Каникулларда ашкынып туган йортка кайтабыз. Бу кайтуымда Гөлгенә бик боек күренде. Урам... — 20 августа 2026 г. в 12:56:20.297
Каникулларда ашкынып туган йортка кайтабыз. Бу кайтуымда Гөлгенә бик боек күренде. Урамда очрашкач, миңа пакет белән күчтәнәчләр сузды. «Әниең белән тәмле итеп чәй эчәрсез», – ди. «Үзең дә кил», – дидем. Мин чәй ясарга кухня ягына чыккач, пышылдап кына әни белән нәрсәдер сөйләшәләр. Гөлгенәне озаткач, әнидән белешергә теләгән идем, «Синең эшең түгел!» – диде дә куйды. Минем әни бик коры кеше ул. Әле дә картием бар. Иртән иртүк теге күчтәнәчләрнең бер өлешен эләктердем дә картием янына сыпырдым. – Теге агроном гаиләле кеше булып чыкты бит. Колхоз йорт салып биргәч, хатыны белән баласын алып килде. Хатыны укытучы икән, бик җилле генә күренә, – ди картием. – Бик әйбәт булган, – дип мин кулларымны чәбәкәйләп алдым. – Рәмзил хыялланыр чиккә җитте, өрәк кебек кипте, корыды. Йокыдан уянгач, кинәт күрсәң, куркып мәрткә дә китүең бар. Хәзер үк йөгереп барып, сөенчесен үзем алам. – И, кырыкмыш таем минем. Дөнья син уйлаганча гына барса иде дә бит, – дип, картием чәчемнән сыйпый. – Алар бергә була алмыйлар инде, балам. Берәр җаен табып, Гөлгенәне бу хурлыктан коткару әмәлен карарга иде. Өстемә бер чиләк салкын су койдылармыни! Хәзер әнием белән Гөлгенәнең нәрсә турында пышылдаганын аңладым инде. Күрше авылдан безгә килеп йөри торган Нәҗип абыемның яман чирдән кинәт кенә тормыш иптәше Камилә апабыз вафат булды! «Нәҗип, Нәҗип», – дип телгә алдылар шул кичә икесе. Гөлгенә тазарып та киткән, олы шәлъяулыгын салмый гына капланып утырды. Чәй эчүенең дә рәте булмады. Әниемнең бу теләге тормышка гына ашсын инде берүк. Олы тормышка аяк басуының беренче авырлыгын Гөлгенәгә бигрәк иртә татырга туры килде. Их, җир шарын кирегә әйләндерергә дә, барыбыз да беркайгысыз ваемсыз балачакка кабат кайтырга иде. Картием әйтә, язмышы шулдыр, ди. Кеше космос киңлекләрен яулап, ачык космоста очып йөргән чорда да язмышлардан узмыш юк микәнни? Нәҗип абыем Гөлгенәне бик яраткан. Шундый чибәр эләксен әле сиңа икенче хатынлыкка. «Тик бу авыр йөгеңнән котылырсың инде», – дигән. Үзе врачларга да йөртеп караган. Врач дигәч тә, аның да башы ике түгел бит, иртәрәк килергә иде, дигәннәр. Гөлгенә Урта Азия якларына чыгып киткән. Озак еллар авылга кайтканы булмады. Без укуларыбызны уңышлы тәмамлап, кулыбызга диплом алдык. Әдилә белән Рәмзил соңгы курста укыганда безне шаккаттырып студент туе ясап өйләнештеләр. Алар юллама белән Казахстанга эшкә киттеләр. Мин башкалабыздан ерак булмаган матур гына бер шәһәргә сәүдә өлкәсенә юллама алдым. Әдиләләр белән хәбәрләшеп торабыз. Авылга кайтканда ялларыбызны бергә туры китерергә тырышабыз. Алар шулкадәр тату яшиләр. Икесе дә бер-берсенә артык нәзакәтлеләр. Ике минус плюс була инде ул, сыйныф җитәкчебез Хәбирә апа әйтмешли. Тик Әдиләнең йөрәк чире көчәя баруы аларны да, мине дә бик борчый. Рәмзилнең әти булып бала сөясе килә. Исән чакта шушы теләген тормышка ашырып булмас микәнни дип, өзгәләнә Әдилә. Әмәлен таптылар булса кирәк. Бер елны җәйге ялга кыз бала күтәреп кайттылар. – Бу ике сары пәтрәчтән шушындый матур карлыгач каш, шомырт күз ничек туды икән, – ди картием. – И, карти, син без үскәндә дә бөтен кыз балаларны шулай дип сөя идең, әллә картаясың инде. – Картаерсың да, балам. Мин туганнан бирле, илебез күпме үзгәреш-борылышлар кичерде. Урта Азия ягында да әллә нинди буталыш башланган икән. Гөлгенә дә авылга бикле торган өйләренә кабат кайтты. Ярый кайтып керер җире бар. Анда да бик рәхәт күрмәгән, ахры, бичара бала. – Хәзер үк кереп күреп чыгам, бигрәк сагындым үзен. – Сабыр ит, балам, ул кеше белән аралашмый. Күнегер әле, туган туфрак яшәргә көч бирә ул. Шул көйгә Гөлгенәне күрә алмыйча киттем. Отпускам да бетеп килә. Фатирыма керешли үк почта ящигын ачтым. Энә төртер урын калмаган, гәзит-журнал белән тулган. Хат та бар икән. Тик Әдиләдән түгел, Рәмзилдән. Хатны подъездда ук ачып укый башладым. Рәмзил Әдиләнең вафат булуын, кызы белән туган якларга таба юлга чыгарга әзерләнгәнен язган. Мин чайкалып киттем. Баскыч култыксасына тотынып, көчкә бишенче катка менеп җиттем. Тизрәк волидол табып, тел астына кыстырдым.

