Перейти к содержимому
Максиметер

Куян күчтәнәче (роман)

Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 41. Район дәваханәсеннән Бикмурзинны тиз генә башкалага озаттылар. Ашыгыч ярдәм машинасында аңына килде ул. Ак халатлы ир, авыруның күзе ачылганын күргәч тә утырган урыныннан сикереп торып, Радик Гаяновичның күкрәгенә һәм аягына басты. – Селкенмәгез, зинһар! Сезгә кузгалырга ярамый! Торырга уйламагыз тагын! Тик кенә, тыныч кына ятыгыз. Умыртка сөягегезне рентгенга төшерергә кирәк. Бәлки, бер куркыныч та юктыр. Сакланыгыз әлегә, – диде. Бикмурзин табиб янәшәсендә утырган Илгизәрнең йөзенә төбәлде. Аның акрын гына баш чайкавыннан: «Линар турында эндәшмә», – дип әйтәсе килүен аңлады. Егетнең күзләрендә ялвару иде. Бикмурзин бу хәлдә үзен-үзе ничек тотарга белми газапланды. «Берсе күрәлми, нәфрәтеннән нишләргә белми. Монысының уйлары бөтенләй аңлашылмый. Линарның сүзләренә ышанмаган кебек үзе. Сорау да бирми. Бәлки, ышанасы килмидер. Миннән зуррак түрәнең улы булу яхшырак түгелмени? Минем аңа ни кирәгем бар? Ә үзе Линарны яклап, качырып маташа. Нишләргә соң? Ачуланырлык, тиргәшерлек хәл дә юк. Беткәннән бетә. Тын алуы авыр. Эзләтермен дә инде мин ул маңканы... Исән калып булса... Табарлар, мәңге качып яталмас. Аннан? Полицияне бу эшкә катнаштыру турында авыз да ачасы түгел. Эш зурга китсә, тавышы күп була. Баштан сыйпамаслар. Аннары полициясенең авызын капларга да акча кирәк булачак. Юк инде. Туктатмасаң, үзе туктый белә торган түгел инде. Дөньяга үчле бит, миңа үчле. Юк итәргә каламы? Үземнең тынычлык белән малайның гомере арасында сайларга туры килсә ни, беренчесе җиңә инде, беренчесе...» Бикмурзин аякларының авырайганнан авыраюын, аркасының катуын сизде. – Такта кебек… Туңды, боз кебек булды. Аркам үземнеке түгел! – дип җан өзгеч тавыш белән кычкырды да тагын аңын җуйды Бикмурзин. Табиб тагын сикереп торып, бар көченә аның гәүдәсенә басты, нишләргә белми утырган Илгизәрне дә ярдәмгә чакырды. Машина шулвакыт дәваханә ишеге алдына килеп туктады. Хирурглар, профессорлар чакырылды. Әмма сәгатьләр буена сузылган операция уңышсыз үтте. Зарарланган умыртка баганасы бернәрсә дә сизмәде. Гомере буена да бу кадәр озак һәм күп уйланганы булмагандыр Радикның. Җир йөзендә яшәгән елларын, белгән кешеләрен күз алдыннан кичерде. Игътибар итми, мәгънә бирми үтеп киткән нәрсәләр исенә төште. Үзен бер адымында да гаепләмәде ир. Аз гына эче поша башласа да, акларга җаен уйлап тапты. Тормышыннан, үткер һәм усал булып яши белүеннән чиксез канәгать иде ул. Төзелештә эшли башлаган, Сәмәриянең әтисе белән дуслашкан, беренче фатирын, машинасын алган чакларын исенә төшереп, үзенең булдыклылыгын уйлап, масая, андый вакытларда караваттан торалмый ятуы турында да онытып, көлеп җибәрә, утырырга талпына… Эше, бизнесы исенә төшә. Бераз күңеле шикләнеп куя. «Көн артыннан көн уза. Аякка басып булмасмикәнни? Төзелешләр тукталгандыр инде. Килешүләр үтәлмидер», – дип борчыла башлый. Берничә кабат янына бухгалтерын чакыртты, аңа фәрманнарын яудырды, партнерларына шалтыратырга кушып интектерде. Бер-ике тапкыр телефоннан сөйләшкәч тә, тегесе каршы килеп, жәлләтә башлады. Ә беркөнне начальнигының кычкыруын күтәрәлми: – Мин бит саннар белән генә эш итә беләм, Радик Гаянович! Нәрсә кушасыз, ничек кушасыз, шулай үтим. Бер каршылык күрсәткәнем дә юк. Тик мин бизнес кешеләре белән сөйләшә белмим. Миннән булмый. Бүтән берәрсенә кушыгыз, зинһар! – дип елап кайтып китте. Кушарга башка кешесе юк иде шул Радикның. Ул моны әле генә аңлады. Бер кешегә дә ышанмады, берсен дә якын китермәде бит ул. Үзе шәпле булды, бар якка да өлгерде. Аяк астында буталып йөрүчеләрне җене сөймәде. Килгән акчаларны артык кешеләр белән бүлешергә яратмады. «Хәзер нишләргә соң? Кемне эшкә өйрәтергә? Үлеп китсәм, җыйган малымны калдырырга да кешем юк икән бит! Әлегә кадәр бу турыда уйламаганмын да! Рәсем төшерүдән башканы белмәгән Диләрәгә калдырып булмый ич инде бөртекләп җыйган дөньяны! Сәмәрия килеп хәлемне дә белгәне юк, урында ятуыма, өйгә кайтмавыма ике ай тула бит. Барымны-югымны да белмиләр инде. Дөнья йөзендә бер якын кешем дә юк икән… Фатирларым бар, яхшыдан

576 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.