Вилдан кебек кылана башлады бит бу! Бәхетем шундый ирләрдән микәнни?» – дип уйлаган хат...
Вилдан кебек кылана башлады бит бу! Бәхетем шундый ирләрдән микәнни?» – дип уйлаган хатынның фикере мәчет ачканда тагын да ныгыды. Түрәләр арасында үзен тиң-тигез күреп, бик мөһим эш башкарган кебек, җыелган халыктан үзен бер-ике башка өстен куеп йөргән ир читтә басып торган Филария турында уйлап та бирмәде. Бизәкле озын яшел халатында, башына кигән чалмасында – кыяфәте үз-үзеннән канәгатьлеге турында әллә каян кычкырып тора. «Сакал-мыек үстереп интегүләре... Сыек кына сакалны... Уф! Нәкъ чобар әтәч! Юк, әтәчлеге турында искә алырга гына калып бара. Намазлыгына туңкаеп уздыра көнен... Кайда соң ул мине Вилданның борын астыннан алып чыгып китүче, мәхәббәт утында яндыручы Дамирым?! Җил-яңгырда, давыл-буранда да, мине сагынып килеп, тәрәзәгә чиртә иде бит! Никах алдыннан гыйффәтле кызга әйләндерде инде... Адәм гарьлеге!» Мөселманча киенәм, килештерәм дип, яулык-шәлләргә төренгән хатын кызыксынып үзенә карап торган кешене күз кырые белән генә шәйләде. Чәчен кырып алган башына кара күн кипке кигән ирнең күзләре ут булып яна иде. «Әрмән!– дип уйлап алды хатын. – Төзүчедер...» Филария селкенми генә ирне күзәтте. Бер-берсеннән карашларын алмадылар. Хатынның тыелып торган азгынлыгы баш күтәрде, ирнең уктай үткер күз карашы астында тәне кыза башлады. Онытылып китеп, вакыт агышын да сизмәде. Кинәт халык шаулаша башлады. Ачу тантанасы тәмамланган икән. Халык мәчет эченә агылды. Филариянең игътибарын Сәмәрия җәлеп итте. Ире инвалид коляскасында, аның янына бармады да түгелме соң? Як-ягына каранып, туктаусыз кемнедер эзли үзе. Кызы да юк. Кайдадыр? Гарип бабасы, бигрәк тә аның байлыгы бик кирәк булыр иде Эдикка. Их!Юләр! Кайда йөридер? Бикмурзинның янында яшь егет басып тора. Сакчысыдыр инде – эт кебек, адым да читкә китми! Кара әле, кара: Сәмәрияне теге сакчы ире янына да якын китерми. Кызык ич бу!» Филария әрмәннең ут күзләре турында да онытып кайчан гына араларына керәсе килеп хыялланган шәһәр халкын күзәтте. «Боларның тормышы да ал да гөл түгелдер. Бик пошына «кодагыем». Хәле хөрт бугай...» Булачак депутат ниндидер сәбәп белән тантанага килә алмаган иде. Район түрәләре аның исеменнән мәчеткә картина бүләк итте. Башкаладан килгән хәзрәт Коръән сүрәләрен тиз укыды, чөнки район һәм өлкә түрәләре ашыга иде. Гайнуллин Филарияне өйләре турысында машинадан төшереп калдырды да район үзәгенә җилдерде. Анда кунакларга зур табын корылган, яңа мәчетнең мулласына аларны озатмау килешми иде. Филария өйгә кергәч тә яулык-шәлләрен салып кулына тотты, олыгая-олыгая да матурлыгын җуймаган җибәләй чәчләрен бармаклары белән күпертеп куйды. Күлмәген алыштырды. «Йөримме соң шул лаптыр белән! Хәзер әле!» Тәненә сылашып, гәүдәсенең йомры урыннарын тәмле итеп күрсәткән кыска җиңле күлмәген киде. Шулвакыт мулла өен бераз гына узып джип машинасы туктады. Кара тәрәзәләрнең пыяласы шуып кына ачылды, аннан баягы әрмәннең йөзе күренде. Сизелер-сизелмәс кенә итеп башын машина эченә таба какты ир. Филариянең тәне буйлап эссе кан йөгерде. Нәкъ элеккечә! Башка берни уйлап тормады хатын: өстенә тунын эләктерде, шәлен бөркәнде дә, ишеккә ялган келә генә салып, чыгып йөгерде. Машина көттермәде, хатын утыргач та кузгалып, авыл читенә табан юл алды... (Дәвамы бар.)