Гөлзәлифә аларның мөнәсәбәтләрен белә, тик артык илтифат итми. Анасы да усал, ире дә ва... — 1 сентября 2026 г. в 12:59:39.795
Гөлзәлифә аларның мөнәсәбәтләрен белә, тик артык илтифат итми. Анасы да усал, ире дә вакыт-вакыт кимен куймый. Шуңа ике араны тигезләүгә вакыт сарыф итәсе дә юк. Шушылардан чыгып, Харис бик четерекле вакытларда да Мәдинә карчыкка шалтыратмаска тырышты. Хәер, карчык дисәң, хәтере калыр. Алай бик карт түгел иде әбисе. Бервакытта да сорауга туры җавап бирмәс. Ул оста эзтабарларча, сүзне әллә кайдан ерактан башлый. Вакытыннан алда бирелгән урынсыз сорауларны ишетмәмешкә салыша. Тик бер бөртек сүзне, интонацияне, авыр сулауларны, сүз арасындагы тынлыкларны – һәммәсен энә очына алып, хәтер капчыгына салып бара. «Әйе», «юк» сүзләрен бервакытта да ашыгып, уйламыйча әйтмәс. Аның мәгълүмат туплавының үз алгоритмы бар. Ул, шул осталыкның иң югары ноктасында утырып, башкалардан «мыек астыннан» көлә иде. Әй, ярата инде ул шул мәгълүматны синтезларга, шуннан килеп чыккан «имеш-мимешләр» белән кешеләрнең башын катырырга, сүз боткасына батырырга. Гөлзәлифә – Мәдинәнең кече кызы, аңа кадәр Мөнир исемле улы бар. Мөнир кайтып керми эшләгәнгә, анасы белән сирәк аралашты. Улы гаиләсе белән элемтәне Мәдинә күбрәк аның хатыны Лариса аша алып барды. Мәдинә киленен үзенчә якын итә, чөнки Лариса Мәдинәнең үзеннән дә хәйләкәррәк булып, кайнанасыннан килгән мәгълүматтан һәрвакыт үзенә файда чыгарырга тырыша иде. Ул Мәдинәне яхшылап, аның көлкеле фаразларыннан рәхәтләнеп көлә-көлә тыңлый. Аннары, аның фикерен куәтләп, урынлы гына итеп бер-ике җөпләү сүзе кыстырып җибәрә. Мәдинәгә шул җитә кала. Ул килене өчен амбразурага ташланыр дәрәҗәгә җитә. Пенсия акчасының күп өлеше, кибет-базардан үзенә ни алса, шул – килененең тугрылыгына шаһит булып, Лариса тарафына күчә. Лариса чынлыкта акылсыз, гайбәтче хатын түгел. Кешеләргә ул, үзеннән нәрсә көтәләр – шуны бирә. Ачуланмый, кычкырмый, акыл өйрәтми. Тыңлый, куәтли, мактый, рәхмәттән йөз чөерми. Шул ук вакытта, бернидән тартынып та тормый. Гап-гади модель белән эш итә. Гөлзәлифә белән алар бик яхшы килешәләр. Лариса аңа туганы кебек якын иде. Кайчан, нинди сорау белән, тәүлекнең кайсы вакытында шалтыратсаң да, ярдәменнән калдырмый. Белгәненчә киңәшен, кирәк булса, акчасын биреп тора. Харисны йоклый дип белгәнгә, Гөлзәлифә, аяк очларына гына басып, кухняга чыкты. Чәйнек төбендә калган суны җылытып җибәрде. Аннары телефонын алып, улына шалтыратты. Трубканың теге очыннан улының куанычлы тыныч тавышын ишеткәч, җанына җылы кереп китте. – Ял көне кайтабыз, әни. Мин кайтуга мантый, пилмән, гөбәдия пешереп куярсың, яме, – диде улы, ясалма ялварулы тавыш белән. – Монда тәмле ашатмадылар, әни. Өй ризыгы ашыйсы килә. Тизрәк кайтасы иде. – Ярар, улым, пешерермен. Исән-сау гына кайт, яме. Ничек соң анда? Тренировкаларыгыз яхшы үтәме? – Нормалёк, – диде улы янә канатланып. – Монда безнең команда иң көчлесе. Бәрәбез генә тегеләрне. Улының шулай җиңел, рәхәт итеп сөйләшүенә Гөлзәлифә елмаеп куйды. «Әле дә син бар, улыкаем», – дип әйтүдән чак тыелып калды хатын. – Ярый, әни, мин киттем. Анда мине көтәләр. Монда хәзер культур-мультур программа башлана. Телефонны куям мин, яме, ачуланма. Пока, – дип улы телефонын сүндереп тә куйды. Шундый инде аның улы – ут кебек. Шалт иткән малай! Спорт белән шөгыльләнә – футбол уйный. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, берәр кайда укырга кертәсе килгән иде үзен. Улы авызын да ачтырмады. БДИдан да курыкмады. Моннан китсәм, мин командамны югалтам, алай кызык түгел, диде. Нишлисең бит?! Теләгенә каршы килмәделәр. Менә быел унберенче сыйныфта укый. Имтиханнар дип башына кереп тә карамый, ичмасам. Егет кеше шулайдыр инде. Гел бишлегә генә укымаса да, укуы начар түгел. Вакыты җиткән кадәрен тырыштырган була. Ярар, язганы булыр әле дип, Гөлзәлифә үзен тынычландырып яши. Көчләп укырга кертсәң, ошатмаса, барыбер ташлар кебек тоелды. Бер генә бала булгач, бераз иркәрәк, үзсүзлерәк тә булып үсте улы. Атасы да бервакытта да теләгенә каршы килмәде. Атасы белән дус үзе, килешәләр, киңәшәләр. Шуңа да шат иде хатын. Улы белән сөйләшкәннән соң, әнисенә шалтыратты.

