Перейти к содержимому
Максиметер

– Айнур! Улым! – дип эндәшкәндә тавышы калтыранып чыкты. Алдына асып куелган кызыл уенч...

– Айнур! Улым! – дип эндәшкәндә тавышы калтыранып чыкты. Алдына асып куелган кызыл уенчыкка карап гүли-гүли авызыннан төкерек агызган бала әнисенең тавышын ишетмәде башта. Илүзә ясленең өстенә иелде, йомшак кына итеп сабыеның күкрәгенә кагылды. Нәкъ Эдикныкы кебек кысынкы күзләрнең карашы белән очрашкач та тамак төбендә торган төере яшькә әйләнеп хатынның күзләренә тулышты. Еларга ярамый иде. Авырлык белән генә тыелып, уенчыкны селкетеп шалтыраган тавыш чыгарды. Баласы тешсез авызын ерып елмаеп җибәрде, аякларын туктаусыз тибеп шатлыгын белдерде. Бергәләп озак кына мәш килделәр, Илүзә сабыена алып килгән вертолетның пропеллерын әйләндереп күрсәтте. Айнур яңа матур әйбергә озак кына карап ятты. Аннары кинәт кычкырып елап җибәрде. Әнисе аны кулына алып юатмакчы булды. Бала тагын да көйсезләнебрәк, ямьсез тавышлар чыгарып акырырга кереште. Караса, асты юешләнгән икән. Алыштырырга ползунки эзләде. Улының яслесенә чиста ыштан куелмаган иде. Күршедәге баланыкын алырга булды. – Законны өеңдә урнаштырырсың! – дип күрше бүлмәдән атылып чыгып, Илүзәгә әтәч булып кунды тавыш чыгуын көтеп кенә торган тәрбияче. – Балаңны алып кайтып киткәч! Белдеңме? Синең балаң гына баламыни, патшадан тумагандыр ич? Алланың кашка тәкәсе кебек йөрисең монда киенеп-ясанып! Килгән саен яңа кием! Ә баланы хөкүмәт карарга тиеш! Нәрсә дип монда җәнҗал куптарасың? Ятсын асты юеш килеш, таза булыр. Сигән саен алыштыра башласаң монда! Ыштан җиткерәлмәссең! Артларыннан күпме тазартырга кирәк, аларны юатып утырырга вакыт бар дип беләсеңме? А ну-ка, туктагыз акырудан! Ябыгыз авызларыгызны! – Хатын күрше бүлмәдән зур кәрзин белән сөт тутырылган шешәләрне күтәреп чыкты да балаларны кырын каратып салып, авызларына тыгып чыкты. «Дуамал! Куйды көндәге «пластинкасын»! Хәзер туктатып та булмас... Ничек тә каршы дәшми түзәргә кирәк. Миннән соң Айнур аның белән кала бит...» Илүзә битләре буйлап тәгәрәшкән тамчыларны күрсәтмәскә тырышып башын аска иде. Сумкасыннан апельсин суты чыгарды. – Бирмә аңа апельсин суты! Ярамый! Теге килүеңнән соң да аллергиясе чыкты! Белексез башыгыз белән бала табып җыясыз да, кеше интектерәсез! – Дуамал хатын Илүзәнең кулыннан сутны тартып алды да үзе белән алып китте. Илүзә үзен дә, улын да ничек якларга белми аптырап калды, күкрәге буйлап нәфрәт дулкыны күтәрелде. Аның ургылуын тыеп тору өчен күпме көч кирәк! Талашып файда юк шул. «Аз гына көтәргә кирәк. Ничек түзәргә? Нигә генә шул сутны алып килдем?» Айнур шешәдәге сөтне бер шәптә имеп бетерде дә тынычланды. Уенчыкны онытып, әнисенә генә карап ята башлады. Илүзә баласын кулына алды, кочагына кысты. – Аз гына түз инде, яме, улым! Хәзер үк алып чыгып китәр идем дә соң! Кайларга барырбыз соң? Өч урында идән юам. Берәр бүлмә снимать итәрлек акча да эшләп булыр иде, мин өйдә булмаганда, кем белән торырсың дип уйлыйм. Монда, ичмасам, тамагың тук. Түз инде, мин сине барыбер килеп алам! Мин – әннә! Әннә сине нык ярата, онытма, яме! Мин сине беркемгә дә бирмим! – дип, баласының битләрен, чәчләрен яшьләренә буйый-буйый пышылдады Илүзә. Кысып-кысып сөйде, үпте, тагын сөйде. Мыгырдана-мыгырдана аның тирәсендә каргашып йөргән карт тәрбиячене ишетмәде дә. Улының йомшак чәчләрен сыйпады, тагын үпте, битләрен сөртте, тагын күкрәгенә кысты. Чак аерылып, кирегә урынына салды. Яралы кош кебек соңгы көчләрен туплап ишектән тышка атылды. (Дәвамы бар.)

693 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 560 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.