Югалган язмыш... (документаль повесть) — 3 августа 2026 г. в 15:51:21.220
Югалган язмыш... (документаль повесть) Лилия ХӘЙДАРШИНА (ВӘЛИЕВА) 2. Көннәрдән бер көнне кибеткә урта буйлы, кысык кара күзле, карап торуга матур гына килеш-килбәтле бер казах килеп керде. Нәсимә аңардан күзләрен яшерергә өлгерә алмый калды. Казах, нидер сораган булып кыланса да, Нәсимәдән күзен ала алмый иде. Әйтерсең ул күзәткән бу кара моңсу күзләр бары аныкы гына, ә фәрештәдәй ак халат кигән бу сын – бары аныкы гына! Бу очрашудан тәэсирләнеп егет, кибеттән берни дә ала алмый чыгып китте. Әйе, йөрәген ут ялмады аның бу очрашудан. – Бер күрүдән гашыйк булу шул буладыр инде, – дип уйлады казах егете, кыз алдында үзен кыюсыз күрсәтүенә үкенеп. Исемен дә сорый алмадым, юньсез, – дип уйлады ул кыенсынып. Ә аннары: Тагын сәбәп табып, кереп булыр әле, – дип тынычландырды үз-үзен. Икенче, өченче көннәрне дә килде ул бу кибеткә. Килде дә, ни өчен килүен дә онытып, бу сихри матур сынга сокланып, алдан әйтермен дип әзерләп килгән сүзләрен дә онытып, чыгып китә торган булды. Нәсимә үзе дә бу сәер затка игътибарлырак була барды. Тегесен-монсын тәкъдим иткән булып, егеткә кыюлык өстәде. Ул килми калган көннәрне: – Теге кыюсыз казах кая булды әле, – дип уйлый иде хәтта. Ә бер көнне Нәсимә өчен көтелмәгәндәгерәк хәл булды: теге кыюсыз казах иптәш егете белән килеп кермәсенме! Икесендә дә "шып" итеп торган милиция формасы, икесе дә шатлар, елмаеп сөйләшәләр. – Кая, таныштыр әле, дустым, мине дә бу матур туташ белән, – дип кулын Нәсимәгә сузды. – Ә без болай гына танышлар бит, – диде кыз, астан гына елмаеп. – Ә минем исемем – Нәсерхан, – диде кыю егет. Ә бу юньсез бер дә юкны сөйләмәгән икән, – диде ул иптәшенә ымлап. Ну, считай, что кыздан колак кактың инде, извини, үзең гаепле! – диде ул Нәсимәгә карап, мут елмаеп. Егетләр, ничек шаулап килеп кергән булсалар, шулай ук чыгып киттеләр. Нәсимә бу көтелмәгән хәлдән ни эшләргә дә белмичә аптырап калды. – Ничек болай килеп чыкты соң әле? Аңа әле юньләп танышырга да өлгермәгән теге юаш егет, ничектер, кызганыч булып калды. Ә аның белән кергән мут егет, киресенчә, усал, үз дигәнен эшли торган әрсезгә охшаган зат булып тоелды. Нәсимәне бер үк вакытта курку да биләп алды: – Әгәр, бәйләнеп маташса, ничек котылырмын?Шунда аның күңелендә бердәнбер уй килде: Әйе, алай булса, ул үзенең ир хатыны икәнлеген әйтәчәк. Бу уеннан соң ул бераз тынычлангандай итте, тиз генә эшенә кереште, хәтеренә бүген кибетне юасы барлыгы килде. Аз булса да акча булыр дип, ул бу эшне дә үзе башкара торган иде. Тиз генә югыч, чиләген алып, ул эшкә дә кереште. Бу эшләрен башкаргач, аның күңеле дә тынычлана төште, эш сәгате дә тәмамланган иде, тизрәк кибет ишеген бикләп алды да кайтыр юлына ыңгайлады. Бер-ике адым атларга өлгердеме-юкмы, урам чатында авызын ерып басып торган, бая үзен "Нәсерхан" дип таныштырган әрсез егетне күреп, туктап калды. – Мондый чибәр кызларны бер үзләрен генә урамда йөртү куркыныч безнең якларда дип, сезне озатып куярга булдым менә, – диде ул һич тә тартынмыйча. – Юкка мәшәкатьләнмәгез, мин бу юлдан елга якын йөрим инде, алай бәйләнгән кеше булганы юк әле, – диде Нәсимә кырт кисеп. Тиз генә башына бая үзе уйлап куйган сүзне әйтергә кирәк дигән уй килде. – Нәсерхан абый, мин сез уйлаганча яшь кыз түгел бит әле, мин – ир хатыны инде, – диде. Бу сүзләр Нәсерханны сагайтса да, ул бирешергә теләми иде. – Кайда соң ирегез, бу тирәдә күренми бит әле, югыйсә, – дигән булды як-ягына каранып. – Әйе, күренми шул, мин ул күренмәс җиргә дип килгән идем дә инде, – диде Нәсимә үзендә ниндидер ышаныч барлыгын тоеп һәм тиз-тиз атлап, кайтыр юлына ашыкты. Ә Нәсерхан баскан урынында катып калды. – Ничек болай килеп чыкты соң әле? Ә бит беренче карашка ук бу кыз күңеленә ятты бит, – дип уйлады ул эчтән көеп. Шунда аның күз алдына дусты Олжасның боек йөзе чалынгандай булды. – Үземнең үҗәтлегем аркасында дустымны да рәнҗеттем бит мин! – дип үкенеп куйды. Аның да беренче күрүдән үк бу кызны яратуы аңлашыла иде бит. Ә мин – юләр! Башында төрле уйлар чуалды аның, ә аяклары үзеннән-үзе кайтыр юлга атлый иде.

