Линар соңгы баскычларның текә канаты буйлап балачагындагы кебек шуып, Бикмурзиннан түбә...
Линар соңгы баскычларның текә канаты буйлап балачагындагы кебек шуып, Бикмурзиннан түбәнрәк урынга сикереп төште, кесәсеннән ялтырап торган йөзле зур пычак чыгарды. – Кычкырасың икән, үзеңә үпкәлә. Минем кулны беләсең. Менә шулай, тик кенә тор. Әйе, икебезгә дә кара, танырга да итәсеңдер әле. Мин – олы улың, Линар булам. Бик аптырама да, бу иптәшне яхшы беләсең бит. Исеме Динар булган, ялгышмасам. Нәзирә сүзләренә караганда, син аны сатарга дип алып чыгып киткәнсең дә кире кайтмагансың. Кинәт байга әйләнүеңне исәпкә алганда, саткансың булып чыга әйме, ә-ти? – диде Линар соңгы сүзенә ясалма басым белән. – Ышанмый ул, синең авыздан дөресен ишетәсе килә. – Линар, тукта, җитте! Кит син моннан, күреп торасың бит: чак тора, – Илгизәр тын алалмый интеккән Бикмурзинга ымлады. – Төшик... – Куркак! Кая төшәм? Син – бай, мин – хәерче. Югалтыр әйберем юк. Балаларга тигез карарга кирәк, әти кеше! Миңа да байлык кирәк. Ишетәсеңме? – Әйе... Ишетәм... – диде чак тын алган Бикмурзин. Үзе: – Илгизәр... Рәшитович... – дип гыжылдап, өстәге баскычта торган егеткә күтәрелеп карады. – Илгизәр түгел ул дип торам бит! Нәрсә гыжлыйсың? Минем дөреслекне ишетәсем килә! Син рәхәттә яшәгәндә, мин балалар йортында интектем! Түлә шуның өчен! Ярый әле бабулька килеп күзне ачты. Сине көтеп елап утырасы калмады... А ну-ка, әйт әле: ния карамадың, үстермәдең безне? Ния ташладың? Ния әти була белмәдең? – Кит моннан, кит, – дип селтәнде Бикмурзин. – Кит! Сөйләмә булмаганны! Ышанмагыз Сез аңа... Илгизәр Рәшитович... – Мин күрәлмим сине! Күрәлми-им! Алдашасың син! – Линарның йөзе сытылды, күзләреннән яшьләре агып чыкты. Әле генә кычкырган, усал булып кыланган егет кинәт елый башлады. – Ния куян күчтәнәче алып кайтмадың миңа? Минем шул күкәйләрнең, ипи катыларының тәмен беләсем килә, ишетәсеңме? Ния алып кайтмадың? Төшемә кереп интектердең бит! Интектердең! – Ярсыган егетнең кулы пычакны кысканнан кыса барды, үзе калтырый-калтырый, Бикмурзинга якынлашканнан-якынлашты. Илгизәр аның саен манараның очына менде. Линар, үзенең нишләгәнен үзе белми, әти тиешле кешесенә пычагы белән кизәнеп җибәрде, тегесе баскычның тәбәнәк кенә канатына терәлде дә, эләгеп калалмады, түбәнгә очты. Илгизәр, кычкыра-кычкыра, бәрелә-сугыла аска төшкән гәүдә артыннан баскыч буйлап түбәнгә йөгерде. Линар хәле бетеп баскан урынына чүгәләде. Илгизәр төшеп идәндә яткан Бикмурзин өстенә иелүгә, берни аңламаган сакчылар йөгереп килде. – Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз! Җайсыз басып егылып төште, текә анда, текә! – дип өскә менәргә барган ирләрнең игътибарын читкә юнәлтте Илгизәр. Бикмурзин аңында түгел иде. Табиб килүен көтеп тормадылар, хәрәкәтсез яткан гәүдәне машинага салып дәваханәгә алып киттеләр. Илгизәр теләр-теләмәс кенә аларга иярде. Җилләр уйнаган манарадан Линарның үксеп-үксеп елаганы озак ишетелеп торды. *** Гадәттәгечә, үзен бер гаепсез дип ышандырырга тырышса да, бу юлы Линар курыкты. Ул Илгизәрнең: «Җайсыз басып егылып төште», – дигәнен ишетте. «Әле белгертмәгәч, соңыннан да минем турыда сөйләмәс», – дип уйлады. Бикмурзинның мунчадагы хәлләрне беркемгә дә сөйләмәгәнен дә аңлаган иде. «Исән калса, нишләр икән? Сакчыларыннан мине эзләтерме? Полициягә тапшырырмы? Мин дә аның үткәннәрен ачыктан-ачык сөйләячәкмен бит. Фаш ителүдән куркыр, бәлки?» Башыннан йөз төрле уй үтте Линарның. Бу хәлләр турында да, Нәзирәне үтерүе хакында да кемгәдер чишелеп, бушатынасы, җиңеләеп каласы, бу кадәр йөкне башка җилкәгә күчереп, акланасы, җаваплылыктан тизрәк котыласы килде. Серен сыйдырыр кешесе дөньяда берәү генә иде. Ирина зур әнисенең өендә иде. Янында – кечкенә кыз бала, бетеп үзенә охшаган. Линарны тыңлаганда сүзсез калды Ирина. Линарның тарихы акылына сыймады, кабат-кабат сораулар бирде, ышана алмый интекте. – Нишләдең син, Линар? Мин куркам синең өчен, – дип, калтырап төште, –хәзер полиция артыңнан килеп җитәр инде. Син бит кеше үтергәнсең!