– Ирина! Уйлап кара әле үзең! Шул Нәзирә аркасында мин ятимнәр йортында үстем бит! Ул м...
– Ирина! Уйлап кара әле үзең! Шул Нәзирә аркасында мин ятимнәр йортында үстем бит! Ул мине күрәләтә әтисез дә, әнисез дә иткән. Шуннан мин гаеплеме аның алдында? Ну! Әйт әле! Гаеплеменме? Аңлады ул Линарны, дустының үзенчә дөреслек урнаштыруын да аңлады. – Син түгел, алар гаепле кебек тә соң... Алар синең гомереңне алмаган, син үтергәнсең бит, Линар! Моның өчен төрмәгә утырталар! Мин куркам синең өчен! – Үтермәдем мин! Ә нигә көчләп бала таптырган өчен, ул балаларны әнисеннән тартып алган өчен, карамаган өчен утыртмыйлар? Хәшәрәт Нәзирәне яндырып мин аламалык эшләмәдем! Күптән тиешле җәзасын бирдем Баба Ягага! – Ә әтиеңне нигә төртеп төшердең манарадан? Исән калса да, гарипләнәчәген чамалагансың бит! Нигә аңлашмадың башта? – Нинди әти булсын ул миңа, Ирина? Нәрсә дип яклыйсың аны? Саткан бит ул минем туганымны! Тегесе ышанмый тора тагын! Исеңдәме, ул минем төшләремә кереп интектерә иде? Нигә шул көткән чакта килмәгән ул минем янга әти дигән кеше? Хайван! Шул кирәк аңа! Үлсен! – Линар! Тукта! Тынычлан, яме?! Хәзер әйбәтләп сөйләшик әле. Син бит ул кешене бай дисең. Нигә акча сорамадың? Менә безне күр! Өй эчен күр әле! Бер әйбер калмады. Эшкә урнашып булмый. Яшәргә тиен дә акча юк. Нигә эш сорамадың? Бәлки, ул синең алдыңда гаепләрен таныр иде? Бәлки, аңа да, сиңа да җиңелрәк булыр иде? Бәлки, әле дә соң түгелдер? – Бу кем? – дип сорады Линар кинәт кенә, бәләкәй кызга табан башын кагып. – Кызым, –дип җавап бирде Ирина. – Әтисе аны туганчы ук ташлады. Ләкин мин аның күңелендә әтисенә карата нәфрәт тәрбияләмәячәкмен. Ул булмаса, кызым дөньяга яралмас иде. Эш тапсак, аякка басабыз без... – Син шәфкать туташы булырга хыяллана идең бит. – Укып бетердем училищены. Соңгы курста кызым туды... – Сине кыерсыткан адәмнең кем икәнен белсәмме! – Ут төртеп яндырыр идеңме? Югарыдан түбәнгә этәр идеңме? Яшәсен. Ходай Тәгалә үзе җәзасын бирә, ди иде зур әнием. Кирегә Тургайга кайт, Линар. Зинһар. Соңга калма, сөйләш әтиең белән. Кичер, ул да кеше бит, бәлки, гаебен таныр. Аңа да, сиңа да җиңел булып калыр. Я, Илаһым, нишләттең син тормышыңны? Линар берни дә җавап бирмәде, ничек килгән, шулай төн караңгысына чыгып югалды. (Дәвамы бар.)