башкаруы рәхәт иде аңа. Иркәләнеп, яратылып үсү тәтемәсә дә, үз мохите бит. Шунда бала ...
башкаруы рәхәт иде аңа. Иркәләнеп, яратылып үсү тәтемәсә дә, үз мохите бит. Шунда бала чагы үткән. Ул вакытта көенечләре зур кебек булса да, бүгенге тормышының манарасыннан караганда ул чаклары рәхәт кебек тоела Илүзәгә. Башка рәхәтне белми бит... Чәй куярга су юк иде. Тәгълимә апаларының йортына керер хәле юк, көянтә-чиләген асып ерак коега йөгерде. Кайтуына өйдә җәнҗал купкан иде. Әтисенең котырган тавышын ишеткәч, су күтәргән көенә керми, ишек төбендә тыңлап басып торды. – Тор, инәсе, сөйрәлчегең кайткан, ахры! Кара син аны: яхшы сөяркә тапкандыр, киемнәре затлы күренә. Өстәл буш! Акчасын урлап чыгып качкан әтисенә ник бер күчтәнәч алып кайтсын! Әллә нинди «ыские» бардыр әле, тикмәгә генә кайтмагандыр! Тор, димен! – дип җикергәнгә иске караватның сиртмәләре сыкрый башлады. – Баш зыңкый монда! Кая әле бу чикерткәңнең сумкасында акча-мазар юкмы? Озак кына тавыш чыкмый торды. «Эзли, – дип уйлады Илүзә. Күңелсез генә елмайды. – Барыбер тапмыйсың! Шулай итәреңне белә идем. Китәрлек акчам да үзем белән, яшерелгән». – Бер тиене дә юк мәлгуньнең! Бер әрәмтамак үстердек! Башта ук әйткән идем мин сиңа корсагыңны алдыр дип! Бала үстереп кем игелек күргән! Суырырга гына беләләр алар! Әнә күршеләреңне кара әле: гомер буе бер кайгысыз егет белән кыз кебек яшиләр. Пример ал дип әйттем мин сиңа! Бу сөйрәлчегең тагын урлашырга, акча требовать итәргә кайткан ул, беләсеңме шуны? Әти белән әни үзләре ничек яши дип уйлаган дисеңме әллә? Шиш! Тордыңмы, юкмы? Чәй кирәк! Баш төзәтергә аракы табарга иде тизрәк! Аякларымны уарга кирәк дип одеколон сора Тәгълимә карчыктан! Тор, димен! Я сатарга берәр әйбер табыйк та арткы урамга барып кайт... Балага узган бер ялгышу төне өчен дә үзен адым саен битәрләп яшәгән Илүзәнең йөрәгенә «сөйрәлчек» сүзе барып кына кадалды. «Ярый әле бала күтәреп кайтып егылмадым, башым эшләде. Комендантка чынлап та рәхмәт укырлык. Балалар йорты мең артык. Керергә кирәк! Киемнәремне бутый бугай. Сатарга дип алса…» – Илүзә килеп керүгә хәшәрәт сүзләрнең ачыракларын яудырды әтисе. «Сөйрәлчек» иң җиңеле булган икән… Аннары костюм өчен тарткалаштылар. Ата дигән бу хайваннан куркып үссә дә, әле дә калтыравын басалмаса да, үз кулы белән эшләп алган беренче киеме өчен теше-тырнагы белән көрәште Илүзә. Күңеленнән сантый өмет белән яклау көтсә дә, торып утырган килеш үзалдына сөйләнеп, карават астындагы әйберләрне тартып чыгарып, бутанып мәш килгән әнисе ягына борылып-борылып караса да, тегесе кызын күрмәде. – Исерекләр! Үзең эчүең генә җитмәгән, әнине дә өйрәткәнсең, ахры! Тукмап, мәҗбүри эчергәнсең, беләм мин синең кем икәнеңне! – Тарткалашып хәле бетә башлагач, Илүзә түзмәде, елар чиккә җитеп тиргәшергә кереште. Гаиләсендә берсүзсез иң зур авторитет булырга өйрәнгән, каршы бер сүзне дә күтәрә алмаган әтисенә шул гына җитте: – Өтек! Молокосос! Яп авызыңны! Әтәңне өйрәтергә син кем булдың әле ул хәтле?! Син гаепле аның алкашка әйләнүенә! Урлашып чыгып китеп югалдың! Берәр кайтып хәлен белдеңме табып, карап-үстергән ата-анаңның? – дип урам буйлап, яхшы булып кыланып, сөйләп йөргән «әкиятен» кабатлап кызына җикерде. Аракыдан сантыйланган күзләре нәфрәт уты чәчә иде ирнең. – Син ул! Авызыңа бер сүз алсаң, шуны кабатлыйсың да кабатлыйсың, беләм бит инде. Йөрәгенә төшкәнсең мескеннең, чыдый алмый эчә башлагандыр, ишетмәс өчен. Кайтып та торасы юк икән! Китер костюмымны! Китәм! Бүтән күрмәссез, котылырсыз, чынлап та! Үзәгемә төшкәнсең инде! Бер күрмәсәм дә еламам! Китер костюмны! Ертыла күрмәсен, тартма! Алып биргән костюмың бармы әллә?! – Илүзәнең дә түземлеге беткән иде, әйтәсен әйтте дә салды. – Урланган акчага алынган ул! Ертылсын! Ялан өс булсаң, китәлмәссең! Төзелешкә эшкә керерсең дә бурычыңны түләрсең! Бала-чага ата-анага бурычлы дигән сүзләрне сиңа өйрәтмәдемени Тәгълимә карчык? Ха-ха-ха!