Нәсерхан билгеләгән өч көн вакыт үтеп тә китте. Әгәр ризалык бирсә, Нәсерхан Нәсимәне ү... — 3 августа 2026 г. в 15:51:22.115
Нәсерхан билгеләгән өч көн вакыт үтеп тә китте. Әгәр ризалык бирсә, Нәсерхан Нәсимәне үз өенә алып барырга кысташыр иде. Һәм шулай булды да. Яшьләр үзара килештеләр. Нәсерхан бүген шат та юмарт та иде: кәләшен баштан-аяк дигәндәй киендерде, алтын-көмештән булган бизәнү әйберләренә дә акча җәлләмәде. Мондый матур киемнәр, бизәнү әйберләре Нәсимәне тагын да матуррак, нәфисрәк итеп күрсәтә иде. Бу үзгәрешләрдәнме, әллә башка сәбәпләрдәнме, ул, егет өенә кергәндә ниндидер тартыну, уңайсызлык кичерә иде. Аңа, тавык кетәгедәй өйдә үскән балага, бу ят, зур, бай җиһазлы өй, ничектер, куркыныч, табигый булмаган кебек тоелды. Шулай кыюсызланып торган арада, эчке бүлмәдән кемдер: – Әйдәгез, балакайларым, бире үтегез! – дигән ягымлы гына хатын-кыз тавышы ишетелде. Алар эчкә үттеләр. Монда казахча матур итеп киенгән олырак яшьтәге инәй белән Нәсимә чамасындагырак яшьтә булыр, бер кыз бала басып тора иде. – Анам, менә Нәсимә шул инде, – дип, Нәсерхан ашыгып кына Нәсимәне анасына табарак китерде. Монсы минем сеңелкәшем була инде. Нәрсем исемле. Шуның белән танышу тәмамланды һәм барысы да өстәл янына килеп утырдылар. Өстәл бик мулдан иде. Нәсимәне үз гомерендә дә күрмәгән ризыклар аптырашта калдырды. – Казахчадыр инде бу әзерләнгән ризыклар, болар ничек пешерелә икән? – дип уйлап алды ул. Өстәл артында Нәрсем, Нәсимә белән янәшә утырганлыктан, ул "жиңгәчәм" дә "жиңгәчәм" дип, әле бер, әле икенче ризык белән сыйларга тырышты Нәсимәне. Ул әледән-әле: – Без икәү дус булырбыз, җиңгәм, яме! – дип, Нәсимәгә елышыпмы елышты. Ә биана-инәй Нәсимәне аңа сиздермәскә тырышып, күзәтә иде. Үзе Нәсимәне ошатканын белдерепме, матур-матур теләкләрен дә әйткәләп ала иде. Нәсимә шулай итеп бу яңа гаиләдә яшәп китте. Көн дә иртән торып эшенә йөгерә, өйдә булышырга да җай таба иде. Нәрсем белән дә бик тиз дуслашты ул. Аларның шулай дуслашуы Нәсерханны да сөендерә иде. Бианасы да, алай, ипле хатын булып чыкты. Балалар кайтуына аш-суы әзер булды. Өйдәге эш-мәшәкатьләргә дә үзе җитешергә тырышты, ә җитешмәгәннәре бергә эшләнде. Тора-бара Нәсимә бу гаиләдә үзләште, казахча да бер хатасыз сөйләшергә өйрәнде. Өйдәгеләр генә түгел, күршеләр дә бик яраттылар үзен. Үзенең кияүгә чыгуын белдереп, әти-әнисенә дә хат язып салды. Аларда хат язып тордылар. Туганнары белән бәйләнеше дә өзелмәде хат аша. Җәйге бер матур көнне Казахстанга кадәр әти кеше үзенең бер улы, бер кызы белән килеп җитмәсенме?! Нәсимәнең шатлыгы зур иде бу көннәрдә – аларны килерләр дип кем уйлаган? Ә алар ерак җир дип тормаганнар – килгәннәр. Ул бигрәк тә Миңнур апасының килүенә сөенде. Сөйләшеп сүзләре бетмәде: ничә еллар бит инде алар күрешмәгәнгә! Әтисе дә кызын бик сагынган икән. Сагынудан да бигрәк, Нәсимәнең язмышы борчый иде ата күңелен. Баласын күз күрмәгән ерак җиргә чыгарып җибәрүе өчен аның әле булса җаны әрни иде. – Ярый әле бар да әйбәт икән баламның, – дип уйлады ата. Кайткач, Шәмсиямне дә сөендерермен инде… Соңгы көннәрдә булып үткән вакыйгалардан соң, Нәсимә үзенең бик бәхетле итеп тойды. Әтисе, туганнары белән очрашу аны тәмам канатландырды. Аның якыннарына олы хөрмәт күрсәтеп кунак иткән өчен бианасы белән Нәсерханына рәхмәтле иде аның күңеле. Алар өчен әллә нинди яхшылыклар эшләргә дә әзер иде Нәсимә бу көннәрдә. Сөенеп эшенә йөгерде, эштән кайткан арада өй, бакча тирәсендә дә әллә күпме эш башкарды, "очып" кына йөрде, аягы җиргә дә тими төсле үзенә. – Их, гел шулай булсачы, – дип уйлый иде ул эченнән генә, бу бәхетнең бетәсен теләмичә. Әмма тормыш гел ал да гөлдән генә тормый шул. Тормышның үз кануны: ак кара белән дә чиратлашырга мөмкин. Нәсимәнең тормышында да үзгәрешләр булып кына торды. Тормышта гына түгел, ул үзендәге үзгәрешне дә күптән сизә килде: ул буйга узды. Бу яңалык өйдәгеләрне дә сөендерде, әлбәттә. Бианай кортка да Нәсимәгә өйдә эш эшләмәскә кушты, хәтта кибет идәннәрен юарга да кызы Нәрсемне җибәрә торган булды. Көн артыннан көннәр шулай үтә торды. Нәсимәнең дә сылу гәүдәсе көннән көн түгәрәкләнә барды, аның авырлы икәне беленә башлады. Инде декрет ялына чыгу

