Ана хакы (бәян) — 20 августа 2026 г. в 08:42:35.762
Ана хакы (бәян) Тәслия ӘХМӘТОВА 2. (Ахыры.) Әле дә ут күрешебез Мәдинә апа белән әни эссе итеп мунча якканнар. Мине юындырып чыгардылар. Хөсникамал әбекәем балага кәҗә сөте алып кергән. Күмәч пешерү остасы Минҗамал апа йөгертеп тәмле икмәген кертте. Икенче күршебез Тәнзилә апа, нинди ярдәм кирәк, дип бөтерелә. Картинәем урам аша гына тора. Көн дә килеп белгән догаларын укый, мине өшкерә. Балалы өйдә һәрчак фәрештәләр сакта тора, ди. Минем картинәем бик үзенчәлекле кеше, бишмәтен салмый гына, Гүзәлемне куенында тотып, бер-ике сәгать утыра. Әтием яшь әле, фермага эшкә йөри. Бик егәрле. Өйдә дә бөтен нәрсәгә өлгерә. Баланы ятим итмәсләр, бөтен авыл белән карап үстерерләр, сабакташым Әнисәнекен караган кебек. Әнисә төшемә керде. Үлмәдем бит, мин исән, ди. Шулчаклы өзелеп-өзелеп әйтә. Үскән чакта бигрәк шәп, бигрәк усал кыз булды. Гел малайларны кыйнап елата торган иде. Китапханәчеләр техникумын тәмамлап, авылыбызда эшли башлады. Мин сокланып та, көнләшеп тә карый идем. Болай гына, ак көнләшү белән. Бер кайтканда, хәл белергә дип, эш урынына кергән идем, эссе җәйдә аягында киез итекләр... Сөеп кенә йөргән егетенә кияүгә чыкты. Өйләрендә дә булганым бар. Авыл жире дә димәссең. Гел яхшы мебель, шулчаклы тәртип, чисталык, пөхтәлек. Авырлы дип тормадым, кысып-кысып кочакладым үзен, бигрәк сагынганмын, күрәсең... Башкача күрешә алмадык... Бала табу йортыннан улын әтисе белән әнисе алып кайтты. «Әни! Әни! Нигә күз алдымнан югалып барасыз? Нигә миннән ераклашасыз? Ә, Әнисә килгән икән, туп уйнарга чыгабыз, ди, тизрәк бул, җыен, ди». – Хәзер, балам, хәзер, энең машина юлларга чыгып йөгерде. Район дәваханәсенә илтербез. Фельдшер Сания апаң килмәде. Авылда учетта тормагач, мин җаваплы түгел, ди. Шулай да дару бирде. Мә әле, балам, ач авызыңны, карышма, син бәләкәй бала түгел ләбаса. Температурам бик күтәрелгән булган икән, кырыктан артып киткән. Кырык икегә җитсә, каны оешып, кеше үлә, ди. Их, шул Сания апа килеп укол гына казаган булса. Дорфа иде шул ул. Палатага кертеп салдылар берүземне. Ул палата дигәненең тәрәзәсе ватык. Түшәмнән пәрәвезләр асылынып тора, җылылык бөтенләй юк диярлек, батареялар салкын. Шәфкать туташы, бөтен булган койкалардан одеялларны җыеп, минем өскә япты да чыгып китте. Иртән врач керер, диде. Иртә булды, төш тә узып китте, врач та, чурт та юк. Сәгать көндезге икеләрдә үзем торып чыктым. Гинеколог монда, шул карар, диделәр. Ярый аңа рәхмәт, аборттан соңгы хатыннар ята торган бүлмәгә, бүлмә уртасына кушетка белән кертеп салды. Бүтән палатада әлегә урын юк, ди. Монда җылы, ичмасам. Кодагый тиешле кешебез дә монда ята икән, бер-ике көннән урын табып, мине үз янына күчерде. Авырулар да, дәваланучылар да миңа шикләнеп кенә карый, чит итәләрдер инде. Җитмәсә, бөтен тәнемнән су ага. Матраслар, одеяллар аз гына вакыт эчендә борып алмалы була. Бөтен җылытыр-җылытмас батареяларда минем алмаш киемнәр кибәргә куелган. Алары минут эчендә юп-юеш була. Әйтерсең лә, минем эчемә «Ниагара» водопадын кертеп урнаштырганнар. Миннән анализга бертуктаусыз кан алалар. Уфага да берничә тапкыр җибәрдек, диделәр. Көн саен рентгенга төшерәләр. Анда җәфаланып баруымны бер Ходай гына белә. Рентгеннары хастаханә эчендә түгел, элекке ат сараенда урнашкан. «Левомецитин» дигән укол кадыйлар, аңардан бөтен тәнемә аллергия китте. Безнең бүтән уколыбыз юк, кадамыйча булдыралмыйбыз, врач кушкач, диләр. Мин бернәрсә дә ашамыйм. Ничә көн ашамаганымны да белмим, көннең исәбен югалттым. Авызыма әрем настойкасы салалар да ашарга кушалар. Качып чыгып китәр идем, урамда гөрләвекләр ага. Ә минем аякта киез итекләр. Әни дә хәл белергә килә алмый. Гүзәлияне ташлап китәргә курка. Дәваланучылар миннән «өметен» күптән өзгән инде, исән микән әле дигән кебек, ишекне ачып караштыралар караштыруын. Беркөнне шәфкать туташларының сөйләшкәнен ишетеп ятам. Дүртенче палатада авыр чирле ята, тиздән үлә инде ул, диләр. Терапевт дигәннәре бер карт бабай. Аның обходка-мазар кергәнен дә хәтерләмим. Шулай да бер кереп чыкты бугай. Үлмәс җанга бер сәбәп дигәндәй, яныма җыештыручы

