Перейти к содержимому
Максиметер

– Яхшырак киенгәч, олы-чага булдым дип хис итәсеңме? Син минем турыда нәрсә беләсең соң...

– Яхшырак киенгәч, олы-чага булдым дип хис итәсеңме? Син минем турыда нәрсә беләсең соң?! Бу шәһәр малае турында бөтенләй бернәрсә дә белмисең! Развиваться иткән, алга омтылган берәү! Шулай чиркангычка әйләндемме хәзер? Әйдә, биибез! – Эдик Илүзәнең беләгеннән тотып үзенә тартты. Һушын җыйгач, тынычланган Илгизәр Эдикның кулбашына кулын куйды: – Без чыгып бара идек. Сез комачаулыйсыз... Эдикның көнләшү, кимсенү, нәфрәт тулы күзләре бер мизгелгә генә Илүзәне өтеп алды, үзәгенә үтеп кергәндәй булды. Кыз коелып төшкән арада авыл егете борылып бар көченә кунакның авыз төбенә бирде. «Әй!» дип бер кычкыруы җитте, авыл егетләре аңа кушылып Илгизәрне тукмый башладылар. Бу тарткалашны кызыксынып читтән күзәткән Линар иренеп кенә кузгалып өемгә таба атлады. Балалар йорты аны сугышырга өйрәткән иде. Качкынлыкта эшсезлектән йөдәгән егет өчен бер сугышып алу бәхеткә тиң иде: мускулларын бераз язгач кына туганын өем астыннан сөйрәп алып урамга чыкты ул. Аннары: «Сөйләшәсе бар!» – дип колагына пышылдады да якындагы тыкрыкка табан өстерәде. *** – Юк... Мин ышанмыйм! Нәрсә уйлап таптың син? Юләрдер син берәр төрле, маньяк... Кит! Яп авызыңны! Ышанмыйм! – Илгизәр бакча киртәләренә тотына-тотына артка чигенде. Кычытканнарга абынып егылды, тагын торып, артка атлады. Ничек тә моннан качарга тырышты. Ә Линар, туктарга да уйламый, аның артыннан барып сөйли дә сөйли. Илгизәр колакларын куллары белән каплады, борылып йөгерергә тотынды. Аны Линарның: – Әллә кем булып кыланма! Син ул юләр! Күзеңне ачып кара азрак! Кайтып көзге алдына бас: чәчең генә озын инде, башкача бетеп миңа охшагансың. Мин абыең синең, Линар мин! Без – Бикмурзин балалары! Ишетәсеңме: Бикмурзинныкы! Сине байга саткан ул! Безне баштан ук сатып акча эшләр өчен генә таптырганнар! Син барыбер мине эзләп киләчәксең! Мин төнлә мәчет эчендә кунып йөрим! Ишетәсеңме? – дигән сүзләре озатып калды. Качарга ничек кенә ашыкса да, күл буена җиткәч тә бу сүзләр колагында чыңлап тора иде. Илгизәр бераз басып торды, онытырга, бу тавыштан котылырга тырышты. Киресенчә, башына әллә нинди уйлар килеп керде, эченә яшерелгән әллә нинди үпкәләре калкып чыкты, онытылган дип йөргән вакыйгалар күз алдыннан үтеп китте. Башка малайлар мәктәптән чыккач үзләрен көтеп торган әниләренең кочагына ташланалар иде. Илгизәр дә алар белән бергә йөгереп бара. Тик өйләрендә җыештыручы булып эшләүче Фина апасын күреп туктап кала... Әнисенең өйдә чагын көтеп алып, сөеләсе килеп, янына барып утыра, беләгенә сарыла. Ә тегесе: «Илгизарка! Мин ашыгам! Күрмисеңмени – бизәнәм бит! Ә син комачаулыйсың! Фина! Ал баланы!» – ди дә, бәләкәй куллардан каты итеп тотып алып, өстерәп бүлмәсеннән чыгарып җибәрә... 8нче Март бәйрәмендә беренче тапкыр үз куллары белән әнисенә атап язган открытканы кемгә бирергә аптырап басып калганы... Тәүге кабат гашыйк булгач, әтисенә аңлатып интеккәне, әтисенең мыскыл итеп көлгәне... Үзен кеше алдында мактаганнары, яңадан-яңа уенчык ташыганнары, тик бер кабат та итәкләренә утыртып, кочакларына алып сөймәүләре... Үсмер елларында бу турыда күп уйланган, әрнегән, тормышының үзенә ошамаган якларын үзгәртергә дә маташып караган вакытлары исенә төште егетнең. Буш өметләре... Аның әтисе өйрәнелгән тәртипнең бозылуын, проблемалар барлыкка килүне яратмый... «Әллә дөресен сөйлиме бу йолкыш киемнәргә киенгән егет?» Үзенең әллә кайчангы кимсенүләренә, беркем белән дә уртаклашалмаган балачак үпкәләренә, бигрәк тә аларның вакытсыз исенә төшеп, таныш та булмаган яклаучысының сүзләрен өскә чыгарып, үзен икеләнергә мәҗбүр итүләренә ачуы килде Илгизәрнең. Болай да әтисенең пиар-кампаниясен алып бару алымнары белән риза булмый, тарткалашкан яшь егеткә шул җитә калды: тагын да ныклырак каршылык күрсәтү, аяк чалу, үзенең карашларын исбат итүдән бигрәк әтисенекен инкарь итү теләге кабынды. «Кызык итәм әле мин сине, папочка! Миңа яздырган байлыкларыңа мохтаҗ кешеләр бар бит монда...»

510 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.