Перейти к содержимому
Максиметер

– Планнарың зур икән! Көтеп тор менә! Башта син түлә миңа бурычыңны! Карамаган көннәрең...

– Планнарың зур икән! Көтеп тор менә! Башта син түлә миңа бурычыңны! Карамаган көннәрең, тавыш-гаугалы йокламаган төннәрем өчен! – беренче кабат елый-елый тиргәште Илүзә әтисе белән. Ә әнисе аңа барыбер ярдәм итте: бутана торгач тапкан бәләкәй шешәне күтәреп борыныннан спирт эчә башлады. Моны күреп калган әтисе сөзешергә барган үгез кебек тавышлар чыгарып аңа ташланды. Илүзә шул арада тиз генә әйберләрен җыйды да чыгып качты. Елый-елый абзарда киенеп яткан җиреннән күрше апасы кереп алды. Эндәшми генә елап туктаганын, юынганын көттеләр. Ире белән икәүләшеп алдында карап утырып ашаттылар. Аларга күтәрелеп карарга базнат итмәде Илүзә. Белә иде ничек балага тилмергәннәрен, баласыз калуларына әрнегәннәрен. Мине дә шуңа күрә яраталардыр инде дип уйлый иде бәләкәй чагында. «Айнурны балалар йортында калдырганымны белсәләр... Сизәрләр кебек...» Тавыш-тынсыз гына ашады да ишек буена барды. Ояла-ояла биек үкчәле туфлиләрен киде. – Рәхмәт инде. Мин киттем. Исән-сау торыгыз! – дип кузгалырга ашыкты. – Укуың ничек соң, балам? – дип сорады карт укытучы. – Әйбәт. Тагын бер ел бар, – дип җавап бирде борылып карамый гына. – Шәһәрдә калам дип хыялланасыңмы инде? – Сез каян беләсез? – дип сорады Илүзә сагаеп. – Эдик сөйләп торган иде. Утын ярып бирде җәй көне, – дип җавап бирде укытучы. – Картларга эшләп, эчәргә эзләп йөридер инде! – диде Илүзә кырыс итеп. – Гөнаһын күтәрер хәлем юк, балам. Эчәргә сорамады. Бәлки, бездә андый нәрсә юклыгын беләдер. Акча да алмый. Ел саен булыша, абыең картайды бит. Якын күреп ярдәмләшәдер. Китмә, балам. Монда кал. Авылда да тормыш бетмәгән... Шәһәрдә җиңел булыр дип уйлыйсыңмы? – Булмас та соң. Мин монда кемгә кирәк, Тәгълимә апа? Бөтен «матур» сүзне ишетеп чыктым өйдән. Кайда торам, монда кайтсам? Кайда эшлим? Юк, мин китәм. Ничек тә шәһәрдә урнашырга иде. Анда идән юсаң да, аз булса да акча түлиләр. Авылда идән юучы эше дә юк хәзер. – Авыл бетсә, әйләнеп кайтыр урыныгыз калмый бит! Их, яшьләр! Ичмасам, Гайнуллинның да рәте булмады. Таратты колхозны. Дүрт гаилә чыгып китте быел читкә. Яшьләр. Эдик та әрни: әтисенең гомере шунда салынган бит. Беркемгә бернәрсә кирәкми. Байлар дача төзер өчен матур урын гына булып калыр микәнни Тургай? – Төзи башладылар инде... – дип сүзгә кушылды әлегә кадәр дәшми торган Фәтхи. – Башын катырма баланың, Тәгълимә. Ул кайтып нишләсен? Безнең баш җитә торган, без үзгәртә торган эшмени? Илүзәгә шәһәрдә дә тормыш җиңелдән бирелмидер. Безгә кайтып йөре, кызым! Бәрәңге бар. Яшелчә-җимешне үстердек, картайсак та тик тормыйбыз. Алып китәрсең ашарыңа. Илүзәнең күңеле тулды. «Их, барын да сөйләп бирергә иде Тәгълимә апа белән Фәтхи абыйга! Аңламаслар шул!» – Сау булыгыз! – диде ишетелер-ишетелмәс. Ишегалдына чыгып баскач, яшьләрен сөртте. Туган өенең тәрәзәсенә күз салды. Пәрдәләре тартылган. Капкадан чыксам, күрерләр дип, үкчәләре белән бата-чума бәрәңге бакчасы аша йөгерде. «Уңганнар, һич тик тора белмиләр. Бәрәңгеләрен алырга да өлгергәннәр». Үзләренең ягына карамый булдыра алмады. Әнисе белән әтисенең бакчасында үзе буе үлән иде. Әллә бәрәңгеләрен казып алмаганнар, әллә утыртып та тормаганнар. Олы юлга чыккач, кире борылды ул. Эдикны күрми китә алмый иде... *** Линар авыл тирәли йөреп арыды. Ачлыктан йончыды. Кунарга урын тапмый интекте. Көндезләрен урманда качып тора да, караңгы төшкәч Бикмурзин йортын күзәтерлек якынга килеп поса. Төзелеп бетмәгән мәчеткә барып бер-ике сәгать йоклап ала. Юньле киеме дә юк. Төннәр дә салкынаеп китте. Көндезге эсседән соң өши башлады. Эшсезлектән дә бизде. Шәһәргә кире китәргә уйлаган, Бикмурзинга үзенең йөзен ачуына үкенгән чаклары күп булса да, туганын күрү теләге зур иде, – түзде. Бар белгәнен аңа сөйлисе килә иде. Нинди максат белән икәнен үзе дә төгәл генә белеп бетерми. Аның рәхәттә яшәвеннән көнләшеп шул түгәрәк дөньясын җимерү өченме? Үзе белән бергә Бикмурзинны күрә алмаучы иптәш кирәк идеме аңа? Әллә бу куркыныч серне кемгә дә булса бары тик сөйлисе генә килә идеме?

545 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 560 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.