берсе сварщик, берсе маляр булып бергә эшләп, бер тулай торакта яшәгән ике яшь йөрәк, б... — 20 августа 2026 г. в 12:47:22.359
берсе сварщик, берсе маляр булып бергә эшләп, бер тулай торакта яшәгән ике яшь йөрәк, бер-берсенә тиз тартылып, кавышып та куйдылар. Яши-яши үз фатирлары да булды. Ике уллары үсеп килә. Беренче мәхәббәт безнең йөрәкләрне сафлыгы, садәлеге белән әсир итә. Гашыйк йөрәктә иң нәфис, иң гүзәл, иң татлы хисләрне уятып, бу тойгылар гомерлеккә сакланыр, югалмас кебек. Яшьтән бер-берсен яратып, кавышып, тормышның бернинди сынауларына да бирешмичә, бергә-бергә бәхетле гомер юлын үткәннәр дә күп кенә. Шулай ук, кавышу бәхетенә ирешеп, тормыш давылларында саф хисләрен җилгә очырганнар, юглтканнар да бар. Яратышып-сөешеп, вәгъдәләр бирешеп тә, төрле сәбәпләр аркасында бергә була алмыйча, гомере буена тәүге мәхәббәтләрен кадерле истәлек итеп күңелендә саклаганнар бар. Тәүге мәхәббәтебез белән кавыша калсак, без һичшиксез бәхетле булыр идек кебек. Тик бу гел дә шулаймы соң? Гомерлек пар булырга насыйп булмаган яшьлек ярларына кемнәрдер һаман да табынып яшәсә, кемнәрдер янындагы тормыш юлдашын кадерләп, булган язмышына риза булып яши. Күпме язмыш – шуның хәтле гомер китабы. Һәркем аны үзе белгәнчә яза. Ике авыл арасы әллә ни түгел. Зөлфәт мәктәпне бетергәннән соң Лилияне күргәне булмаса да, халыкта йөргән төрле сүзләрдән аның язмышы турында ишеткәләп тора. Лилия бер егеткә тормышка чыгып, авылда яшәргә риза түгелмен, дип тиз генә аерылды һәм Мәскәүнең үзенә барып эшкә урнашты. Әйе, Лилиядә бәләкәйдән үк амбиция, һавалылык, эрелек дигән нәрсә җитәрлек иде. Ул үзенең теләк-хыялларына ирешә белә иде. Заводта эшләп йөргәндә бер мәскәүле егетне үзенә карата алды, өйләндерде. Тик эзләгән бәхетен таптымы соң Лилия? Читтән караганда бу бер балалы, тук тормышлы, башкаланың үзендә яшәгән гаилә бәхетле дә кебек иде. Тик нигә соң ирле хатынга, үз-үзенең исемен пычратып, дәрәҗәсен төшереп, авылга кайткан саен, ата-анасыннан, авылдашларыннан оялмыйча, төрле ирләр белән сөйрәлеп йөрү кирәк? Бахыр ире генә хатыны турында берни дә белмәде. Зөлфәт, теләсә-теләмәсә дә, ирексездән еш кына күңелендә сагына-сагына мәктәп елларына, кадерле яшьлек мизгелләренә кайта. Әлбәттә, иң башта күз алдына, зур зәңгәр күзләрен төбәп, яшьлек мәхәббәте Лилия килә. Дөресен генә әйткәндә, Зөлфәт инде йөрәгендә элекке сагышны, моң-зарны тоймый. Киресенчә, күңелендә аңлап булмаслык җиңеллек, хәтта рәхмәт хисе тоя Зөлфәт. Озак-озак елларга уйларын үзенә бәйләгән Лилия җибәрде аны үзеннән. Икенче Лилия, Зөлфәт белмәгән башка Лилия аңа кызыклы түгел. Кирәк түгел. Аклый алмый Зөлфәт аның бозыклыгын, азгынлыгын ни булса да. Аңлый алмый. Кай арада бозылдың син, саф күңелле авыл кызы? Нигә болай үзгәрдең? Дөнья танымаслык үзгәрткән бу башка Лилиягә бер яктан кызгану тойса, икенче яктан хәтта чиркануга якын хис тоя Зөлфәт. Бәхетле булмаслар иде алар, кавышсалар да. Бу икенче Лилия белән бәхетле була алмас иде Зөлфәт. Күптән инде ир уртасы Зөлфәт яшьлек таңында саф мәхәббәтен кире каккан өчен Лилиягә хәзер рәхмәт әйтә ала. Тормышын, язмышын бозмаган өчен... Соңрак акыллы холыклы, тугры, тырыш хатыны Нәзирәне очраткан өчен. Аның белән бергә чын гаилә бәхетен тапкан өчен... Нәзирә белән төзегән тормышны Лилия белән төзи алыр идеме Зөлфәт? Юктыр кебек. Иңгә-иң терәлеп, дөньяның төрле чагын бергә-бергә үткән, кайгысын да шатлыгын да бергә күтәргән хатынына рәхмәтле бүген Зөлфәт. Тормыш юлында аны очраткан язмышына рәхмәтле. Ә беренче мәхәббәтне барыбер йөрәктән йолкып ташлап булмый. Ә кирәкме соң йолкырга? Калсын әйдә күңелдә матур бер хатирә булып...

