Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 46. Линарның бәләкәй чагындагы, балалар йортындагы хыяллары тормышка ашты. Моңа ышанырлык түгел иде. Ул әкияттә яши башлады. Төшенә кереп саташтырган, көннәрен тыныч уздырырга ирек бирмәгән куян күчтәнәче – пешкән йомыркалар гына түгел иде бу. Аяксыз утырып калган ир бәйдән ычкынды. Сабый чагында ташлап калдырган улына изгелек артыннан изгелек эшлисе, аны шатландырасы килде. Шуның өчен савыгу өмет иттеме Аллаһыдан? Әллә үзен карату, тәрбияләү өчен шулай кыландымы? Ике дә уйламый – үтереп китәр дип курыктымы? Линар әйбер сорый белми, үтенергә күнекмәгән. Күзенә чалынган кирәк нәрсәне ала да кесәсенә сала, урладым дип тә уйламый, кешенекедер дип тә курыкмый. Әле исә урлап та өлгермәде: иң яхшы телефонлы, киемле, машиналы булды. Фамилиясе Бикмурзинга әйләнде. Аңа хөрмәт белән Линар Радикович дип эндәшә башладылар. Машиналар белән кызыксынганы да юк иде. Өр-яңа «ауди»ның руль артына чак утырттылар, йөртергә өйрәттеләр. Бикмурзин утырыр өчен машинада урын җайладылар. Алар шәһәр белән авыл арасын атнасына ике урадылар. Икәүләп. Әтиле-уллы. Бикмурзин Линарны эшкә өйрәтергә тырышты. Партнерлар белән сөйләшкәндә, эшләрне тикшергәндә, банклардан акча алганда, төзелеш проектларын караганда яныннан калдырмады. Ул эшләде, Линар эндәшми генә торды, кушса имзасын куйды. Аның кесәсендәге кредиткаларда акча күп: ул күпме тырышса да чутын белә алмады, санаса да ялгышты. Линарның тәмам башы әйләнде. Тәмле, затлы ризыкларны ашарга өйрәнәлми интекте. Рестораннарга, бутикларга, күңел ачу урыннарына күнегә алмый иза чикте. Бикмурзин аның «әти» дип эндәшүен көтте. Линарның теле бармады. Тамагына төер утыра да бу рәхәт тормыштан әллә кая чыгып китәсе килә башлый. Тагын мескен булып үзен җәлләтәсе, тиргәтәсе, тукматасы килә. Елыйсы килә нигәдер. Бәхетле елмаеп, яңа сыгылган апельсин сутын эчә-эчә, йомшак диванга җәелеп кенә ятарга иде дә соң! Юк, җәеләлми, онытыла алмый, бәхетле була белми! Тынычлана алмый интекте, арыды ул. Бикмурзин изгелек кылган саен, бүләк арты бүләк яудырган саен улының тагын ныграк сөенүен, күзләре балкуын, үзенә рәхмәтле булуын көтте. Ә Линар, киресенчә, аңардан читләшә барды. Йөзе суырылды, карашы сүнде. Рәхәтләнеп яши алмавына үзе әрнеде. Язмышының соңлап булса да биргән бүләген риза булып күтәрә алмады. Әмма Бикмурзинга әрнүләрен сөйләргә авызын ачкан саен, аны аңламас, рәхәткә чыдый алмыйсың дип әйтер дип тукталып калды. Тагын үзенә йомылды. Аның бу зур өйдән чыгып китәсе, элеккечә урам тормышына кайтасы, иркенләп сулыш аласы, кесәләрендәге акчаларны тизрәк бетереп, кинәт иңенә төшкән бу йөктән котыласы килә иде. Беркем алдында бернинди бурычсыз, җаваплылыксыз, җиңел яшәргә күнеккән бит ул! Болай башкача булдыралмый! Ирина да, тәрбиячеләр дә шуңа тиргиләр, аны аңлый алмыйлар иде бит! «Бикмурзин каян аңласын?! Ул бит мәчет манарасыннан егыткач, имгәнгәч кенә тәүбәгә килде. Имгәнмәсә, изгелек сүзен искә дә алмас иде, мөгаен! Үзе шәпле булса, мин дә аңа кирәк булмас идем, барлыгымны да белмәс, яки юк итәр өчен барын да эшләр иде әле!» Уйлана-уйлана, үзе белән көрәшәкөрәшә башы тубал була. Бикмурзинның ихласлыгына шикләнә башлый. Шундый вакытта бөтенләй сантыйлана: эчендә кайнаган ачуны ничек тышка чыгарырга белми газаплана. «Тагын теге вакыттагы, Ирина белән дуслашып йөргән чактагы кебек булам бит. Бар да яхшы, ә мин түзәлмим. Нишлим икән? Усаллык эшлисем килә! Кемгә кычкырырга? Кемгә сугарга, кем белән сугышырга? Каян, нәрсә урларга? Бар нәрсәм дә бар бит! Ирина аңлар иде дә соң... Аның кешечә гаилә корып яшисе килә иде... Менә бит: күпме байлык! Җаның ни тели, шул бар! Минем берүземә нигә кирәк шулчаклы күп? Балалар тапсын да рәхәтләнеп үстерсен иде! Башкача нәрсәгә кирәк бу кадәр зур өй, күп акчалар? Байлык бит көн саен артып тора! Бикмурзин шулай дип куана, минем башымнан сыйпый, мактана. Алып киләм әле Иринаны!» Ул үзенең пычрак икәнен аңлый иде. Йогышлы чире һаман шул килеш. Сөйләми ул турыда беркемгә дә. Чирканачаклар. Иринаны да ул өстендәге җаваплылыкны төшерер өчен чакыра.