Урамга чыктылар. Ир хатынны кулларыннан алды. Шушы бөтенлек тойгысы эчендә алар, әйтерс... — 1 сентября 2026 г. в 09:41:55.771
Урамга чыктылар. Ир хатынны кулларыннан алды. Шушы бөтенлек тойгысы эчендә алар, әйтерсең, атламадылар, ә йөзделәр – матурлыкта, тулылыкта, бәхеттә! Урамда аларны якты кояш каршы алды. Ул да бүген башка иде. Ул да аларның бәхетенә шатланадыр. Күңеленә тулган бәхет хисе Гөлзәлифәнең күкрәк читлегенә сыймыйча сулышын кысты. Күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Ярамый иде еларга! Бирешергә ярамый! Бу синең дөньяң түгел! Син китәчәксең моннан! Миләүшә кайтыр. Ләкин, бер генә минут, һич булмаса тагын бер генә мизгелгә калдыр мине шушы бәхеттә, дип эченнән үтенеп сорады ул Кодрәтле көчтән. Шушы бакча, шушы күбәләкләр, чәчәкләр эчендә бер генә мизгел бүләк ит! Мәлик тагын аңа матур итеп елмайды. Гөлзәлифәнең яңаклары буйлап агып төшкән күз яшьләрен бармак очлары белән сыпырып куйды. – Борчылма, бар да яхшы булыр, – дип, хатынның халәтен үзенчә фаразлап, аны күкрәгенә кысты. – Һәй, матуркайлар, исәннәрмесез, җаныкайларым минем! – О, сез килеп җиттегезме инде? Без сезне юл уңае ала китәрбез дип уйлаган идек, – дип елмаеп җаваплады Мәлик. Каршы килгән кешенең тавышы Гөлзәлифәгә үтә таныш тоелды! Ул, егылып китүдән куркып, Мәликнең кулларына нык итеп тотынган килеш, куркып кына артына борылды. Юк, бу мөмкин түгел! Бусы инде артык! Ул, күрәсең, чынлап та акылдан язгандыр. Аның башы әйләнеп китте, күз алды караңгыланды һәм ул акрын гына кай тарафкадыр китеп югалды, таралды. Аны Мәликнең «Мәдинә Әүхәдиевна...» дигән сүзләре генә ияреп, озата барды... * * * Гөлзәлифә күзләрен ачып җибәрде. Йә Хода, үз фатиры, үз урыны! Төш кенә булган, төш кенә. Шатлыгыннан сикереп торды хатын. «Ай, Аллаһым, ярый әле төш кенә булган», – дип шатлыгыннан кире караватына ауды. Кара, нинди матур төш күрде ул бүген! Менә бәхет нинди була икән ул! Аннары акылына килеп, ул ашыгып сәгатькә карады. Планлаштырган эшләре бик күп иде ич. Бүген кич Харисы кайтачак. Базар бикләнгәнче, ит кереп алырга кирәк. Ашыгырга, ашыгырга! Гөлзәлифә тузган чәчләрен баш очына төйни-төйни ашыгып залга чыкты, аннан нидер алмакчы булды. Диванда япмага төренеп йоклап ятучы Харисны күреп, чак һушыннан язмады. Харис та уянган иде инде. Күзләрен каядыр еракка төбәгән дә тын гына ята. – Харис, син? Ничек? Поезд белән кичкә генә кайтырга тиеш иде бит әле ире. Сәгать ничә соң? Әллә ул шулай дөньясын онытып озак йокладымы? – Сәлам, – диде Харис хатынны уеннан бүлдереп. – Куркыттың бит, Харис. Син кичкә генә кайтырга тиеш бит. Ничек болай? – Гөлзәлифә, без синең белән җомга көн кич белән сөйләштек, – дип башлады акрын гына Харис. – Шимбә көн өйдә булам, дидем. Мин кичә кайттым. Бүген инде якшәмбе. Син үзең соң кайда идең? (Дәвамы бар.)

