апа керде. Олы гына яшьтә. «Балам, син каян килдең, син яшәгән җирдә бөтенләй дәваханә ... — 20 августа 2026 г. в 08:42:36.370
апа керде. Олы гына яшьтә. «Балам, син каян килдең, син яшәгән җирдә бөтенләй дәваханә юкмыни? – дип сораштыра бу. – Ирең-мазарың да юкмыни?» – ди. «Бар, апакаем, бар, ирем дә бар, бездә дәваханә дә бер дигән. Баланы карарга кеше булмагач, анда дәвалана алмадым шул», – димен. «Әле генә балалар бүлегендә аллы-артлы ике бала үлде, син бу якныкы түгел, синең өчен беркем дә җавап бирми. Яхшы врачлар әллә кайчан моннан таеп бетте. Җыен исерек, кулыннан эш килмәгәннәре генә калды». «Акчаң бармы?» – дип сорый бу миннән. «Бар, апа, бар, терелгәч автобус белән кайтырсың дип, әнием биш тәңкә акча тыккан иде кесәмә», – димен. «Адресыңны да әйт, иреңә телеграмма салам, килеп алсын, эш узганчы», – диде дә чыгып китте. Икенче көнне Касыйм абыең ак «Волга» белән килеп тә җитте, өстендә яхшы тун, төймәләрен дә каптырмаган. Мине бирергә теләмиләр, төрлесен-төрле якка төртеп кенә җибәрде дә, күтәреп алып чыгып китте баһадирым. Шуннан кайтарып, үзебезнең кала дәваханәсенә салды. Халидә Габдрахмановна аякка бастырды мине. Тик үзе шуннан соң озак яшәмәде. Әллә Мәрьям кебек үз гомере бәрабәренә җан өрде микән миңа. Әй, дөнья. Аттан ала да туа, кола да туа дип, юкка гына әйтәләрме соң! Нинди генә кешеләрең юк синең. Алла кебек мәрхәмәтле дә, шайтан кебек дәһшәтле дә. Дәваханәдән чыккач, Касыйм абыең, юллама юнәтеп, ял йортына җибәрде. Шулай дәваланып йөри торгач, бер еллап вакыт үтеп тә китте. Гүзәлияне әни карап үстерде. Мин терелдем, гаиләбез яңадан бергә җыелды, кызыбызны алып кайттык. Мин дәваланып йөргәндә Касыйм абыеңны участок начальнигы итеп куйганнар икән. «Жигули»ен да «Волга»га алыштырган. Рәхәтләнеп яшә дә яшә, Ходайның биргәненә сөенеп. Касыйм начальник булгач, эштән салгалап кайта, өйдә дә өстәштерә. «Ярар, анысына гына түзәрмен, ел буе ике баланы берүзе карап та, эшләп тә арыгандыр, бераз йөрәген басадыр шулай», – димен каенсеңлемә. «Җиңги, җиңги, нинди изге зат син, сизмисеңмени азрак, улларың да бер сүз дә әйтмәдемени?» – ди бу. «Чит кешедән ишетсәң, тагын да авыррак булыр. Син югында Гөләндәм белән яшәде бит абый, – ди. – Сине бит берсе дә исән кала димәде. Гөләндәм йомшак табигатьле, балаларны какмады, абыйны өзелеп яратты», – ди. «Ярар, сеңлем, түзәргә калган баш. Теге дөньядан урап кайткач, миңа хәзер ул гына чепуха», – дигән булам. Йөрәк яна инде, уты гына тыштан күренми. «Җиңги, Гөләндәм авырлы бит. «Балаларын үзләренә китереп ыргытам», – дип әйтә, – ди.– Аның бит торыр урыны да, ярдәм итәр кешесе дә юк». Гөләндәм нарасыен бала табу йортында ташлап чыкты, үзебез барып юллап алдык. Чи тирегә ут кабынмый, диләр. Сугыш вакыты түгел, өскә бомбалар явып тормый. Ничек тә карап үстерербез. Рамил диеп исем куштырдык. Дүрт кило да алты йөз грамм булып туган баһадир. Миңа декрет отпускасы бирделәр, төгәл бер елга. Балаларны какмадык. Дүртесен дә тигез күреп, аермыйча карап үстердек. Тиргәгәндә дүртесен берьюлы тиргәдек, берьюлы мактадык. Кием-салым алганда да дүртесенә берьюлы ала идек. Тәүфыйклы булып үстеләр. Әтиләре дә балалар өчен дә, минем өчен дә җанын бирергә әзер иде. Хәзер гүр иясе инде. Киленнәрем дә үз кызларым кебек, биш оныгым бар, Ходайга шөкер. Каюмым гаиләсе белән Мәскәү каласында яши. Укыды, зур кеше булды. Үзенең эшен ачып җибәрде. Киленем аңа ярдәмче дә, киңәшче дә. Эше буенча чит илләргә йөри. Мине дә Һиндстанга, Таиландка алып барып күрсәттеләр, рәхмәт яугырлары. Камилем Стрижевой каласында төпләнде. Гүзәлиябез – Уфада банк хезмәткәре. Кияүгә чыкмады әле. Әллә үзе бик сайлана, әллә ризык вакыты җитми. Үзем исән чакта башлы-күзле булуын телим инде. Әле кулда көч барда оныкларымны үстерешәсем килә. Улларымныкын караштым, үстерештем Ходайның ярдәме белән, Аллага шөкер. Рамилем Себердә вахта белән эшләп йөри иде. Алар янымда булгач, бигрәк рәхәт шул. Миннән ерак тормыйлар. Иртәле-кичле кереп хәлемне белеп торалар. Биргән бүләкләре, күчтәнәчләре белән өй тулды, куяр урын юк. Нигә шулкадәр алалардыр. Кыз балалардай, бигрәк йомшак күңелле, йомшак куллы инде сабыем. Кайткан арада, аякларыма кадәр массаж ясап, мине дәвалый

