Дежавю, яисә ике дөнья арасында (повесть) — 1 сентября 2026 г. в 12:59:39.235
Дежавю, яисә ике дөнья арасында (повесть) Лира ИБРАҺИМОВА 3. Гөлзәлифәгә кинәт теге саташуы дәвам иткән кебек тоелды. Аны тагын курку биләп алды. Ул, артына чигенеп, күзләрен чатырдатып йомды да тагын ачты. Күренеш үзгәрмәде. – Син кичә кайттыңмы? – дип пышылдады хатын. – Ә мин кайда идем? Гөлзәлифә бөтенләй коелып төште. – Белмим. Бәлки, биюдә булгансыңдыр, – диде ир, «бию» сүзенә басым ясап. – Бәлки, башка җирдә. Асия белә әнә синең кайда йөргәнеңне. Ә мин җүләр, берни белмим. – Нинди Асия? Кайсы? – Асия инде, – диде ир, ул хатын турында башкача сүз куертырга теләмичә. Ир, яткан җиреннән торып, пледын алып куйды. Өстендәге пальтосын салып әйләндерә-әйләндерә тузанын какты. Аннары киемнәрен алыштырды. Ир үпкәләгән иде. – Әйдә, берәр нәрсә капкалыйк әле, икенче тәүлек инде ашаган юк. Бармы берәр нәрсә? Гөлзәлифә шок хәлендә иде. Ул иренең ни сөйләгәнен, нәрсә сораганын ишетмәде дә. Кичә, беразга гына башын терәп алам дип ятудан башланып тоташ бер фантастикага әйләнгән вакыйга аның хәлен, көчен алды. Эш монда ул хәлгә ышануда-ышанмауда да түгел. Ул хәл аның эчендә утыра иде. Ул аннан чыгу юлын белмәде. Тагын бер нәрсә көн кебек ачык иде: кемгә сөйләсә дә, аңа беркем ышанмас. Төшләнеп-саташып бер тәүлек йоклаган булып чыгамы? Әгәр төшенә кергән вакыйганы саташу гына дип кабул итсәң дә, тәүлек буе йокладым диюенә дә беркем ышанмаячак бит. Кухня ягыннан Харисның шап-шоп суыткыч ишеген ачып-япканы, табак-савыт шалтыратканы, нидер агызганы, чөмергәне, чәйнәгәне ишетелде. – Харис, – диде ниһаятъ Гөлзәлифә, – минем сиңа бер нәрсә әйтәсем килә... Хатын сүзен нидән башларга белми аптырап туктап калды. – Йә, – диде Харис. – Нәрсә терәлеп каттың? Әйт: миңа хыянәт иттеңме? Курыкма. Кайчандыр бер әйтергә туры киләчәк бит инде. Без капчыкта ятмас. – Харисның эчтән үртәлгәне сизелеп тора иде. – Миңа нидер булды, Харис, саташа башладым. Ир хатынына ирония белән елмаеп карады. – Ай-һай Хәйбулла, күп эчсәң шулай була, дип җырлыйлармы әле? – Юк, мин шаярмыйм, Харис. Карале менә, мин җомга көнне синең белән сөйләшкәннән соң йокларга яттым да... бүген тордым. Бүген чынлап та якшәмбеме соң, Харис? Син шаяртмыйсыңмы? Хатын иренә артыгын әйтә алмады. Ят шәһәрдә, ят йортта, ят ир белән сөйләшеп утырдым, дисенме? Төш бит ул, дисенме? Көлке! Шул көлке белән кызганыч арасындагы упкынны үтәсе бар иде Гөлзәлифәнең. Ул аны үтә аласына ышанмады. Харис тагын мөгрәгәндәй итеп көлеп куйды. – Якшәмбе, Гөлзәлифә, якшәмбе. Сөйлә, сөйлә, тыңлыйм. Ник телеңне йоттың? Хәер, дөреслекне сөйләве авыр инде ул... Гөлзәлифә бугазына тыгылган төерне йота алмый урындыкка утырды. Күзләре яшьләнде. Аның бит бер гаебе дә юк. Беркемне алдамады, беркемгә начарлык кылмады. Кем аның белән шулай шаярта соң? Нинди театр бу? Кем уйлап чыгарган моны? Кемгә кирәк булган Гөлзәлифәне болай тинтерәтү, тилертү? «Табибка күренергә кирәк», – дип уйлады Гөлзәлифә. Аның таныш табибы бар. Психолог. Хатын тиз-тиз генә киенде дә, шапылдатып ишекне ябып, урамга йөгерде. – Син кая, Гөлзәлифә? Харис, хатынының күз яшьләрен һәм аның каерылып чыгып чабуын күреп, аптырашта калды. Ни дигәнне аңлатты инде бу хәзер? Ир йөгереп балконга чыкты. Аста Гөлзәлифәнең машинасы кузгалып киткәнен генә күреп калды. Харис курка калды. Хатыны белән мондый хәлнең бервакытта да булганы юк. «Кайда чапты инде бу мондый хәлдә?» – дип уйлады ул арлы-бирле йөренеп. Телефонын алып шалтыратмакчы булды. Тик тумбочка өстендә Гөлзәлифәнең телефоны ятканын күреп, үз телефонын ачу белән диванга ыргытты. * * * Гөлзәлифә, рульдә барганын аңлап, үзен кулга алырга тырышты. Хәер, ул хәзер нишләтсәләр дә риза иде. ДАИ хезмәткәреме, полицияме – барыбер. Тик шушы халәтеннән генә чыксын. Төшендә саташып йөргән булса – уянсын, ниһаять. Ул, шәһәр читенә чыгуга, бар көченә газга басты һәм асфальт юлдан алга ыргылды. Бәхетенә, бәлки, ял көне булгангадыр, юлда башка машина күренмәде. Әллә аларны Гөлзәлифә генә күрмәдеме?

