Язмышлардан узмыш бар микән? (Хикәя) — 20 августа 2026 г. в 12:56:19.956
Язмышлардан узмыш бар микән? (Хикәя) Тәслия ӘХМӘТОВА Бер очта без өч кыз бала бергә уйнап үстек: Әдилә, Гөлгенә, һәм мин Алия… Күршебез Рәмзил дә, малайлар белән сугыш уеннары уйнамыйча, рәхәтләнеп туп типмичә, гел безнең белән бутала җебегән. Әдилә белән мине класс җитәкчебез мәктәпнең йөзек кашлары, ди, без уку алдынгылары. Гөлгенә чибәрлеге белән алдыра. Картием әйтмешли, карлыгач каш, шомырт күз, чәчләре дә кыйммәтле кытай ефәге кебек. «Рәмзил дә болай тырыш кына, укуда сынатмый», – ди сыйныф җитәкчебез Хәбирә апа. Шау-гөр килеп торган мәктәп еллары җиз кыңгыраулы атлар кебек кенә үтеп китте. Без өч кыз да кулыбызга өлгергәнлек аттестатлары алдык. Әдилә белән мин башкалага югары уку йортының финанс бүлегенә укырга кердек. Рәмзил дә безнең белән. Бездән башка яши алмыйдыр инде ул, гел кызларга тагылып йөргәч. Гөлгенә хәзергә авылда калды. Рәмзиле ничек укыр инде, Гөлгенәсе янәшәдә булмагач. Ярар, бер авыр эштән котылды. Ун ел буе мәктәпкә Гөлгенәнең портфелен гел Рәмзил күтәреп йөрде. Җәй булса, Гөлгенә, чиләк белән су күтәреп, тау битләвенә бәйләгән бозавын эчерергә көненә ун тапкыр бара. Аның бозавы әллә елгадагы бөтен суны эчеп бетерә, дисезме? Ул бит әкияттә генә убырлы карчык елга суын эчеп бетерә язган. Гөлгенә чиләге белән бозау каршына барып та җитәлми, Рәмзил велосипеды белән шунда инде. Иртәгә укырга китәбез дигән кичне таңга кадәр икесе бергә булдылар. Без алардан арырак икенче капка төбендә. Барыбер бөтен сүзләре безгә ишетелеп тора. «Гөлгенәм-бергенәм, вәгъдә бир, көтәрсеңме?» – дигән була Рәмзиле, әйтерсең әллә кая Каф тавы артына китә. Гөлгенәсе Рәмзилнең иңбашына ятып елаган була. «Көтәм, бәгърем, көтәм, вәгъдә», – ди. Менә сиңа әкәмәт, бушлай театр, картием әйтмешли. Яңа өлгергән Ләйлә белән Мәҗнүн безнең төпкелдәге авылда. Без әле мәхәббәт газабы татымаган «яшь тайлар» ихахайлап көләбез. Ә аларның бездә кайгылары да юк. Аяклана алмаган бозаулар кебек, кулларын кулга куеп, иңнәрен иңгә салганнар. Без шәһәрдә дә гел бергә: Әдилә, Рәмзил, мин. Тулай торакка да бергә урнаштык. Атна саен ялга да бергә кайтырга тырышабыз. Имтиханнарыбызны уңышлы тапшырып, җәйге ялга да бергә кайттык. Читкә чыгып киткәч, бергә үскән яшьтәшләр туган кебек була икән ул. Кич белән җыелышып авыл клубына чыгабыз. Таныш түгел бер егет тә бар бүген кичке уенда. Бигрәк чибәр, чукынган. Киеме дә авыл егетләренеке кебек түгел, кара костюм, ак күлмәк, галстук та таккан. Кичә кызып кына бара. Шундый матур сихри музыка яңгырый. Рәмзил нишләргә белми Гөлгенә янында бөтерелә. Чәчәк бәйләме күтәреп килгән. Йә, авыл җирендә кем шулай кылана инде. Бигрәк беркатлы «мәҗнүн». Теге егет биергә Гөлгенәне алып төште дә китте. Анысы да каршы килеп тормады. Башын югары тотып, сыгылып-бөгелеп, теге егетнең кочагына чумды. Безне бар дип тә белмиләр. Бик һавалы хәзер Гөлгенә, безнең белән юньләп сөйләшми дә. Рәмзил сыгылып төште, кулындагы чәчәк бәйләмен нишләтергә белми бөтерә! Йөзе ап-ак булган. Ничек бахыр гашыйкны бу киеренке хәлдән коткарырга? Кинәт кенә башыма бер уй килде. Янына бардым да: «Рәмзил, син каян белдең, бүген туган көнем бит, бу чәчәк бәйләме миңамы?» – дип кулыннан алдым. Тегене сөйрәп биергә алып төшеп киттем. Кайткач, картиемнән сораштырам. Минем картием акыл иясе ул, яшьләр белән яшьләрчә, картлар белән картларча әңгәмә кора белә. – Агроном егет ул, балам, әллә каян ерактан килгән, Гөлгенәнең башын әйләндереп бетерде, хәерлегә булсын инде. Бик мут күренә. Баланың башын гына ашамаса ярар иде, ди. – И картием, людоед түгел бит ул, менә дигән чибәр егет, нишләп кеше ашасын. Рәмзил генә җәл. Сагыш-борчуларын шатлык-сөенечләргә алыштыра-алыштыра, ямьле җәйләр үтте. Без тагын үзебезнең уку йортыбызга юнәлдек. Уку энә белән кое казу булса да, студент елларының күңелле чаклары, төрле кызык-мәзәкләре дә бик күп аның. Һәрбер уңышлы тапшырган имтиханнардан соң кулыңа ожмах ачкычын эләктергән кебек буласың. Күренекле шәхесләр белән очрашулар, төрле кызыклы кичәләр күңел түрендә иң изге хатирәгә әйләнә.

