– Ярый, без ике дус күрдек тә гашыйк булдык ди, ә кемдер өченче кеше дә гашыйк булып ку... — 3 августа 2026 г. в 15:51:21.631
– Ярый, без ике дус күрдек тә гашыйк булдык ди, ә кемдер өченче кеше дә гашыйк булып куйса? – дигән уйдан ул бөтенләй тынычлыгын җуйды, ә йөрәге еш-еш тибә башлады. – Юк, кайтып, анам белән сөйләшеп карыйм әле, ул ни киңәш итәр икән? – дигән карарга килде ул ахырда… Ана белән улы бик озак сөйләштеләр, атасының вакытсыз гүр иясе булуын да уфтанып искә төшерделәр. Ана кешенең күптән улын өйләндерәсе килсә дә, күңеле сагайды. Болай сагаерга урыны да бар шул. – Ни әйтсәң дә, әллә кайдан килгән бала икән… Аның ата-анасының кем икәнен дә белмибез бит… Иреннән качып килгән, ди. Әгәр ире эзләп бирегә килсә ни булыр? – дигән уйлар биләде ана күңелен. Улы аңлатканча, болай гына – сәвитчә генә, калым-мазар түләмичә генә алып килсә ни тагын… Уй-ниятләрен анасына белдерү белән эш тәмамланмаганлыгын Нәсерхан, әлбәттә, аңлый иде. Аның бөтен уй-хисе хәзер Нәсимәне ничек итеп кулга төшерү булды. Икенче көнне иртәгәсен ул үзенчә матур планнар корды. Базарга кереп бик матур чәчкәләр сайлады – роза чәчкәләре. Хәзер ул Нәсимә эшләгән кибеткә керәчәк. Әлегә ул бу чәчәкләрне кызга ничек тапшырачагын анык кына күзалламый иде, шулай да кибеткә килеп керде. Кулына чәчәкләр тоткан милиция капитанын Нәсимә күрмичә калмады түгел, әмма ул игътибарга алмады бу кешене. Кибеттә сатып алучылар байтак булганга, ул үз эшендә булды. Нәсерхан каушап кала торганнардан түгел шул. Ул прилавка янына килеп: – Сылу сеңелкәш, бу чәчкәләр менә шунда торса, сезнең матурлык тагын да артыр гына иде, – дип, чәчкәләрне калдырып чыгып китте. Көн буе прилавкада ятып шиңә башлаган чәчкәләргә дә игътибар итмичә, Нәсимә эш сәгатен тәмамлап, кайтырга чыкты. Ул кайтасы урам башында үзен көтеп торучы Нәсерханны күргәч, ачуы килде. – Нәсерхан абый, без аңлашкан идек бит инде, бәйләнмәсәгезче, зинһар миңа! – диде. – Ашыкма әле, Нәсимә, бер-ике генә сүземне тыңлачы! – диде ул ялварулы карашын ташлап. — Нәсимә, акыллым, үзең турында яшермичә әйтүең, синең бары яхшылыгыңны гына раслый бит, миңа синең кыз кеше булмавың мөһим түгел, чынында мин сине яратам. Мин сиңа киләчәк язмышың турында уйлавыңны үтенәм. Ярый, бүген мин Олжас дустым белән сине күреп гашыйк булсак, ә тагын өченче кеше сиңа гашыйк булып куймасмы? Бу хәлдән котылу өчен сиңа, киресенчә, яклаучы-саклаучы кирәкмәсме? Ә мин бу очракта сине яратучы да, саклаучы да була аламчы, – дип, ул елмаеп үзенең погоннарына ишарәләде. Ярый, мин сине ашыктырмыйм, уйланырга өч көн вакыт сиңа! – дип китеп барды. Ике арадагы бу сөйләшү Нәсимәне уйланырга мәҗбүр итте, әлбәттә. Дөресен әйткәндә, Нәсимәне мондый җитди сөйләшү тәмам аптыратты. – Ничек болай килеп чыкты соң әле? Нәсерханның аңа тәкъдим ясавы була түгелме соң бу? Юк, юк! Алай, юньләп белмәгән дә кешегә язмышымны тапшырырга мин юләрме? Әмма, каяндыр – күңелемнең яшерен бер төпкеленнән: "Синең саклаучың булырмын", – диде бит дигән уй барлыкка килде. Әйе, аны бу халәтендә, саклаучысының да, яклаучысының да юклыгы борчый иде. – Чынлап та, кош авызыннан төшеп калган бер җим сыйфатында яшим бит мин, – дип, елап җибәрде. Бер якын кешем дә юк ичмасам, туганнарым, әти-әнием дә бик еракта калдылар. Әгәр минем белән берәр хәл булса, бер хәбәрсез юкка чыгачакмын инде! Бу вакытта аның күзләреннән бертуктаусыз күз яшьләре агып, туган җирсез тилмерү хисе дә, әти-әнисен, туганнарын сагыну да бергә кушылып, йөрәгендә әллә нинди әйтеп бетергесез авыр бер тойгы уята иде. Бу сагыну хисе әйтерсең аның йөрәгенә генә сыеша алмыйча, әллә кайларга – казах далаларын иңләп, тау-таш араларына кереп тарала һәм ниндидер бәхетсезлеккә ишарә ясый сыман иде. Нәсимәнең күз алдына йолдызлы погоннарын ялтыратып, үзенә килешеп торган милиция формасындагы Нәсерхан килеп басты, ә янәшәсендә – әтисе. Шунда аның күңеле җанланып китте: "И, минем әтием кебек милициядә эшли бит ул да. Бәлки әтием кебек ул да намуслы, тугрылыклы кеше булыр, бәлки язмышым шулдыр…" дип уйлады ул.

