы табылмады. Биш мең өчен биш ел срок биреп, "растрата" статьясы белән төрмәгә утырттылар. Нәсимәнең бу вакыттагы кичерешләрен бер Ходай гына белде. Өйгә, әти-әниләренә хатка язып җибәрергә уйласа да бу уеннан кире кайтты. – Ярамый! Эчке эшләр органнарында эшләүче ата өчен эшендә җайсызлык булуын аңлый иде ул. Үз кайгысы эчендә берүзе кайнады ул. Ярый әле, аның хәленә кереп, авыр эштә эшләтмәделәр үзен. Төрмә дисәләр дә монда да яхшы кешеләр бар икән, ләбаса! Алай гына да түгел, бер көнне төрмә начальнигы Нәсимәгә көтелмәгән тәкъдим ясады. – Нәсимә Валиева. Сиңа пока барыбер эшләргә ярамый, давай, сине без медсестралар әзерли торган училищега направить итәбез. Уку урыны монда гына, чыгып-кереп йөрерсең, пропуск бирәбез. Ә балаң тугач, тагын укуыңны дәвам итәрсең. Нәсимәгә мондый көтелмәгән сөйләшү канат куеп чыгардымени?! Риза булмаган кая инде, әлбәттә риза ул, риза! Шулай итеп, Нәсимә медучилищеда укып йөри башлады. Көн дә иртән укырга бара, төрмәгә йокларга гына кайта. Мәктәптә яхшы укуы ярдәм иттеме, үз тырышлыгымы – ул яхшы укый алды… Нәсимәнең улы төрмәдә туды. Ул әнисенә охшап, кара чәчле, томрап торган кара күзле, теремек кенә, кечкенә генә матур бала булды. Бүлмәдәш хатыннар аны әле берсе, әле икенчесе алып сөйде, исемнәр дә күптән уйладылар инде. Төрмәдә туган бу сабый барысының күңеленә дә ниндидер шатлык, җылы нур өстәгән кебек булды. Ашар вакытларын да онытып, янында булышыпмы булыштылар. Әмма, бөтен бүлмәне яктырткан бу шатлык та озакка булмаган икән. Бала туганын белеп, ире Нәсерхан килде беркөнне төрмәгә. Нәсимәне төрмәгә утыртканнан соң, башлап күренүе иде бу аның. Кулында чәчкә букеты, күчтәнәчләре булса да, йөзе бик кырыс иде бу ирнең. Ул бүлмәгә керү белән, бүлмәдәш хатыннар аларның икесен генә калдырып, чыгып киттеләр. Менә бүлмәдә алар икесе генә. – Нәсимә, миңа баланы килеп алырга дип, хәбәр иттеләр, син безне гафу ит, мин баланы алып кайтырга дип килдем, шулай кирәк…, – дип сүз башлады ир. Бу хәбәрдән эсселе-суыклы булып калган Нәсимә, ничек сүз башларга белми торды. – Җаның бармы синең? Мине актык шатлыгымнан да аермакчы булдыгызмы! Үземнең башымны "ашаганыгыз" җитмәдеме сезгә?! – дип елап җибәрде. – Ул минем дә балам, мин аның төрмәдә үсүен теләмим, – дип кырт кисте Нәсерхан. Барысы да сөйләшенгән. Ул шулай сөйләнгән арада, өйдән үзе белән алып килгән әйберләргә баланы тиз генә төргәләп, бүлмәдән баланы алып та чыгып китте… Күз ачып йомган арада булган бу аянычлы хәлдән соң, әле баладан соң юньләп терелергә дә өлгермәгән Нәсимәнең йөрәгенә өянәк булып, аны больницага урнаштырдылар. Ул монда озак ятты. Тамагына ашау үтмәде, күзләреннән яше кипмәде. Бу хәлгә врачлар да бик пошынды. Алар Нәсимәгә: – Туганнарыңа хәбәр ит, – дигән киңәш бирделәр. Бу вакытта үзенең берни уйлый алмавын аңлап, Нәсимә, врачлар әйтүе буенча, туган якларына хат язып салды… (Дәвамы бар.)

