кирәклеген дә яхшылып аңлатып карый, әмма Гайнелҗан бернинди ипкә дә килми, алай гынамы... — 3 августа 2026 г. в 13:27:03.227
кирәклеген дә яхшылып аңлатып карый, әмма Гайнелҗан бернинди ипкә дә килми, алай гынамы әле: кызы – Нәсимә дә үзенең өйгә кире кайтмаячагын белдерә. Хәйдәр Гайнелҗанга да, кызына да бик нык ачуланып кайтып китә. Шулай итеп, Нәсимә кияү йортында торып кала… Калуын-кала, әмма яшь бала үзенең зур хаталы адым ясавын бик тиз аңлый башлый. Гайнелҗанның "алтын таулар" вәгъдә иткән мәхәббәте ялган булып чыга. Нәсимәгә өйләнүе дә үзен кызыксындырган тәтәйне эләктергәч тынычланган баладай, сүрелә, аңарда "бу тәтәй бары минеке генә!" дигән нәпсе көчәеп, көнләшеп кул күтәрү дәрәҗәсенә үк барып җитә. Бу тозактан ничек ычкынырга белмәгән бала, көн-төн күз яше түгә. Ата йортына кайтыр иде – курка, әтисе гафу итмәс дип уйлый. Ике ут уртасында калган Нәсимә, шулай да башын түбән иеп, ата-ана йортына кайта. Хәйдәр, җәберләүдән сулган чәчкәдәй калган кызын күреп йөрәге телгәләнсә дә, кеше сүзе ишетеп гарьләнүдән куркып, кызына шундый карар чыгара: – Иртәгә үк авылдан чыгып китәсең, әнә – паспортың өстәлдә! Кая барырын тәгаен генә белмәсә дә, Нәсимә кулына паспорт алгач, күңеленә ниндидер җылылык, җиңеллек килүен тоя: – Әйе, әйе, ул һичшиксез башын алып, чыгып китәчәк, теге җәбраил Гайнелҗаннан да котылачак! Иртәгәсен Хәйдәр, кызын Яңавыл станциясенә кадәр озата барды (дөнья хәлен белеп буламени) Нәсимә, үзе дә белмәгән якка – Казахстан ягына ыңгайлаган поездга утырып китте. Чит-ят җиргә барып урнашу бик җиңелдән булмады Нәсимәгә. Баштагы мәлләрдә (фатир таба алганчы) вокзалда кунып йөрде, эш эзләде. Көн артыннан көн үтте. Кесәдәге өйдән биреп җибәрелгән акчалар да бик чамалы калды. Эчәсе, ашыйсы бик килгәч, чәй булса да алып эчәрмен дип, соңгы тиеннәрен барлады да, станциядән ерак булмаган бер чәйханәгә узды. Бер стакан чәй алды, күмәчкә дә акчасы җитте. Ул олы гына яшьтәге бер ханым янына барып утырды, үзеннән-үзе ике арада сүз алышып киттеләр. Бу ханым казахча сөйләшә иде, әмма Нәсимәгә аны аңлавы җиңел иде, чөнки безнең татар теле белән казах сөйләмендә зур охшашлык якынлык бар бит. Казах халкы безнең татарларны анда "нугай татары" дип ихтирам итә икән. Әлеге хатынга Нәсимә үзенең эш эзләвен, яшәргә урыны да булмавын аңлаткач: — И, канатым, безгә якын бер ләфкәгә сатучы кирәк диләр, син сату сата беләсеңме? – дип сорады. Нәсимә каушап кына: – Ун класс укыганлыгыма документым бар, – диде. – И, канатым, синең ул укуың монда зур уку инде ул, әйдә киттек, – дип, Нәсимәне үзе белән ияртте. Аның әйткәннәре хак булып чыкты: чынлап та хатын сөйләгәнчә, бу азык-төлек сатыла торган кибеткә эшче – сатучы кирәк икән. Булырга булса була икән: шунда ук бер әби янына фатирга да урнаштырырлар үзен. Нәсимә сатучы һөнәренә тиз төшенде. Мәктәптә яхшы укуы ярдәм иткәндер инде. Матур гына эшләп китте… Башына ак калфак кигән, өстенә гәүдәгә сылашып торган ак халат кигән, бу матур сатучы кызны бик тиз казах халкы үз итте, яратты. Кибеткә килгән кешенең: "Җаным", "Карлыгачым", "Канатым", – дип эндәшүләре Нәсимәнең күңеленә сары май булып ятты, җәберләнгән җанында кешеләргә ышаныч барлыкка килде, яшәргә, киләчәккә өмет уятты. Эш хакы да алай, ярыйсы гына ала башлады. Менә инде өс-башын да яңартты, хәтта әти-әнисенә дә берничә кабат акча салып җибәрде. Тик инде (бер авызы пешкәч) үзенә мөлдерәп караучы егет-җиләнне күрмәмешкә салышып, я читкә карый, я игътибар итмәгән кеше булып калды. Әмма, гел шулай гына калып та булмый шул! – Әй, син яшьлек, әй, син матурлык! Кемнәрнедер бәхетле, ә кемнәрнедер бәхетсез итүче илаһи көч бит син! Шулай булмасаң, безнең Нәсимәбез белән дә тагын бәхетсезлек булмас иде, югыйсә! (Дәвамы бар.)

