Сакчылар аны көтеп тора иде, әлбәттә: якынайгач та тимер капкалар ачылып китте. Зал тул...
Сакчылар аны көтеп тора иде, әлбәттә: якынайгач та тимер капкалар ачылып китте. Зал тулы, бәйрәм итүче түрәләр таралмаган иде. Тик алар егет күңелендә булып үткән давылны, үзгәрешләрне күрерлек хәлдә дә түгел иде. Илгизәр дулкынлануын басалмады, бүлмәгә килеп кергәч тә: – Пап! Бер кызны эшкә алырбыз, булышырбыз дигән идең. Таптым! Аңа нәкъ синең ярдәмең кирәк бүген! – дип әйтеп салды. – Шулаймыни? Менә сиңа иске авыздан яңа сүз! Яшьләрнең кичкесе иртәнгә ярамый инде, җәмәгать, күрдегезме? – Рәшит Шамилевич иркенләп, авызын ерып, кычкырып көләргә тотынды. Калганнар аңа кушылырга ашыкты. Илгизәрнең җитди йөзе беркемне дә кызыксындырмады. – Әле генә минем пиар адымнарымны критика утына тотып маташа иде, хәзер үзе бер хәерчене эшле итәргә ниятли. Кайда таныштыгыз инде? Исеме ничек кызның? – Клубта. Илүзә. Шәһәрдә техникумда икътисадчы һөнәре алам, диде. – Иртәнгә Илүзә монда булсын! – дип, әтисенең бармагын шартлатуы булды, урындагы җитәкчеләр ашыгышып: «Ярар! Ярар!» – дип баш кактылар. Бөтен игътибар түрәгә, аның әтисенә юнәлгән, ә ул кунакларны бүлмәнең икенче башына, сыйларга чакыра. Егетне ишетүче юк иде инде. Аның турында шул минутта ук оныттылар, ул кергәч тукталып калган җиреннән анекдотны дәвам иттеләр. Егет үзен аларның аяк асларында буталып йөргән песи баласы кебек хис итте... Илгизәр төне буена йоклый алмады. Кәрәзле телефон да онытылырга ярдәм итмәде бу юлы. Үрсәләнеп ята-ята таң аттырды. «Ничек Бикмурзинныкы? Аның монда нинди катнашлыгы булсын? Аның хатыны, кызы бар бит. Диләрә... Әтинең мине Диләрәгә өйләндерергә дә исәбе бар иде. Ә үзе Бикмурзинны артык өнәп тә бетерми шикелле. Аңламыйм. Бәлки, Фина апа беләдер?» Шул бер уй башында әйләнде дә әйләнде Илгизәрнең. Бикмурзин турында бар белгәннәрен исенә төшерергә тырышты. Бәләкәй чактагы хатирәләре өзек-өзек, аннары – бушлык. Америка. «Үзләреннән аерып еракка җибәрүләре дә... Фина ападан башка сагынып елаучы да булмады. Хәл сораучы да. Акча түләнгән, эш беткән». Илгизәр әти-әнисенең әлегә кадәр күнегеп кабул ителгән кыланышларын гел кире яктан күрә башлавына үзе дә аптырады. Аның өчен Линарны, аннары беренчегә күргән урам кешесенең коткысына бирешкән үзен гаепләде. Әмма уйларын шул юнәлештән бора алмады. Торып утны кабызды. Ашыгып көзге алдына барып басты. Бөдрәләнеп торган чем кара озын чәч. Кара кашлар. Әлегә кадәр ялкау, сүрән карашлы кара күзләрдә ут яна. Бу яңа карашта югалып калу да, курку да, нәфрәт тә бар. Нечкә иреннәр кысылган. Чәчен кырдырып ташласа... «Әллә чынлап туганбызмы? Охшашлык бар да кебек...» Әтисенә үзен борчыган сорауларны бирәсе килде. Тик аяк астында уралган песи баласыннан да мескенрәк хәлдә каласы килми иде. «Әйе, дөрес, син минем улым түгел», – дисә? Бикмурзинны күреп сөйләшим микән әллә? Чынлап та, сатты микән мине? Үзеннән түбәннәргә эндәшкәнне, алар белән сөйләшеп торганны әтисе хупламый, анысы хак. Белгертмәсә генә инде... «Тукта, тукта... Бикмурзинның бугазыннан алдым, диде түгелме соң «абый» кеше? Димәк, ул белә булып чыга бит! Минем турыда да белә микән?» (Дәвамы бар.)