Бу рәвешле сөйләшү, аңлашу мөмкин түгел иде. Әйтерсең, Гөлзәлифә нәрсә сөйләгәнен үзе а... — 1 сентября 2026 г. в 16:06:16.665
Бу рәвешле сөйләшү, аңлашу мөмкин түгел иде. Әйтерсең, Гөлзәлифә нәрсә сөйләгәнен үзе аңламый. Лариса чынлап куркуга калды. Ул дустын җилкәсеннән этеп җибәрде дә, учлары белән аның ике битен кысып тотып, туры күзләренә карады. – Гөлзәлифә! Булды! Тынычлан, – дип пышылдады ул. Дусты чынлап та шып итеп туктап калды. Аннары Лариса тиз генә кухняга кереп, краннан салкын су агызып алып чыгып бирде. – Мә, эч тә тынычлан. Гөлзәлифә калтыранган куллары белән стаканны алды. Берничә йотым ясады да стаканны кире бирде. – Яхшы, Лариса, мин тыныч. Әйдә, кер, кухняга уз. Син ашыкмыйсыңдыр бит? – Юк. Бүген ял. Минекеләр бүген таң белән балыкка киттеләр. Мин дә барасы идем дә, монда килдем инде менә. Соңрак, бәлки. Алар анда минсез дә булдырырлар. Лариса пальтосын элгечкә элде дә кухняга узды. Гөлзәлифә күрсәткән урынга утырып, эндәшми генә дустының чәй куйганын көтеп торды. Өстәл янына килеп утырган Гөлзәлифә сүзне кайдан башларга белмәде. – Мин боларны сиңа хәзер сөйләсәм, акылдан язган дип әйтәчәгеңне белеп торам. Бәлки, син хаклы да булырсың, чөнки мин мондый хәлнең ничек килеп чыкканын аңлый да, аңлата да алмыйм. Синең ярдәмең кирәк. Мин гомерем буе саннар арасында, бухгалтериядә эшләдем. Аллаһыга күңелем белән ышансам да, мәчеткә йөрмәдем, секталарга эләкмәдем. Андый нәрсәләр белән гомумән маташмадым. – Әйе, шуннан, – дип түземсезләнде Лариса. – Беләсеңме, ул көнне бар да тыныч, әйбәт иде. Беркем бер сүз әйтмәде. Борчылмадым. Харис кайтам дип шалтыратты. Мин шатландым да әле аның кайтачагына. Бераз гына ятып торыйм дип, караватка яттым. Әле урын да җәймәгән идем. Эшлисе эшләрем дә бар иде. Марска да шалтыратырга тиеш идем. Улын исенә төшерүгә, хатынның күзләренә яшь тыгылды. – Ул көткән минем шалтыратканны, күрәсең. Ә мин... – Гөлзәлифә туктап калды. Үзе сөйләгәнгә үзе ышанмас иде, билләһи. – Шуннан мин йоклап киттем... – Ул тагын сөйләүдән туктап калды. – Шуннан? Сөйлә инде, әйдә, – дип сабырсызланды Лариса. – Мин аны ничек сөйләргә дә белмим. – Гөлзәлифә, үрелеп салфетка алып, күз яшьләрен сөртте. – Мин йоклап киткән кебек булдым да күзләремне ачтым. Ә анда... – Гөлзәлифә тагын туктап калды. Тагын яшьләрен сөртте. Бер ноктага карап уйланып торды. – Гөлзәлифә, нәрсә анда? Сөйлә инде. Ялыктырма. – Анда – башка дөнья. – Шулай диде дә Гөлзәлифә дустына борылып карады. – Аһ, – диде Лариса ихтыярсыз. – Менә, аһ... шул. – Шуннан? – Мин анда иртән үз өемдә уянып киткәндәй уяндым. Ә дөнья – башка. Күз алдына китерәсеңме? Лариса, гаҗәпләнүен белдереп, башын гына какты. – Башка карават, башка урын-җир, башка бүлмә, киемнәр минеке кебек, ләкин башка. Тәрәзәдән карасам, шәһәр башка. Башка ир-ат. – Чынлапмы? – Лариса шаккатты, зур итеп ачылган күзләрен дустыннан алмады. – Менә сиңа мә-ә-ә, – дип сузды ул. – Әйе. Аннары ул ир-ат мине нишләптер үзенең хатыны итеп кабул итте. Миләүшә, ди. Мин бу хәлдән нишләргә белми бәргәләнәм. Ә ул башта хатыны үзе белән уйный дип уйлады. Ышанмады миңа. Иң кызыгы – аның кызы да мине әнисе дип кабул итте. Ул да миңа, син бүген башка төрле, диде... Гөлзәлифә елый-елый шушы ике төн эчендә башыннан кичкәннәрне Ларисага сөйләде. Ә дусты исә мөкиббән китеп тыңлады. – Менә сиңа мә-ә-ә, – дип сузды тагын Лариса. – Менә сиңа мә-ә-ә... – Беләсеңме, – дип хикәятен тәмамлады Гөлзәлифә. – Бу дежавю! Ул дөнья минеке, мин анда булырга тиеш кебек. Күңел шунда тарта минем, Лариса. Анда да шул ук кешеләр, ләкин алар анда бәхетлеләр. Һәркем үз урынында анда. Тыныч, рәхәт. Анда хәтта әни дә бизнесвумен. Харис – танылган врач-галим, Миләүшәнең үсеп беткән чибәр кызы һәм тагын икенчегә йөге бар. Малай була дигәннәр. Исеме Марс булыр. Миләүшә үзе психолог-практик, галимә, әле тагын спорт биюләре буенча мастер да, күз алдына китерәсеңме? Иң мөһиме, мине иң нык тетрәндергәне беләсеңме нәрсә – әти анда исән! Мин аны күрдем. Инде олыгайган, шундый матур, олпат. Гөлзәлифә, сөйләвеннән туктап, үксеп еларга тотынды. Лариса эндәшмәде, җылы кулы белән Гөлзәлифәнең җилкәсеннән, башыннан сыйпады. Еласын, бушансын, дип уйлады ул.

