ул үз өстенә алды. Киемнәре ертылса, тегеп-ямап кидерде, тамакларын ач итмәде, хәтта пи... — 3 августа 2026 г. в 13:27:02.825
ул үз өстенә алды. Киемнәре ертылса, тегеп-ямап кидерде, тамакларын ач итмәде, хәтта пималары тишелсә, үзе төп салып, юнәтеп бирә торган булды. Әлбәттә, бу эшләрне Шәмсия төннәрен йокламый башкара торган булды, ә иртәгесен колхоз эшенә йөгерде. Шәмсия кебек нык, таза гәүдәле хатыннар үгез урынына җигелде инде колхоз эшенә ул заманда: җирен сөрде, тырмасын да тырматты, ындыр табагында да эшләделәр алар. Мин хатын-кыз дип, иркәләнә торган заман түгел: илдә сугыш бара. Аның белән бергә колхоз йөген тарткан хатыннарның кулларына "кара кәгазь" алып әрнүләре аның да йөрәген тетрәтә иде. Аларны Шәмсия дә алды, кайгырды. Иртән юньләп күрмәсә дә, аның дөньяда исән яшәве өчен эчтән генә сөенде. Ходайга рәхмәтле булды. Эштән арып кайтуына балалары үзара сугышып, борчылышып торган чаклары да күп була иде. Андый чакта Шәмсия: — Менә әтәгез кайтса, әйтермен әле мин сезне! — дип, әтиләре белән куркыткан була иде, ә тегеләре шунда ук "шым" була иде, ә Шәмсия үзе эчтән генә елмаеп: — Ярый әле аталары бар балаларымның, — дип сөенер иде. Авыр булса да еллар алга атлады. Менә 1944нче елның да язы җитте. Балалар да бераз исәйде. Шәмсия белән Хәйдәрнең олы балалары – Зәйнәп тә буйга үсеп, җиткән кыз булып өлгерде. Үзе әле бары унбиштә генә булса да, ул, әнисенә охшап, гәүдәгә нык, таза булып үсте. Ир балалар белән беррәттән быел ул да колхоздагы авыр эшләргә "җигелде". Мөхәммәтхан бабай җигеп биргән колхоз үгезләре белән җир сөрде, тырматты. Аның шулай уңган, егәрле булуына олылар сокланып карыйлар иде: — Сөбхан Алла! Ир балаларга биргесез эшли ич бу! — дип мактыйлар иде. Ул авыр елларда үсмер балаларны шулай мактау да күңелләренә канат өстәгәндер, бәлки. Алар да үзләренең җитәр-җитмәс көчләре белән эшләп, җиңү язын якынайттылар бит. Ә җиңү язы инде якын иде… Гомер үткән саен Шәмсияне теге вакыттагы мари корткасы юрап әйткән сүзләр ныграк борчыды. Инде хәзер балалар үскәч, бу сүзләр үткен хәнҗәр кебек йөрәген телгәләде. Ул, инде зураеп, олы тормыш юлына баскан балаларын кабат-кабат уйдан кичерде. – Зәйнәбем өчен борчылмыйм, киявем акыллы, укыган кеше булды, – дип уйлады ул фронттан яраланып кайткан Касыйм турында сөенеп, Галихан улым да өйләнеп, матур итеп үзаллы яшәп киттеләр, шөкер. Миңнур кызымның да иптәше әйбәт туры килде. Хаккый улым белән Вәсиләм әле бәләкәйләр, укып кына йөриләр, – дип юатты ана үзен. Ә менә Нәсимәмә быел унҗиде яшь тула бит, аның язмышына ниләр язгандыр, Ходаем Шул вакыт Шәмсиянең йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды, ул хәлсезләнеп түшәккә барып ятты. Нәсимәнең язмышы бөтенләй башкачарак язылды. Теге вакыттта мари корткасы әйткәнчә, ул матурлар арасында да иң матуры булган икән шул. Тоташып үскән куш кара кашлар астында елмаеп кына карый торган коңгырт күзләр, түгәрәк йөзен матурлап торучы нәфис борыны, менә-менә өзелеп төшәргә әзерләнгән чиядәй иреннәре, ап-ак тезелеп торган тешләр, куе кара бөдрәләнеп торган чәчләр – торганы бер, әкиятләрдә сөйләнгән патша кызларындагыдай матурлык. Сүз дә юк: бу – бер кашык су белән йотарлык чибәргә күзләре төшмәгән егет калды микән районда? Тегеннән дә, моннан да Нәсимәне соратып килүчеләр күп булды бу гаиләгә. Хәйдәр, аптырагач, Нәсимәне сатучылар әзерли торган уку йортына җибәрергә булды. Шул максат белән, ул дусты Калитовка мөрәҗәгать итте, чөнки ул заманнарда паспорт алу бик авыр мәсьәлә иде. Сугыштан соңгы авыр елларда авылга эшче куллар күп кирәклектәнме, хөкүмәтнең политикасы шулай булгангамы — ансы безгә караңгы инде, иллә мәгәр авыл халкына – гомумән паспорт бирелмәде. Тегендә-монда укырга керүче яшьләргә генә паспорт урынына ниндидер справка язып бирелә иде. Паспорт өстәле начальнигы Хәйдәр дустының үтенечен кире какмый, әлбәттә, Нәсимәгә паспорт әзерләп бирә. Инде бары да әйбәтләнде дисәң – юк икән. Нәсимәгә күзе төшеп йөргән күрше авыл егете кызны урлапмы, мәҗбүриләпме дигәндәй, шул төнне үз авылына алып кайта. Бу хәлне ишетеп, иртән иртүк, Хәйдәр кызы артыннан, аны кире алып кайту нияте белән, Гайнелҗан өенә килә. Егеткә Нәсимәне бирмәячәген, кызының әле яшь булуы, аңа укырга

