Шулай офыкка карап җилдереп барырга ярата Гөлзәлифә. Кодрәтеннән килсә, бер дә туктап т... — 1 сентября 2026 г. в 12:59:39.505
Шулай офыкка карап җилдереп барырга ярата Гөлзәлифә. Кодрәтеннән килсә, бер дә туктап тормас иде. Омтылышы бетсә, кеше яшәүдән туктый. Таптана, ваклана, үртәлә, агулыга әйләнә башлый. Шундый вакытларда ул машинасына утырып чыгып китә дә, офыкларга карап чабып, эчке «механизмын» хәрәкәткә китерә – нидер кузгалып, нидер эшләп, нидер яңарып киткән кебек була. Бераз барганнан соң, сүрелә төшеп, тизлеген киметте, аннары басу юлына төшеп, елгага табан китте. Таныш психологы булса да, Гөлзәлифә үзенә куелачак диагнозны ишетүдән курыкты. Кем болай йөри? Беркемгә сөйли дә, сөйли алган очракта ышандыра да, үзенең авыру түгеллеген исбатлый да алмас. Психолог аны озак итеп тыңлар да, бераз үзгәрешләр бар, дияр. Аннары, башка, җитдирәк табибларга бар, дияр. Әгәр дә бу хәл кабатланып тора башласа? Иң куркынычы шунда! Бу ике дөнья арасында яши алырмы ул? Вөҗданын кая куяр? Кеше бәхете эченә кереп яшәп буламы? Нишләргә?... Машина, тәгәрмәче астына эләккән ташларны сытып-таптап, яр буена килеп туктады. Гөлзәлифә, машинасын сүндереп, тәрәзәләрен ачып җибәрде. Салонга җиләс җил таралды. Кара күзлеген күтәреп, ал тарафка күз ташлады. Юха елан кебек алдына сузылып, боргаланып баручы елга, тау артында горизонтка тоташып, күздән югала. Табигатьтә хозурлык! Гөлзәлифә бардачогыннан кечкенә флакондагы коньягын чыгарды. Бер-ике йотып куйды. Озак та үтми, тәненә рәхәт җылылык таралды. Ул, аркасы белән креслосына сөялеп, күзләрен йомды. Төше аны бер мизгелгә дә калдырмый, күңелен һаман саен кыбырсытып торды. Ул һаман-һаман андагы кичерешләренә кайтты. Мәликне уйлады. Миләүшәне күз алдына китерергә тырышты. Аларның никадәр бәхетле булуларына сокланды. Ул төштә нидер бар иде. Аның өчен анда нидер бар иде! Гөлзәлифәнең җанына нәрсәдер тынгылык бирми, дулкынландыра. Төшендәге ул дөньяга Гөлзәлифәнең бу дөньясыннан нидер алынган иде. Чынлап та, анда бит ул ярата торган әйберләр, төсләр, хәтта исләр яши иде. Ни гаҗәп! Әйтерсең, ниндидер Көдрәтле көч аның яшәешеннән тормышка ашмаган бөтен нәрсәсен җыеп алган да, аны төш итеп туплап, Гөлзәлифәне шунда кертеп җибәргән. Компьютер аша интернет-порталга керткән кебек. Кирәк идеме бу хәл Гөлзәлифәгә? Дөресен генә әйткәндә, кирәк иде. Тормышына читтән бер караш ташлар өчен. Кем булганын һәм кем булырга мөмкин булганлыгын күрсәтү өчен. Үзенә бәя бирер өчен. Шул ук мохиттә, шул ук кешеләр арасында башкача да яшәргә мөмкин булганлыгын төшендерү өчендер. Кем ул Гөлзәлифә? Ә исеме Миләүшә булган булса? Җисеме башка булыр идеме? Тормышта нәрсәгә лаеклы булган, нәрсәгә лаек була алмаган? Моңа кем гаепле? * * * Ул өенә әйләнеп кайтканда, Харис яткан иде инде. Йокламаганы беленеп торса да, йоклаганга салынып яткан булды. Эндәшмәде. Югыйсә үзе, хатыны өчен борчылып, тәрәзәдән тәрәзәгә йөрде, берничә кат урамга, ишек төбенә чыгып, тәмәке дә көйрәтеп керде. Эче пошуына чыдый алмыйча, якындагы кибеттән сыра алып кереп эчеп карады. Аны да берничә йотымнан соң чүп савытына ташлады. Һичнинди мавыгу һәм флиртлардан үзен тыймаган Харисның хатынын көнләү һичкайчан уена да кермәде. Үзенә биргән ирек Гөлзәлифә кылган гамәлләргә дә таралып, заманча мөнәсәбәтләрдә яшиләр кебек иде. Гомумән, Харис өчен Гөлзәлифә катлаулы кеше түгел иде. Ул һичнәрсәгә киртә булмады: тикшермәде, сорау алмады, көнләмәде, юк-барга тавыш чыгармады. Үтә күренмәле гадилек – катлаулы кешеләрнең төп сыйфаты, диләрме? Менә хәзер, бераз олыгаеп киткән Харисның аяклары инде ешрак өенә тарта башлагач, җылы оядан чыгып очып, бераз очынып, каурыйларын коеп, янәдән җылы хатын түшәгенә кайтып аварга ияләнгән иренә «бурычын» кайтарырга тотынмагандыр бит? Димәк, аның да югалуыннан куркырлык? Харисны Гөлзәлифәнең анасы Мәдинә генә үтәли күрде. Аның өчен ул аквариумдагы балык кебек – кай тарафка йөзәсе алдан ук билгеле иде. Тормышларына кысылмый, ләкин киявенә артык якты йөз дә күрсәтеп тормый Мәдинә. Шуңа Харис әбисеннән бераз шүрли дә. Аралашкан вакытта бик тиз генә бер-берсен «аңлап», эчке материяләргә кереп вакланып тормый, сүзне кыска тотарга тырышалар.

