– Картың югалткан иде сине. Кайда йөрдең? – дип, сүзне кырку гына башлады әнисе. – Мин ... — 1 сентября 2026 г. в 12:59:40.044
– Картың югалткан иде сине. Кайда йөрдең? – дип, сүзне кырку гына башлады әнисе. – Мин ни дип әйтергә дә белми тордым. Андый чышын-пышын эшләрең булса, алдан кисәтеп куя торган бул, – диде Мәдинә, сүзгә ниндидер үзе генә аңлаган төсмер биреп. – Әни, нинди чышын-пышын булсын ди инде? Әллә ниләр сөйлисең инде син вакыт-вакыт. Мин йоклаганмын... Гөлзәлифә башкача берни өсти алмады. – Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетәме соң синең? Йоклаганмын, имеш. Синең йоклаганыңны күрми эзләп чыгып киткәнме ирең? – Шулай булып чыга инде... Гөлзәлифәнең сүзне шушында туктатасы килде. – Ярар, әни, мин сиңа соңрак шалтыратырмын әле, яме. Хәзер вакытым юк. Әнә, Марс шалтырата. – Ә, әле Марс кайтмадымыни? – дип сүзне икенчегә борырга маташса да, Мәдинәгә башка сөйләргә ирек бирмәделәр. – Ярар, әни. Юк, кайтмады, – дип, Гөлзәлифә трубканы куярга ашыкты. – Иртәгә кереп чыгам. Шул якка барам, – дип, трубканың теге башыннан кычкырып сүзен ишеттерергә тырышты Мәдинә. – Юк, әни. Мин иртәгә өйдә булмыйм, башка вакытта килерсең, – дип, Гөлзәлифә сүзне өзеп куйды. Секунд та үтмәде, әле сүзе бетмәгән Мәдинә тагын шалтыратып маташты. Башка бервакытта да әнисенең шалтыратуын җавапсыз калдырмаган Гөлзәлифә бүген аңа җавап бирмәде. Нишләргә? Вакыт үтә. Ире кайткан. Янына кереп ятарга кирәк. Аннары сорау алу китәчәк. Алдашасың, диячәк ире. Ә ул үзен акларга аргументлар таба алмаячак. Һәм... Иң куркынычы – йоклап китсә, ул тагын «тегендә» уянмасмы? Гөлзәлифәнең бердәнбер таяныр кешесе Лариса иде. Ул, тагын кулына телефонын алып, инде Ларисаның номерын җыйды. – Сәлам. – Сәлам, – диде Лариса пышылдап. Ул да кемнедер уятудан курка иде. – Мин куркам, Лариса. Иртәгә кереп чык әле зинһар, яме. – Нәрсәдән? Харис кайткандыр бит? – Әйе. – Соң? – Лариса, минем сиңа сөйлисе серем бар. Кил әле иртәгә, ярыймы. – Кайчан? Син иртәгә эшлисеңме соң? – Юк, минем ике атналык ялым бит. – Ә, – диде Лариса. – Үзең кил. Иртәнге унберләргә. Өйдә беркем булмый. Ни булды соң? – Юк, иртәгә, яме. Барысын да сөйләрмен. – Ни дә булса булгандыр, дип уйлаган идем инде мин. Әни дә шалтыратып сине сораган иде. Харис эзли, диде. Ачуланышмагансыздыр бит? Йокы бүлмәсеннән кыштырдаган тавыш ишетелгән кебек булды. Гөлзәлифә сискәнеп китте. – Лариса, бар да әйбәт. Иртәгә, яме, иртәгә. Сау бул. Ул, Ларисаның сулыш җылысын тоярга теләгәндәй, телефонын ике учына кыскан килеш бераз утырды. Аннары кухняның утын сүндереп, караңгы коридор буйлап йокы бүлмәсенә үтте. Харис гырлый иде инде. Ул ашыкмый гына чишенеп йокы күлмәген киде. Төйнәп җыеп куйган чәчләрен таратып җибәрде. Тәрәзә пәрдәләрен ачып, төнге урамга күз салды. Кинәт аңа бар дөнья чайкалып китәр дә алышыныр кебек тоелды. Ул, пәрдәне ябып, урынына килеп ятты. Иренең җылы аркасына аркасын терәде. Ире янында булганда, барыбер куркыныч түгел иде. Шуңа ул, тынычланып, күзләрен йомды. (Дәвамы бар.)

