иде. Үзе шаян, төрле кызыклар сөйләп, көлдереп эчемне катыра. Үз машинасы белән йөрде С... — 20 августа 2026 г. в 08:42:36.880
иде. Үзе шаян, төрле кызыклар сөйләп, көлдереп эчемне катыра. Үз машинасы белән йөрде Себергә. Хәзер бит күпләр шулай йөри. Вахтасын тутырып ялга кайтып килгәндә руль артында йоклап киткән... Арыган булгандыр инде, күгәрченем. Вакыт дигәнең бигрәк тиз үтә. Өч ел тулып узды шул, безне ташлап киткәненә. Киленемә: «Яшь вакытыңны заяга үткәрмә, инде өч ел булды, яңадан тормышка чыгарга уйласаң, Вадимны үзем карыйм», – дигән идем. Якын да килмәде, «Миңа бүтән кеше кирәкми», – дип рәнҗеп тә йөрде. Нигә уйламый шулай әйткәнмендер. Хәзер килештек инде, әни дип өзелеп тора. Пар күгәрченнәрдәй, гөрләшеп кенә яшиләр иде. Хәзер ялгыз аккош кебек пар канатсыз, алтыным. Аның өчен эчем поша». Минем миемне бораулап, башымда бер генә сорау бөтерелә. Авыр булса да, Зифа ападан сорамый булдыра алмадым. «Рамилне, Зифа апа, үз әнисе дип әйтергә кыен инде, теге, дөньяга китергән ханым бер дә баласын юллап килмәдемени?» «Юк. Шулай да бер очрашу йөрәгемне кырып тора. Улым, Рамилем, бакыйлыкка киткәч, рәхмәт, бөтен дус-туганнар, күрше-күлән, таныш булмаган кешеләргә кадәр, кайгымны уртаклашып, ярдәм кулы сузды. Шулай бер атна-ун көн вакыт үткәч, кыюсыз гына башын аска иеп, башына кара шәльяулык бөркәнгән таныш түгел ханым килеп керде. Нәрсәдән сүз башларга белми тора. Авыр тынлыктан соң, ипләп кенә сүз башлады. «Улыгызга рәхмәт әйтергә дип килгән идем», – диде дә сөйләп китте: – Иптәшем авыру булса да, якын-тирәгә машина белән йөри. Кыш көне бертуган сеңлемнән кайтып киләбез, машинабыз кинәт кенә сүнде дә куйды, – дип сүзен дәвам итте. – Нәрсә эшләргә белми торабыз. Бу юлдан машиналар сирәк үтә. Үткәне дә туктамый. Нәрсә эшләргә? Болай да авыру кеше, шушы юлда ук ул-бу булуы бар. Көн дә салкынайтканнан салкынайта. Шулай хәтсез генә вакыт туңып торгач, бер машина килеп туктады. Җанга бераз җылы керде. Җиңел генә бер ир бала төште. Төз гәүдәле, шомырт кара күзле. Кыска гына итеп алдырган чем-кара чәчләре ак йөзенә шулкадәр килешле. Ясаган да куйган сәхнә әртисе инде үзе. Өстендәге кыска тунын салып, иремнең өстенә каплады. Бәләкәй генә термосыннан эссе чәй салып йоттырды. Үзе шаян, үзе җитез. Ә дигәнче, трос алып, машинабызны тагып, бер селкетми, яшь баланы тибрәткән кебек итеп кенә, кайтарып җиткерде. Акчадан катгый баш тартты. «Әйдә, өйгә кереп әзрәк «җылыныйк», – димен аптырагач. «Юк, апа, мин бөтенләй эчмим», – ди. Кеше микән, бу берәр фәрештә-мазар микән, дип уйланып калдым. Ул сезнең улыгыз булган икән. Үзе сыгылып елый. Көчкә тынычландырдым. Әйтер сүзе моның белән генә бетмәгәне тел төбеннән сизелеп тора. «Әйдә, сөйлә, тартынма, күңелеңне бушат, җиңел булыр үзеңә», – дигән идем, минем аягыма ук егылды бу. «Тор, нишлисең, кеше алдында алай баш иярәгә ярамый. Ходай Тәгаләгә генә баш ияргә тиешбез», – дип, күтәреп дигәндәй бастырдым. Көч-хәл белән генә: «Ул минем дә улым иде бит», – ди. – Зифа апа, ничек түздең, нигә аны куып чыгармадың? – дип, мин ярсып киттем. – Юк, туганым, ул да ана, баласында аның да хакы бар. Нинди генә булса да, ул бит аны дөньяга китергән. Шуның өчен дә хөрмәткә лаек. Баласыннан аерылып та зар елап яшәгәндер, күпме йокысыз төннәр үткәргәндер, күпме үкенү-ачыну кичергәндер. Нишләтәсең, язмышлардан узмыш юк. Ходай Тәгалә аны да гафу иткәндер дип уйлыйм. Ирексездән Зифа апаны кочаклап алдым. «Син үзең фәрештә, җиргә җылылык, сафлык, батырлык өстәргә килгәнсең», – дим. Без сугыш кырларында ут ноктасын күкрәге белән каплаган батырларыбызга мәңгегә рәхмәтлебез. Аларга һәйкәлләр куелып, батырлыкларын үлемсез иткән. Ә тормышның, яшәешнең утлы ноктасын күкрәге белән көн дә капларга әзер торган әниләргә кайда икән соң ул һәйкәлләр?

