Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 48. Билчән, әрем, ромашка... Каен, карагай, чыршы... Каен җиләге... Бер генә ел чәчелми калса да, баса да ала шул үсемлекләр басуларны. Сөреп, утыртып, чәчеп, тәрбияләп торасы юк. Орлыкларын җил тарата да сибә. Әле кайчан гына җирдән баш төрткән агачлар ни арада «үсеп буй җиткән»: урманга әверелгән. Басу исемнәре белән атала яңа урманнар: Яңатау урманы, Тарытау урманы, Кала күле урманы... Кала күле басуында инде каен җиләге сирәк үсә, агач баскан. Нечкә-нечкә каеннарны бик еш «чәчкән» кешеләргә ачулы табигать. Араларыннан үтмәле түгел. Биегәеп, тирә-якны караңгылап өлгергәннәр: эчкәрәк керсәң, бәләкәйдән биш бармагың кебек белгән «басуда» адашырга мөмкин. Бикмурзинның йорты күл буенда әллә ни күп мәйданны да биләми. Калган биш йөз гектар җир игенче кулына зарыгып, «азып», кыргыйланып бушка ята. Эдик Кала күле урманын төпләп, яңадан басу ясарга карар итте. Белә ул: Фәтхинең иң зур әрнүе шул. Басу беренче тапкыр чәчелми калган елда аралары бозылды Вилдан белән. Дөресрәге, Вилданга ышанычын югалтты Фәтхи. Күптән Советлар Союзында түгел, башка илдә яшәп ятканын да бөтен тирәнлеге белән шунда аңлады бугай. Ләкин Эдикның Кала күле басуын чәчәргә кирәк дигән уе Фәтхи сүзен тыңлаудан түгел. Үсмер елларының иң кадерле көннәре, төннәре шул басуда үтте. Урып-ђыю вакытында, август аеның йолдызлы күге астында Фәтхи абыйсы белән күпме хыялландылар алар Кала күле басуында. Әтисе белән уртаклаша алмаган нәрсәләр турында серләштеләр. Шул басуда эшләгәндә алган барлы-юклы тәҗрибә белән хуҗалыкка яңа сулыш өреп маташа Эдик. Ун көн буена төпләделәр яшь агачларны. Арыдылар. Фәтхи, Ринат, Булат, ялларда авылга кайткан классташлары да кушылды Эдикка. Үзенә күрә күңелле өмә килеп чыкты. Тәгълимә апалары юкка гына укытучы булып эшләгәнмени: өмәчеләргә ашарга пешерүне дежурга куйды. Барысы да аның укучылары, тыңламый чаралары юк. Хәтта Сәгыйдә дә килде бер көн. Төртмә теленә түзсәң, ризыкны бик тәмле пешерә икән. – Ашагыз, ашагыз! Күргәнегез бармы! Авызыгызны ачсагыз – үпкәгез күренә, белми дисезме әллә ач икәнегезне! Җыеныгыздан берегез дә кибеттән рәтле азык-төлек сатып алганыгыз юк. Ятасыз шунда бәрәңге измәсе ашап. Итне дә сатып бетерәсез, беләм ич мин. Бәйрәмдә генә ит күргән корсакларыгызны туйганчы ашатыйм әле бер! – дип, өстәп-өстәп, каз итенең майлы шулпасына салып пешергән кәбестә, кишер, бәрәңгесен өеп салды, суганлы шулпаны зур-зур йомрыларга гына коеп бирде. – Культурный савытлардан ипиләп чөмерегез әле шулпаны. Ашап туйгысыз! – Нәрсә таштан юкә суелган? Кем үзгәрткән бу бичәне? – дип Эдикка табан иелеп пышылдады Фәтхи. – Рафикъ абый себердән чирләп кайткач, мәчеткә йөри башлады бит Сәгыйдә апа. Ринат абый анда балаларга искечә уку дәресләре бирә иде. Малаен ияртеп барган да үзе дә догалар өйрәнәсем килә дип әйтә ди. – Хәерлегә булсын! Телен үзгәртеп булмас, кәнишне. Ну ашы тәмле! – дип, тәлинкәсен ялтыратты Фәтхи. – Рәхмәт, Сәгыйдә, булдыргансың! Иртәгә кемнең чираты икән? – Иртәгә Ирина төшәм, диде. Бөтенесе Ринатка борылды. – Кем ул? Кайдан төшә? – дип аптырады Булат. – Бикмурзинның караучысы. Ул да мәчеткә килгәли, – диде Ринат. Мәчет дигәннәре – идарәнең бер бүлмәсе. Ринат дини эшне шунда оештырды. – Ирина догаларны бик җиңел өйрәтә. Зур әнисе бәләкәйдән ятлаткач, онытмаган. Менә ул сезнең кебек түгел, ичмасам. Әллә нинди ризыклар пешерә белә! Кибеттән ни генә сатып алмый! – Сәгыйдә, гелдәгечә, бөтен халыктан күбрәк белә яңалыкларны. – Иринадан соң Илүзә килермен диде ярдәмләшергә. – Инде Эдик аптыратты халыкны. – Иртәгә завод эшләми. Чимал килеп җитәлмәгән. – Болай булгач, хатын-кызлар арасында кастинг үткәрәбез икән: кем тәмлерәк пешерә? Ләйсәннең чираты кайчан икән? Минем хатын барысын да җиңәчәк! – дип масайды Булат.