Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 40. – Башка оешманы яллый күрмә. Безнең объектларны бары тик Бикмурзин төзи. Мәчетнең эше тиздән бетә. Аннан соң завод төзелешен башларлар. Нигезе салынып, бераз эшләр җайлангач та, шәһәргә кайт: анда синең булуың, даими тикшереп торуың, җитәкчелек итүең кирәк. Мондагы объект белән Бикмурзин идарә итәр, телефон белән бәйләнеш тотсагыз да бик җиткән, – Рәшит Шамилевич улына соңгы күрсәтмәләрен биреп, башкалага ашыкты. – Ә нигә бары тик Бикмурзин төзергә тиеш? – Илгизәр җаен туры китереп үзен борчыган сорауларны әтисенә биреп калырга тырышты. – Шундый килешү бар. – Кайда ул килешү? Укып карарга иде... – Нәрсәгә ул сиңа?! Бар дигәч, бар инде. Шулай килешенгән. Курыкма, ул мине алдамый, аңа түлисе юк. Әтисенең тыңгысызланганын күргән Илгизәр аның артыннан ияреп чыкты. – Нинди кеше ул Бикмурзин? Ул бит сиңа дус түгел, пап... – Хәзерге заманда дусларың булу кирәк түгел. Партнерлар булса җитә. Ә Бикмурзин... Әшәке кеше ул. Син аңардан читтәрәк йөре, яме! Беләм, беләм, хәзер нинди сорау биререңне беләм. Андый куркыныч кешеләрне күз кырыеннан да җибәрмәскә, якын да китермәскә кирәк. Өйрән! Нәрсә дип сорашасың соң? Диләрә турында сүзләрне чынга алма тагын! Кирәге юк аның сиңа! Шуннан... Теге ярлы кыз белән дә җитди мәхәббәт уйнама! Кызлар белән шаярып кына тор әлегә! Вакыты җиткәч, сиңа парны үзем сайлармын! Киләчәгең өчен файдалы партия кирәк! Ике гаилә кушылып, тагын да көчлерәк клан барлыкка килерлек булсын! Бикмурзин турында уйлап башыңны ватма, миңа булыш. Мәчетнең әзерлеген кара. Анда вак-төяк эшләр генә калып бара. Мәчет ачу тантанасы минем сайлау алды кампаниясенең кульминациясе булырга тиеш! Аңладыңмы мине? Рәшит Шамилевич машинасына утырды, кулын күтәреп улы белән саубуллашты. Үзе: «Америкадан кайткач та битарафлыгы белән эчне пошырган иде. Нишләптер соңгы көннәрдә уянды бит бу. Сәбәпчесе теге кыз булмасын тагын. Уяу булырга кирәк малай белән. Бәладән башаяк!» – дип уйлап куйды. «Әшәке кеше ул...» Әтисенең катгый тавышын, сүзләрен кабат-кабат күңеленнән уздырды Илгизәр. Бер фикерен дә аңлатмады. Ә карашы ачулы. Үзе тынгысыз иде. «Линарны күрергә кирәк!» Егет ашыга-ашыга мәчет ягына атлады. – Бик вакытлы киләсез, Илгизәр Рәшитович! – Мәчетнең ишеген ачуга ук Бикмурзинның тавышы яңгырап каршы алды Илгизәрне. Бәләкәйдән еш кына күрергә туры килгән кешегә ул бүген игътибарлабрак, сынап карады. «Мин аңа бөтенләй охшамаганмын бит! Ул зәңгәр күзле, мин – кап-кара! Ул юантык, кыска буйлы. Мин озын, ябыкмын! Аның яшенә җиткәч тә юанаермын дип уйламыйм! Без аның белән бөтенләй охшаш түгелбез! Линарга әйтергә кирәк бу турыда!» Үз уйларына бирелеп йөзе яктырган егетнең шатлыгын Бикмурзин үзенчә юрады: – Куанырга урын бар, Илгизәр Рәшитович! Мәчетне бик тиз төзедек бит! Хәтта Рәшит Шамилевич әйткән сроктан алдарак бетердек эшен! Карагыз әле: менә дигән килеп чыкты! Кичә манараның баскычын да эшләп бетерделәр. Бу әрмәннәрне әйтәм, куллары алтын бит. Урманга, шашлыкка җибәрдем әле үзләрен! Оешма исәбенә дигәч, сыпырттылар гына! Пешерә торсыннар, без дә барып авыз итәрбез! Әйдәгез, Илгизәр Рәшитович, манарага менеп, тирә-як панораманы карыйк. Искиткеч күренеш: ярты район уч төбендәге кебек ялтырап ята. Кысыклыкка кысыграк, ләкин менеп баскач вак-төяк нәрсәләр тәмам онытыла. Әйдәгез, әйдә! – Бикмурзин яңа эшләнелгән баскыч такталарын шыгырдата-шыгырдата югарыга күтәрелә башлады. Сакчылар мәчетнең ишеге төбенә чыгып бастылар. Илгизәрнең Бикмурзин артыннан иярми чарасы калмады. Манара чынлап та биек икән. Бераз менгәч, тынны авыр ала башладылар. – Иң биегенә менеп булмас, – диде гыжлап чыккан ир, – моннан да шәп күренә. Искиткеч матурлык! Икесе ике тәрәзә янына басып тын калдылар. Һәрберсе үз уена батты, әмма икесенең берсе дә аларны кычкырып әйтә торганнардан түгел. Мәчет манарасыннан күренгән хозурлык кына ул уйлар өермәсен тынычландырырлык та түгел. Кинәт киеренке тынлыкны бозып бу икенең берсе дә көтмәгән тавыш яңгырады: – Мин генә җитмим монда! Сул ягыңа басыйм әле, ә-ти-ем!