Перейти к содержимому
Максиметер

Куян күчтәнәче (роман)

Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 37. Баскычтан йөгереп төшкәндә биек үкчәле туфли кигәне өчен үзен битәрләп бетте: ничә кабат абынды, сөрлекте. Яшь каплаган күзләре, нәфрәт томалаган аңы берни күрмәс хәлдә иде. Авылга яхшы киенеп, башын горур күтәреп кайта, янәсе. Үз гомерендә беренчегә кигән яхшы костюмында балалар йорты бинасының арткы стенасына терәлеп үксегәнче елады яшь хатын. Килеш-килбәте – матур, ә кыяфәте кызганыч иде аның. «Их, шул төн! Мин бит ялгышырга тиеш түгел идем! Улым! – дип өзгәләнеп пышылдады ул. – Тиздән килеп алам. Аннары без гел бергә булачакбыз. Аны минем ризалыгымнан башка беркемгә дә бирмиләр. Комендант шулай диде. Аның ире юрист бит, белә законнарны». Илүзә атнасына ике тапкыр барып аларның өен җыештыра. Бушка. Комендантның «Котылырсың!» дигән сүзе Илүзәнең башыннан чыкмый. Килгән саен директорны «бүләкләп» торса да, баласын берәр гаиләгә бирерләр дип курка ул. Үзен-үзе юата, әмма күңеле белән ышанып бетми. Кире килеп алалырмы баласын? Бөтенләйгә калдырмаска көче җитәрме? Комендант әйткәнчә, рәхәтләнеп йөрергә өйрәнмәс өчен еш килә ул монда. Бик авыр булса да, сукмакны суытмый. Автобустан төшеп авылына кайтыр якка барып баскач та, биек үкчәле туфлиләре белән җәяү атларга туры килмәвенә сөенәсөенә, тукталган узгынчы машинага утырды Илүзә. – Авылыгызда бәйрәм бүген! Начальство Бикмурзинның йортында гулять итә. Үземнең шефны алырга барам. Әллә син дә шунда барасыңмы? – Шофер ир яшь хатынга сынабрак карады. – Яраталар анда синең кебек тутый кошларны. Миңа да берничә кабат шәһәрдән кайтканнарын сопровождать итәргә туры килде. Эндәшмисең инде, ярар, кая барасың соң. – Тургайга дидем бит инде. Шунда тау башында төшерсәгез, җәяү дә күп калмый инде. Илүзә шоферга башкача сүз катмады. Әйләнә-тирә табигатьне беренче күргән кебек күзәтеп кайтты. Яшеллекнең соңгы көннәре. Ямьле җәйнең иң кадерле чагы. Тиздән сентябрь. Юл буендагы басу өсләренә тезелгән салам өемнәре кояш нуры астында сап-сары булып күзнең явын алып торалар. Сирәк кенә каршыга элеваторга икмәк ташучы йөк машиналары очрый. Тузан туздырып ашыгып узалар. Юл читендәге үләннәр кап-кара булган. Җитди кыяфәт белән башларын югары күтәреп юлны казлар кисеп чыга. Ашыкмый гына басудан басуга күчәләр. Машиналар туктап аларны уздыра. Симерүләре җиткән, бер яктан икенче якка кыйшаеп атлыйлар. Юлдагы тузан катламында аяклары бата. Көн бөркү. Бер яфрагы селкенмәгән урман, тынып калган басу өсләрендә эссе бу асылынып торган сыман. Бәләкәйдән таныш, җанга якын күренешләр. Сагынган икән бит туган ягын. Беркая да чыгып йөрми үскәч, читкә өйрәнелмәгән. Шул урыннардан да кадерлерәк җир юк кебек. Сагынган икән шул... Яшәргә тырмашып кына бу турыда уйламаган. Илүзә машина туктагач та ишеген ачып сикереп төште, шоферга кул гына болгады да авылына таба атлады. Туган нигезенә җиткәндә генә адымнары акрынайды аның. Череп җиргә чүккән абзарларының читенә сөялеп өйләрен күзәтте. «Бәләкәй чакта, сөт урлап кайткандагы кебек. Әле мин бур да түгелмен. Өстемдә дә, кулымда да үзем эшләп алган әйберләр. Тик барыбер керергә куркыта. Үз йортымда качкын кебекмен. Тәгълимә апа күргәләгәнче... бәлки танымас та әле, шәһәрчә киенгәнмен», – дип уйлап, кара күзлеген маңгаеннан күзләренә төшереп куйды да туган йортының капкасын ачты Илүзә. Өендә аны тынлык каршы алды. Бәләкәй якның идәннәренә баскан саен шыгырдап колакны ярып яңгырап тора хәтта. Ишек уемыннан зур якка күз салды: җыелмаган өйнең түрендә, борынгы караватта әтисе белән әнисе йоклап яталар. Аптырап китте. Әнисе чирлемен дип сызлана-сызлана өй эчендә булса да йөри, ятып торса да йокысызлыктан интегә иде бит. Нишләп көпә-көндез әтисенең куенына чумган? Кулыннан сумкасын да куймый үтеп, әнисенең беләгеннән селкетеп карады. Тегесе нидер сөйләнде дә күзен дә ачып карамый әйләнеп ятты. Зур мич артындагы үзенең караваты янына барып чишенеп киенде дә бәләкәйдән җыештырып күнеккән өйне тәртипкә салырга тотынды Илүзә: тәрәзә төпләренең тузанын сөртте, идәннәрне юып чыгарды, өстәл өстендәге савыт-сабаны чайкатты. Кулы өйрәнгән эшләрне

695 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 560 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.