Урамда кар бөртекләре бии... Башкалар белән чагыштырганда, Ходай аңа бәхетне мул биргән... — 3 августа 2026 г. в 10:00:47.676
Урамда кар бөртекләре бии... Башкалар белән чагыштырганда, Ходай аңа бәхетне мул биргән. Әнисе гомер буе кызын ташлап киткәне өчен үкенгән. Әнвәр гаиләсендә бәхетсез булган. Ә аның сөекле ире – Фәнүре, ике улы бар. Бер уйласаң, тагын нәрсә кирәк! Шулай да Лилия әнисенә хат язырга булды. Кияүгә чыгуын, бәхетле яшәвен, игезәк балалары барлыгын, республиканың алдынгы дәваханәсендә балалар табибәсе булып эшләвен, барысын да бик-бик сагынуын, авылларына туйга барганда аны күрүен, ләкин янына барырга куркуын, Радик туганында кунак булуын, шунда кызы Алиянең Уфада укуы турысында белүен, кызын табып күрүен, аралашуын, әмма Алиянең аның әнисе икәнлеген белмәвен – барысын да язды. Гомер буе йөрәген айкап, күңелендә бер төер булып торган иң зур үпкәсен дә язды. "Ирсез бала табучы бер мин генә түгел бит, ә син мине тере мәет иттең, әнием, үзең дә әни идең бит инде, ни йөрәгең белән бу адымга бардың?" дигән сүзләр белән тәмамлады ул хатын. Кире уйламас борын дип, хатны конвертка тиз генә салды да, йөгереп чыгып почта ящигына төшерде. Өч көннән Әнвәр кызын тагын алып килде. Юлиянең баш авыртуы кимегән. Әнвәр аны Германияга – аутист балаларга яхшы психологик ярдәм күрсәткән бер клиникага алып барачак икән, Лилиядән тиешле медицина кәгазьләрен әзерләшүдә ярдәм итүен сорады. Лилия ярдәмләшергә ризалыгын бирде. Үче дә, үпкәсе дә юк иде аның. Шулай эш белән кайнап тагын бер ай үтеп китте. Бураннар башланып китте. Уллары каникулга кайтты. Сагынганнар. Алар тагын бергә һәм шуның белән бәхетле иде. Бер көн көндәгечә эшкә чумып, кайтырга вакыт җиткәнен дә онытып утырган. Инде җыена башлыйм дип торганда, ишек шакыдылар. – Миңа Лилия Кәрим кызын күрергә иде, – дигән тавышка башын күтәреп караса, ишектә атасы тора. – Сез, Лилия Кәримовамы? – дип кабаттан сорады. – Әйе, – дигән җавапны ишеткәч: – Гафу итегез, мин ялгышканмын. Кызым шул дәваханәдә эшлим, дип язган иде, шуны эзләп йөрүем, – диде дә чыга башлады. Лилия түзмәде: – Әти, бу мин – Лилия! Йөзем үзгәргән, анысы – үзе бер тарих. Этләрдән таланып, миңа яңа йөз ясадылар, шуңа танымыйсың, – дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды. Әтисе якынрак килде, кытыршы куллары белән аның битеннән сыйпады, шуннан кочагына алды. – Балам! Балакаем, гафу ит мине, гафу ит безнең барыбызны да! Без шул тиклем гаепле! – дип сөйләнә-сөйләнә елый башлады. Аңа Лилия дә кушылды. Әгәр бүлмә җыештыручы килеп кермәсә, шулай кочаклашып тагын күпме торырлар иде, билгесез. Лилия исенә килеп: – Әйдә, әти, безгә барыйк, – дип такси чакыртты. Юлда әтисе әнисенең ике атна элек үлеп калуын әйтте. Үләр алдыннан аңа шушы хатны тоттырган, 25 ел элек булган хәлне сөйләп биргән. "Мин шул тиклем кырыс кеше булдым мени, үз балаңны үлеккә санап ташлап китәргә! Гомерең буе шул серне йотып, авыр чиргә дучар булып яшәгәнче, бергә алып кайтсаң ни була? Оныгыңны ятим итеп, үзең кан йотып яшәүдән ни мәгънә булды инде. Бер тузыныр да, җайланыр идем", – дип әтисенең исе китә. "Хатында кызыбыз кайда эшләгәнен язган, барып тап", – дип васыять иткән дә әнисе, җан биргән. Такси Лилияләрнең йорты янына килеп туктады. – Әйдә, әти, безнең йортыбызга рәхим ит. Ниһаять, серләрнең чишелер көне җитте! ТӘМАМ.

