Перейти к содержимому
Максиметер

Куян күчтәнәче (роман)

Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 38. – Сез мондагы кызларга охшамагансыз. Шәһәрдән кайттыгызмы? – Маңгаема язылганмы? – Аңламадым? – Кайсы ягым белән охшамаганмын? – Киемегез башка. Кыяфәтегез. Сез калганнар арасында ялгызлыктан интегеп басып торасыз. Клубка ялгыш килеп эләккән кебексез. – Ялгыш кына шул... Авылда тагын кая барасың инде? Бер урын. Сез дә монда беренче кабат кергәнсез бит... – Беренче кабат шул. Әмма бу авылда тоткарлануым озакка булмакчы... Ә Сез? – Мине, киресенчә, бу авылда бернәрсә дә тотмый! – Родительләр юкмыни? – Аларның миндә кайгысы юк... – Рәхәт икән! – Синекеләр артык тәрбиялидер? – Мам интектерми. Пап үзәккә үтте әле монда... – Нәрсә дип бәйләнә соң? – Эшләрен миңа калдырам, ди. Бизнесын. – Әй, тапкансың рәнҗер нәрсә! Миңа булсын иде синең көекләрең! – Нишләр идең? – Рәхәтләнеп эшләр идем! – Нинди һөнәргә укыдың соң? – Техникумда укыйм, икътисадчы-бухгалтер булырга. – О-о! Папның фирмалары өчен бик кирәкле кадрсың икән! – Эшкә алырга уйлыйсыңмы әллә мине? – Пап бу авылда завод төзелеше башларга кушты. – Оһо! – Шул эшне минем өскә ташларга уйлый... – Шәп икән! – Миннән булмас шул. Мин бит Америкада укыдым. Анда бизнесның кагыйдәләре икенче. – Ә мин булдыралыр идем. Ничек тә тырышыр идем әле! – Җиңел уйлыйсың. Папның бер фирмасына йөреп карадым инде. Бухгалтериясендә бер цифра да дөрес түгел кебек... Урындагы түрәләргә дә ярарга, налогларны да үзеңә авырлык китерми җайлап түләргә, эшчеләреңә дә артыгын да бирми, аз дияргә юл да куймый кыланырга кирәк. Өстәвенә, әллә кайлардан килеп тикшереп китәләр: санэпидстанциясе, прокуроры, полициясе... Буталчык! Эшне алып барырга вакыт та калмый! – Әй, барыбер тырышыр идем әле! Шәпле көйне талгыны алыштырды. – Исемең ничек? – Илүзә. Синеке? – Илгизәр. Охшаш исемнәребез, кызык, – дип елмайды да егет кызны кочаклап алды. Эндәшми генә селкенә башладылар. Шәһәр егетенең куенында килеш үзенә төбәлгән көнләшкән карашларны күзәтүе рәхәт иде Илүзәгә... Артыгын кыланганын чамаласа да, күзләрен йомып, егетнең иңенә башын салды. Кинәт Илгизәрнең аркасына шапкытып китереп суктылар. Үзен этәреп җибәргәндәй, читкә очканын сизми дә калды Илүзә. Ә Илгизәр бөтенләй аптырап туктап калды, нишләргә белми як-ягына каранырга, өйрәнгән гадәт буенча сакчыларын эзләргә кереште. Утлар яктырып алган вакытта Илүзә Эдикны күреп алды һәм шул минутта ук аңа каршы «ут ачты»: – Синдер дигән идем инде! Тәрбиясез! Бер гаепсез кешегә бәйләнгәнче, баганага барып бәйлән! – Тәрбияле кешеләр белән сөйләшеп авыз әрәм итеп тормыйбыз! – дип теш арасыннан гына җавап бирде дә Эдик тагын бер кабат, инде монысында йодрыгы белән, кунак егетнең күкрәгенә берне кундырды. Тегесе алдагысыннан ушын җыялмый басып торган җиреннән авып китә язды. Музыка туктады. Утлар кабынды. Клубтагы бөтен яшьләрнең игътибары уртага юнәлде. Илгизәр: – Кем... ул? – дип калтыранып кызга карады. Авырткан урынын ышкый башлады. – Кем булсын? Авылның бер тинтәге! Сугышудан башкага кулы бармаган бер юньсез! – Илүзә үзе Илгизәргә җавап бирде, үзе Эдиктан очкын чәчкән күз карашын алмады. – Әйтәм яхшыны тапкансың! Кыяфәте суга төшкән әтәч кебек булса да, кесәсе калындыр? Сиңа шундыйлар кирәк дип ишеткән идем... Бигрәк пар килгәнсез бит! Әй, чучело! Яхшы булсаң, әйдә: тагын биеп кара әле! Медляк куегыз шәһәр кунагына! – Эдик аппаратура артындагы егеткә карап күз кысты. Музыка агылды. Әмма кунак егет кымшанмады. Күкрәк киереп, чалбар кесәләренә тыгылып көлеп торган Эдикка күтәрелеп бер карады да, Илүзәгә борылып ишетелер-ишетелмәс: – Әйдә чыгыйк... – диде. Залдагы егетләр Эдикка кушылып шаркылдап көләргә тотындылар. – Кызның биисе килә! Кызларның теләге закон! Бәлки минем белән биерсез, «принцесса»? – Эдик мыскыллап сөйләнә-сөйләнә Илүзәнең алдына килеп басты. – Өстеңә кара башта, – диде Илүзә теш арасыннан. – Майга каткансың! Шул матаеңны сөйрәп гомер уздырудан артмыйсың бит. Аз гына да развиваться итәргә, алга омтылырга уйламыйсың. Бала-чага!

579 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 560 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.