Югалган язмыш... (документаль повесть) — 3 августа 2026 г. в 13:27:02.308
Югалган язмыш... (документаль повесть) Лилия ХӘЙДАРШИНА (ВӘЛИЕВА) Кадерле укучым! Бу язманың нигезендә гомерем буе әрнеп, йөрәгемдә истәлек булып сакланган вакыйгалар ята. Әсәрдәге төп героемның исеме, персонажларның күбесе дә, хәтта географик урыннар да үзгәртелми алынды. Һәр кешенең тормышта үз юлы, үз язмышы. Әмма нинди генә язмыш юралса да, кеше — кеше булып калырга тиеш. Автор 1. Шәмсия бүген бик иртә торды. Көтүгә малларын куды, кош-кортына җимен бирде, өйдәге тавык чүпләсә дә бетми торган эшләрен башкарды, идәнгә тезелешеп яткан балаларының өсләрен килеп япты, тик аңа һаман да әле бик иртә кебек тоелды. Алсуланып аткан җәйге таң яктысы әле сүрелмәгән, ә кояш җылысын бирер өчен тиешле биеклеккә күтәрелмәгән иде әле. Матур җәйге иртәдә генә була торган рәхәт салкынлык тәнгә җиңеллек биреп, күңелдә яңа туган көнгә өмет уята, дәрт өсти. Бүгенге көннең шулай матур булачагына сөенеп, Шәмсия юлга әзерләнә башлады: өстенә вак төрткеле зәңгәр күлмәк киде, башына ак яулык ябынды, ә аягына сай читле резин галош кияргә булды. Шул арада йортның кече капкасыннан керүче күршесе Гөлсемнең дә чуар күлмәге күзгә чалынды. Әйе, алар кичтән үк күрше авылга барырга дип, сүз куешканнар иде шул — бик вакытлы юлланасылар икән… Менә ике ут — күрше, көлешеп сөйләшә-сөйлшә, башта Тәнзиләләр тыкрыгыннан төшеп, бакча артлап кына салынган ат юлыннан атладылар, ә аннары көтүлек аша гына үтеп, юлны кыскартмакчы булдылар. Шул вакыт: — Шәмсия б…, борыл димен…, — дигән тавышка, икесе дә урман ягына борылып карадылар. Карасалар: көтүче Зиннәт агай, шулай кычкырып, сыер куа булып чыкты. Шәмсия белән Гөлсем, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, сыннары катканчы рәхәтләнеп көлделәр. Авыл кешесе кызык инде: көтүче сыер куганда аңа хуҗабикәнең исемен кушып сүгәләр икән. Көтүче, әлбәттә, хатыннарны танымады, ә ике ахирәт, бераз тынычланып, юлларын дәвам иттеләр. Алар барасы авыл Балтачтан ерак түгел, бик күп булса алты-җиде чакрым булыр. Элек-электән бу мари авылына тирә-як авыллардан кәрт салучы-юраучы янына килүчеләр күп булган. Әлеге ахирәтләрнең дә бу авылга иртән-иртүк торып килү сәбәбе дә шул инде: карату. Карау-юрау сәләте бу гаиләгә буыннан-буынга тапшырылып килгән дип сөйлиләр. Иллә мәгәр, аларның юравы дөрескә дә туры килә диләр… Алар, иң беренчеләрдән булып юратып, кайтыр юлга чыктылар. Әмма кайтыр юл Шәмсия өчен үтә дә авыр, озын булып тоелды: — Алты балаң арасында, иң матуры бәхетсез булачак!... — Бу коточкыч хәбәрне ишетер өчен килдеммени мин! Ул әйткән, дөрес була, бу — Нәсимәм бит минем! — дип өзгәләнде ана йөрәге… Шәмсия белән Хәйдәрнең тормышы җай гына алга атлады. Балалары бер-бер артлы үсә торды. Уку яшенә җиткәннәре мәктәпкә йөгерде. Үсә төшкәннәре кечерәкләренә ярдәмләште. Бер үк киемне киеп үстеләр: үзләренә бәләкәйләнгән киемнәр олыраклардан-кечерәкләренә күчә барды. Нишлисең – заманы шул иде. Яңача — советча яшәүнең баштагы еллары күп гаиләләр өчен шулай бер чамарак иде. Һәркем үз эшен тырышып башкарды. Колхозлар гөрләп эшләде. Халыкта эш, уку дәрте көчле, җиңүгә омтылыш зур иде. Яшәү шартлары артык мактанырлык булмаса да, ничектер, тормыш рәхәт, тыныч, халыкның күңеле көр булды. Әмма зур омтылышлар белән алга таба барган бу имин тормыш, туктап калды — сугыш башланды. Сугыш башлануның беренче көннәреннән үк, башка ир-егетләр белән беррәттән, Хәйдәрнең кулына да повестька тоттырдылар. Иртәгә фронтка китәм дигән көнне Хәйдәрләргә, ул вакыттагы военком начальнигы Лукманов дигән кеше үзе өйгә килеп: — Юк, Хәйдәр, син монда каласың, синең кебек намуслы кешеләр монда да бик кирәк! — дип, кулына бронь кәгазе тоттырды. Шулай итеп, Хәйдәрнең язмышы хәл ителде. Сугышка киткәннәр өчен дә эшләргә кирәклекне аңлый иде аның намуслы җаны. Өенә кайтып урарга да вакыты, җәл, булмады аның, көн-төн эштә, я юлда булды ул. Күрше авылларга ат атланып чыгып китте. Ярый әле Шәмсиясе, аның өйгә кайта алмасын белеп, эш урынына пешкән ашын, тегесен-монысын юнәлтеп, куеп китә торган булды. Иренең эштән бушый алмаганын аңлап, балалар тәрбияләүне дә, дөнья мәшәкатьләрен дә

