Перейти к содержимому
Максиметер

Туктаусыз түбән тәгәрәгән кебек хис итә үзен Линар соңгы вакытта. Кемгәдер тотынып, ябы...

Туктаусыз түбән тәгәрәгән кебек хис итә үзен Линар соңгы вакытта. Кемгәдер тотынып, ябышып каласы килә. Кемнеңдер килеп, бөтен гаепләрен кичереп, аңлап, кыенлыкларыннан аралап, үзе артыннан ияртеп алып китүен өмет итә. Ул «кемдер» еш кына күз алдына сабыр карашлы, тыныч холыклы Ирина булып килеп баса. Качкын булу ялкытты Линарны. Буш вакыты күп: беркемгә бәйләнергә, беркем белән сөйләнергә җае юк. Көне узмый. Уйландыра. Әле сары йортта әнисенең елавы, әле Нәзирәнең ялкын эчендә акыруы, әле Бикмурзинның тук йөзе килеп баса күз алдына. Авыр уйларга чумарга яратмый, аларны куарга тырыша, юк-бар шөгыль табып көн уздыра. Балалар йортындагы бернәрсә өчен көймәгән, бернәрсә өчен җавап бирмәгән җиңелҗилпе яшәгән көннәрен сагына. Яшәвен шул килеш кенә дәвам итәргә тели. Тик бөтен куркулары, үзе белән канәгатьсезлекләре төнлә чыга: манма тиргә батып кычкырып уяна, курка, бер урыннан икенче урынга күченеп чабып йөри. Тынычлана алмый интегә. Таңга таба йокымсырап китә дә, манма су булып, бәвеленә чыланып уяна. Көндез чыгарга ирек бирмәгән, юл тапмаган куркуларыннан төнлә бушана... Малай чактагы яман гадәт яңадан кайтып интектерә аны шулай, түбәнсетә... Могҗиза гына булмый да булмый: түбән тәгәрәгән тормышын килеп авызлыклап алучы юк. Эшлим дисә, көче һәм уңганлыгы җитәрлек, җитезлеге бар, кирәген таба белә, чит-ят кешеләргә дә ошарлык мөлаемлеге бар. «Әрмәннәр янында рәхәт иде лә ул: ашарга эзлисе түгел, кулга кергән акча вак-төяк алырга җитә иде», – дип уйлап ала еш кына. Тик Бикмурзин исенә төшү белән бөтен күңелен кузгатып, актарып, эченнән күтәрелгән нәфрәт барысын да оныттыра: куркуларын да, кыенлыкларын да, төнге хәлләрен дә. Мунчадагы халәтен кабат-кабат кичерә. Күреп бугазыннан алсам, бәлки, үтәр, котылырмын бу уйлардан дип өметләнгән иде бит. Юк, үтмәде, онытылмады, кимемәде дә. Артты гына. Яңадан шул күзләрнең куркуын күрәсе килә, муенына тырнакларын батырасы, үзенең кимсетелгән язмышы өчен үчен аласы, чучка кебек симергән ирне ботарлап, таптап ташлыйсы килә! Уйлаган саен нәфрәтен тотып торуы, качып йөрүе авыррак була. Тешләрен кысып чыдый бу хискә егет. Аның саен вакытны тизләтәсе, туганын күрәсе, аңа белгәннәрен сөйлисе, әлеге хәленә нинди дә булса ачыклык кертәсе, әти тиешле кешесеннән үчен аласы килә Линарның. Бикмурзин йортының капкасыннан чыккан шәһәр егетенең кемлеген аңлады Линар. Соңгы тапкыр күрүенә хәтсез вакыт үтсә дә, таныды ул аны. Илгизәр артыннан сакчыларның иярмәвен дә шәйләде. (Дәвамы  бар.)

560 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 560 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.