кирәк. Борынына акча исе керсә, үчләренә чәчәп йөргән чагын оныта инде ул. Аяк астында ...
кирәк. Борынына акча исе керсә, үчләренә чәчәп йөргән чагын оныта инде ул. Аяк астында буталып йөрмәсен өчен, бәлки төрмә белән куркытырга кирәктер? Нәзирәне син үтергәнсең дип бәла тагарга...» Уйларына баткан Радик кунакларының шаркылдап көлүен ишетеп кинәт айнып китте. Түрә аңа карап нидер сөйли иде. Аңларга тырышып, якынрак барды. – ...бәйрәм эшләргә кирәк. Халык та яратып кабул итәрлек булсын. Радик Гаянович! Ишетмисез безне: мәчетне кайчан ачабыз соң? – дигәнен эләктереп, аңлап калды. – Сез кайчан дип әйтәсез, Рәшит Шамилевич? Кичә манарасын мендерделәр. Манарага менәргә баскыч эшлиләр бүген. Ну, тирә-як панораманы карап ләззәтләнергә. Манарага тәрәзә куябыз. Табигать күренеше, авыл панорамасы бик шәп анда, матур күренә... Мәчет әзер инде, әзер болай, – дип җавап бирергә ашыкты Бикмурзин. – Әзер булгач, җомга көнгә тәгаенләргә кирәк. Өч көн вакытыгыз бар: җитмәгән урыннарын җиткерегез. Минем «яшь айгыр» Сезгә ярдәмгә калыр, – калганнар түрәнең шаяруына ияреп көләргә керештеләр. – Эшлибез аны! Эшлибез, Рәшит Шамилевич! – дип ясалма кыланды, ышандырды Бикмурзин. Әмма йөзендәге хәвефләнүен яшерә алмады. *** Авылга кайтып килергә булды Илүзә. Аның дөньяда барын-югын белүче дә юк. Әтисе кызы турында уйламас, себердә йөреп кайтадыр да алган акчасын эчәдер, Илүзәне хурлап әнисен битәрлидер. Әнисе куркып, үзен җәлләп, мескенләнеп утыра инде. Юк, алардан ярдәм көтми Илүзә. Үзенә карата битарафлыкларына бәләкәйдән күнегелгән кебек. Тик барыбер ниндидер хис шунда тартып тора. Үзенә файдасы булмаса да, анда аның өчен көюче-янучы яшәмәсә дә, туган йорт бит ул: үзенең барлыгын искә төшереп, артында ныклык барын, җиргә тамырлары береккәнен сиздереп тора. Туган нигезе, алама гына булса да кайтыр урыны барга күрә, Илүзә үзен дөньяда ялгыз итеп тә, мескен итеп тә тоймый кебек. Әнисенең хәлен белмәгәнгә дә күңеле кыра. Тәгълимә апасы күреп тора бит, игелексез бала дип уйлыйдыр. Күңелен кимергән шул кортны алып ташлар өчен генә кайтадыр кебек... Автовокзалга барырга иртәрәк чыкты. Нияте балалар йортына керү иде. Тәрбиячеләрнең кайсысы туры килер: Илүзәне җәлли торган яшеме, яратмый торган картымы? Икесен дә күрәсе килми... Карты, ахры, үзенең тормышының ялгышлары, җитмәгән яклары өчен Илүзәдән үч ала. Авыз эчендә ботка пешереп мыгырданып, тиргәшеп, тирәли йөреп кенә тора. Инде өч ай эчендә ишеттермәгән сүзе калмады. Яшь тәрбияче – яхшыдан-яхшы. Айнурны аңардан тартып алып булмый. Баланың үзен яратуын, якын күрүен шул бер сәгать эчендә ничә тапкыр, ничек кенә күрсәтми ул! Килеп китеп кенә йөргән әни кешедән өстенлеген татып, аны кыерсытып ләззәт аламыни! Айнурын бер сөяргә, куенына алып кысарга аптырап кайтып китә Илүзә. Улының көннән-көн үзеннән ерагаюын күрү авыр хатынга. Балалар йортына кергәч тә директор бүлмәсенә үтте. Берсүзсез генә аның янына кереп, ымлап кына күрсәткән урынга акчасын куйды. Баланы башка гаиләгә бирмәгән өчен бүләк бу. Килгән саен шулай кереп «хөрмәт күрсәтеп» чыгарга өйрәтте комендант хатын. Бәләкәй балаларны еш алалар бит уллыкка. Аннары кайдан эзләргә дә белмәссең... Айнур яшәгән өченче катның ишек төбенә килеп баскач бераз керә алмый тора Илүзә. Еш килә. Барыбер дулкынлануын, йөрәгенең ярсуын җиңә алмый. Яшь хатын сумкасындагы уенчык вертолетны, апельсин сутын тагын бер барлап, тотып карап чыкты. Әйтерсең, алар төшеп калырга, югалырга мөмкиннәр... «Айнур мине таныр микән бу юлы? Теге дуамалның тавышы чыга, тагын ыргыла инде... Айнур шуның алдында киреләнми генә килсен иде миңа, кыерсытуларын ишетмәс тә идем!» Илүзә тирән итеп сулыш алды да акрын гына бүлмә ишеген ачты. Исәнләште. Аңа сәлам бирүче булмады. Бүлмәдә басар урын да юк: яслеләр тезелеп тора. Һәрберсендә – сабый. Илүзә балалар арасыннан үзенекен озак кына эзләде.